Безне балачактан ук карарларны, «җиде кат үлчә – бер кат кис» принцибына нигезләнеп кабул итәргә өйрәтәләр. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, кинәт кенә бер карарга килү кайвакыт күпкә яхшырак нәтиҗәләр бирә, ә озак уйланулар дөрес һәм кирәк фикердән тайпылуга китерергә мөмкин. «Что? Где? Когда?» уены магистры һәм BeSmart.net порталы белгече Максим Поташев, интуитив карарларның каян барлыкка килүе һәм аларны ничек файдалы куллану юллары турында сөйли.
Җавапны күзаллау
Айова университеты галимнәре тәҗрибә уздыралар. Анда катнашучыларга, бер яртысының арткы ягы кызыл төстәге, бер яртысы зәңгәр төстә булган уен карталарын (кәртләрне) сайлап алырга тәкъдим ителә. Картаның номиналына карап, кешеләр акча алырга , яки акча бирергә тиеш булалар. Тәҗрибәдә кызыл төсле карталарның күпкә «куркынычрак» булуы каралган була. Бөтен алгоритмны аңлар өчен, кимендә илле кәртне карап чыгарга кирәк. Әмма тәҗрибәдә катнашучылар инде интуитив рәвешт арты зәңгәр төстәге карталарны сайлап алалар.
Нобель премиясе лауреаты, физик Ричард Файнман үзенең «Сез, әлбәттә, шаяртасыз, Мистер Файнман» исемле автобиографик китабында интуициянең ничек эшләвенә тагын берничә мисал китерә. Мәсәлән, ул, әле мәктәптә укыган чагында, төрле шәһәр мәктәпләре арасында уздырылган «алгебраик көрәшләрдә» катнаша. Бу көрәшләрдә гади математик мәсьәләләрне тиз арада чишәргә кирәк була. Андагы мәсьәләләрне гади тигезләмәләр төзеп кенә дә чишеп булыр иде, тик бирелгән вакыт, тигезләмә чишеп, җавап табуга һич тә җитми. Шул сәбәпле, укучыларда җавапны «күрү» сәләте – мәсьәләнең җавабын хисапламыйча гына табу — сәләте туа. Бу сәләт – интуиция, ул гап-гади кешеләрдә дә үсеш алырга мөмкин, моның өчен гайре табигый мөмкинлекләр дә кирәкми.
Сез белмәгән тәҗрибә
Соңрак Файнман үзенең тәҗрибәсен үткәрә. Альберт Энштейн белән аралашкан чагында, Файнман үзенең теге яки бу яңа фикере яисә физик теориясе белән уртаклашканда, Энштейн сөйләмнең уртасында ук Файнманның нәрсә әйтергә теләгәнен төгәл белә торган була, һәм аның фикерләрендәге хаталарга ишарә итә. Бу гаҗәеп сәләт төгәл мәсьәләләр өстендә фикерләү тәҗрибәсе булуга бәйле.
Тәҗрибәле табибның авыруга бер караудан ук диагноз куя алуы, һәм бу диагнозның төгәллеге дә шундый сәләткә ия булуның сәбәбе. Шул ук вакытта табибтан шушы диагнозны ничек куюы турында сорасаң, ул, әлбәттә, җавап бирә алачак, тик бу аңа бик авыр биреләчәк. Бу эффектны, без аны интуиция дип атыйбыз, билгеле бер өлкәдә тупланган белемнәр һәм тәҗрибә бирә.
Интуициягә ия булган кешегә мисал итеп еш кына Наполеон Бонапартны китерәләр. Сугыш вакытында килеп чыккан төрле ситуацияләрне тулысынча аңлау кешенең көченнән килми. Моның белән күпчелек хәрби эшчеләр килешер. Сугышта бик күп кешеләр катнаша. Шуңа күрә бөек гаскәр башлыкларының, шулай ук Наполеонның да «караш көче», ягъни сугыш кырын бер күз салуда карап чыгып, андагы хәлләрне аңлый алулары, дөрес карар кабул итү сәләте бар.
Шуңа охшаш сәләт футбол, баскетбол уенчыларында да бар. Алар вакыйгалар үсешен, киләчәкне күзаллап, күрәләр һәм пасны да алар шуңа нигезләнеп бирәләр. Шул ук вакытта, әгәр Наполеон баскетбол уйнаган булса, ул үзенең интуитив сәләтләрен куллана алмас иде. Баскетбол уенчысыннан да гаскәр башлыгы чыкмас иде. Нәтиҗә: интуиция билгеле бер өлкәләр белән бәйле, ә универсаль интуиция юк.
