Көтелмәгән сәяси борылышларга, дөньякүләм сәяси һәм хәрби вәзгыятьнең кискенләшүенә китергән 2016 ел тәмамланды. Күпләр өчен ул күптөрле күңелсез вакыйгалар белән дә, киләчәккә гаҗәеп зур өмет белән карарга мөмкинлек тудырган яхшы хәбәрләр белән дә истә калыр. Фән тарихы өчен исә бу ел менә нинди булып истә калачак.
Ел сүзе: пост-хакыйкать
Оксфорд сүзлеге мөхәррияте 2016 елның ел сүзе дип ‘post-truth’ — «пост-хакыйкать сүзен атады. Әлеге яңа төшенчә объектив фактларның иҗтимагый фикерне формалаштыруда әһәмияте эмоцияләр яки шәхси карашлардан күпкә азрак булган шартларны атау өчен кулланыла. Мөхәррият фикеренчә, без пост-хакыйкать сәясәте хакимлек иткән чорды яшибез: телевидение, интернет һәм социаль челтәрләр аша игълан ителә торган гаугалы фикерләр, эмоция белән тулы интервьюлар, халыкның хисләре белән уйнау объектив фактлар, ягъни дөреслектән, күпкә әһәмиятлерәк. Фактлар күңелсез, аларга беркем дә игътибар итми. Пост-хакыйкать чорында хакыйкатьның кадере юк.
Чыганак: https://en.oxforddictionaries.com/definition/post-truth
Гравитацион дулкыннар
Бу елның февраль аенда Эйнштейнның фаразлары чынга ашты. LIGO берләшмәсендә хезмәт куйган физиклар гравитация дулкыннарын теркәүләрен хәбәр иттеләр. Бу кызыклы дулкыннарны массага ия булган һәм үзгәрүчән тизләнеш белән хәрәкәт иткән һәрбер җисем барлыкка китерә, әмма бары чын мәгънәсендә зур объектлардан хасил булган дулкыннарны гына теркәп була, калганнарын терки торган җиһазлар әлегә юк. Галимнәр танышкан дулкыннар исә Кояштан 29 һәм 36 тапкыр зуррак булган ике зур кара тишек бәрелешкән чакта, моннан 1,3 миллиард ел элек барлыкка килгән.
Сүз уңаеннан, Казанда 90-еллардан башлап эшләгән «Дулкын» фәнни-тикшеренү институты да гравитацион дулкыннарны эзләү белән шөгыльләнгән иде.
Билгесез планета
Американ астрономнары Кояш системасында тугызынчы планетаның барлыгын исбатлый алабыз, дип белдерделәр. Кояш тирәсендә Җир массасыннан 10 тапкырга зуррак массага ия булган серле планета әйләнергә мөмкин, диләр алар. Дөрес, әлегә аны беркем дә телескоптан күрә алмады. Бу аңлашыла да: планета, Кояшка иң якын торган чагында да, Нептун орбитасыннан җиде тапкыр ераграк булырга тиеш.
Минималь геном
Галимнәр минималь геномны модельләштерделәр, синтезладылар һәм хәтта тере күзәнәктә эшләргә дә мәҗбүр иттеләр. ДНКда булган кайбер геннарсыз күзәнәк барыбер яши ала, генетиклар нәкъ шундый геннарның барысының да микоплазмаларын кисеп алганнар да, 473 геннан гына торган генетик код ясаганнар. Хәер, бу 500гә дә тулмаган геннарның күпчелегенең функцияләргә фәнгә һаман да билгесез. Шулай да, бу тикшеренүнең әһәмияте зур: галимнәр фикеренчә, киләчәктә мондый минималь геномнарга кирәкле функция өчен җавап бирә торган геннарны кушып, «заказга» микроорганизмнар ясап булачак.
Проксима Кентавр b
Астрономнар Җиргә иң якын булган экзопланетаны таптылар. Аннан да якынрак экзопланеталар табылмаячак: Проксима Кентавр Кояш системасына иң якын урнашкан йолдыз. Әлегә бу планета турында мәгълүмат бик аз. Ул үз йолдызына шактый якын урнашкан, әмма Кентавр проксимасы Кояшыбыздан тоныграк, шуңа күрә проксима b планетасындагы температура су барлыкка килүгә комачауламаска тиеш. Әмма әлегә берни дә билгеле түгел.
Хуш, «Розетта»!
Сентябрь ахырында «Розетта» һәм «Филлар»ның Чурюмов-Герасименко кометасына сәяхәте тәмамланды. Бу корылмаларны 2003 елда очырып җибрәгәннәр иде. Сәяхәт 12 ел барды, аннары «Филлар» комета өслегенә утырды. Тарихта беренче тапкыр кометаның төзелеше һәм андагы матдәләрнең химик төзелешен турыдан-туры өйрәнделәр. Сүз уңаеннан, анда органика да табырга өлгерделәр.
CRISPR
Генетиклар беренче тапкыр CRISPR-Cas9 технологиясе ярдәмендә кеше геномын редакторлый алдылар. Бу технология бактерияләрнең вируслардан саклану механизмына нигезләнгән. Технология дөрес эшләми торган геннны сүндерергә, яки “ватылган” ДНК участогын кисеп алып, аны сәламәт бүлге белән алыштырырга мөмкинлек бирә.
Нихоний, московий, теннессин һәм оганессон
Менделеевның периодик җәдвәле яңа элементлар белән тулыланды. Халыкара нәзари һәм гамәли химия берләшмәсе (IUPAC) 113, 115, 117 һәм 118 нче элементларга исемнәр бирде. 113 нче элемент Япониянең үзатамасы – Нихон («чыгып килүче кояш иле») – хөрмәтенә нихоний дип аталды, 115 нче элементка, Берләштерелгән төш тикшеренүләре институты (Дубна шәһәре) Мәскәү өлкәсендә урнашканга күрә, московий исеме бирелде, АКШның Теннесси штатын 117 нче теннессин элементы белән периодик җәдвәлгә «беркеттеләр», ә инде 118 нче элементны, «тере галим», Дубнада инде озак еллар эшләүче химик Юрий Оганесянны хөрмәтләп, оганесон дип атадылар.
SpaceX һәм «Восточный»
9 апрельдә SpaceX ширкәте беренче тапкыр Falcon 9 йөртүче ракетасының беренче баскычын йөзә торган платформага утырта алды. Илон Маск җитәкчелегендә эшли торган бу ширкәт күп тапкыр куллануга яраклы ракеталар технологиясен уйлап табу өстендә эшли. Аның хыяллары чынга ашкан очракта, галәмгә сәяхәт өчен китә торган чыгымнар шактый азаячак.
Русиянең үз территориясендә урнашкан «Восточный» космодромыннан беренче тапкыр ракета очырдылар.
Бүләкләрне кемнәр алды
Альфред Нобельнең васыяте буенча тапшырыла торган премияләрне быел түбәндәге кешеләр алды:
Медицина һәм физиология өлкәсендәге бүләк Йосинори Осумига аутофагия механизмнарын ачкан өчен;
Физика өлкәсендәге бүләк Данкан Холдейн, Джон Костерлиц һәм Дэйвид Таулесска материянең топологик фазалары һәм топлогик фазалы күчешләр өлкәсендәге теоретик ачышлар өчен;
Химия өлкәсендәге премия Жан-Пьер Соваж, Джеймс Стоддарт һәм Бернард Феринга молекула машиналарын уйлап табу һәм синтезлау өчен;
Икътисад өлкәсендә премия Оливер Харт белән Бенгт Хольмстрёмга контрактлар теориясенә керткән өлешләре өчен тапшырылды.
Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясен алучылар арасында 7 томлык «История татар» хезмәтенең авторлар коллективы да, Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын әзерләгән хезмәткәрләр дә бар.
Кемне югалттык
Италия галиме, фәлсәфәче, тарихчы һәм язучы Умберто Эко 19 февральдә вафат булды.
Электрон почтаны барлыкка китергән программист Рэй Томлинсон вафат булды.
Чурюмов-Герасименко кометасын ачкан совет һәм украин астрономы Клим Чурюмов вафат булды.
Атаклы татар галиме, филолог Фуат Ганиев 28 февральдә якты дөнья белән саубуллашты.
Күренекле биолог-галим Габделәхәт Чинкин вафат булды.