Интуицияне ничек эшләтеп җибәрергә
Интуицияләрен үстерергә теләүчеләргә күп кенә ысуллар тәкъдим ителә, тик аларның күбесе мистикага корылган. Бу методикалар, янәсе, безгә интуиция җибәргән билге, ишарәләрне укуга нигезләнгән. Ләкин интуиция кешенең үз тормыш тәҗрибәсенә бәйле, һәм шул тәҗрибә булган өлкәләрдә генә эшли ала, шуңа күрә интуицияне үстерүдә мистик алымнар бернинди дә нәтиҗә бирмиләр.
Гадәттә, идарә итү белән бәйле карарлар түбәндәгечә кабул ителә. Җитәкчегә, кабул ителәсе карар белән бәйле булган, билгеле бер мәгълүмат күләме тәкъдим ителә, һәм җитәкче аңа анализ ясый. Соңрак карарның теге яки бу төрләре эшчеләр тарафыннан яклана. Нәтиҗәдә, гомуми яки индивидуаль рәвештә, карар кабул ителә.
Интуиция белән карар кылыр өчен мәгълүматлар белән танышырга, үз алдыңа сорау куярга һәм, озакка сузмыйча, үзеңә ошаган җавапны сайлап алырга кирәк. Бу эшне анализлый башлаганчы эшләп өлгерсәң яхшы. Сайланган вариантны, кәгазь битенә язып, өстәл киштәсенә куярга кирәк, аннары соң башкалар белән киңәшләшергә була.
Киләчәктә кәгазьдәге язуны укырга, күрсәтергә беркем дә мәҗбүр итми. Әгәр дә, сорауны җентекләп тикшергәндә, тагын да отышлырак вариант барлыкка килсә, һәм аның отышлы булуына мантыкый (логик) дәлил була икән, сез өстәлдәге кәгазь турында бөтенләй дә онытырга мөмкинсез. Ләкин киңәшләшкән чакта мөмкин вариантлар күп булып, бер фикергә килү авырлыгы туса, киштәдәге интуитив вариантны карап, ни өчен сезгә баштан ук шул җавапның ошавын аңлап, нәтиҗәдә шул карарны кабул итү дөресрәк булыр.
Интуицияне кулланганда, иң мөһиме – эчке тавышны, акыл кушылып, логик фикерләр башланганчы, ишетеп калу. Бу җиңел түгел, чөнки безнең логик фикерләвебез үсеш алган, һәм без аны тиз арада кулланырга күнеккән. Интуицияне куллану шәхси контроль таләп итә: беренче килгән фикерне эләктереп калырга өйрәнергә кирәк, инде аннан соң гына тынычлап, мәсьәлә өстендә фикерләргә була.
Аннан башка тагын ике мөһим әйбер бар. Беренчесе – сорауны дөрес кую. Интуиция – яхшы ярдәмче, тик мәсьәләне ул сезнең катнашыгыздан башка чишә алмый. Үзегезнең соравыгызга җавап табу өчен, соравыгызны төгәл формалаштырырга кирәк. Икенче әйбер – әгәр дә сез мәсьәлә белән чын-чынлап кызыксынмыйсыз икән, «аң асты» кушылмый. Интуиция, сезгә җавапны табу чынлап та мөһим чакта гына эшли.
Су астында сагалаган ташлар
Интуицияне сакланып кулланырга кирәк, аның тарафыннан кабул ителгән карарлар һәрчак көтелмәгән була. АКШта ике як катнашкан кызыклы хәрби өйрәтүләр уздырылган була. Бер яктан күп мәгълүмат туплаган, белгечләрнең аналитик киңәшләре белән эш иткән төркем катнаша. Икенче яктан хәрби тәҗрибәле, катгый рәвештә аналитикларның хезмәтләреннән баш тартып, интуициягә өметләнгән төркем була. Шуннан соң икенче тарафның нәтиҗәлерәк булуы ачыклана. Каршы як оппонентының гамәлләрен зур авырлык белән генә аңлый алыр иде.
Шул ук вакытта интуитив караш һәрчак дөрес булмый. Интуиция ялгышлары киләчәктә сезгә шактый зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә интуицияне мантыйкый (логик) карар кабул итеп булмаган чакта гына кулланырга кирәк. Башка яктан карасак, интуициянең кеше тормышларын саклап калган очраклары күп була. Мәсәлән, дару ясаучы (фармацевтик) ширкәтләр кайвакыт үз продуктларын сатуга чыгара алмыйлар, чөнки топ-менеджерлар, ниндидер бер сиземләү белән, эш кәгазьләренә кул куймыйлар. Ә алдагы тикшеренүләр даруның кеше өчен куркыныч булуын исбатлый.
Максим Поташев,
математик, финанслар аналитигы, R&P consulting’ның идарә партнеры, маркетинг, ваклап сату, бизнес эшләрен оештыру, проектлар белән идарә итү буенча белгеч. «Что? Где? Когда» уенының магистры һәм «Бәллүр ябалак» ка өч тапкыр лаек булган кеше.
Theory&Practice сәхифәсеннән
Рәхимә Шиһапова тәрҗемәсе
фото: Ben Zank