Зыянлы химик матдәләр планетаның кеше үзе барып җитә алмаган урыннарында да җыела ала икән. Моны инглиз экологлары ачыклаган.
Галимнәрнең фикеренә күрә, зыянлы химик матдәләрнең иң куркынычлары — озак саклана торган органик пычраткычлар. Мондый матдәләр океан төпләрендә аска-өскә күчә, хайваннарның организмнарында туплана һәм эндокрин системасының эшен боза алалар.
Бөекбритания галимнәре исә мондый матдәләрнең кысласыман амфиподаларда, аерым алганда, Hirondellea dubia һәм Bathycallisoma schellenbergi дигән төрләрендә, мондый матдәләрнең күпме булуын тикшерергәннәр. Әлеге хайваннар Тын океанның көньягында, Кермадек иңкүлегендә, 7227 — 10 000 метр төптә тереклек итәләр. Кысласыманнарга караган Hirondellea gigas дигән җан ияләре дә тикшерү узган, болары иң тирән океан иңкүлеге булган Мариана иңкүлегендә, 7841 — 10250 метр төптә яши.
Экологлар бу кыслачык орагнизмнарында ике киң таралган зыянлы матдәнең, полихлорландырылган бифениллар (ПХБ) һәм полибромланган дифенил эфирларының (ПБДЭ), күпме булуын игътибар белән өйрәнгәннәр. ПХБ матдәсе сәнәгатьтә 1930 елдан 1970 елга кадәр кулланылган, Җир планетасында аны 1,3 млн тонна җитештерергә өлгергәннәр. Фаразларга ышансак, җитештерелгән химикатның якынча 35 % яр буе катламнарына һәм ачык океанга эләккән. ПХБ табигый рәвештә таркалмый һәм әйлән-тирәдә дистә еллар дәвамында саклана ала.
Галимнәр менә нәрсәне ачыклаган: Мариана иңкүлегендә яшәгән кыслачык организмнарында табылган ПХБ күләме, Кытайның иң пычрак өлешендә, Ляохэ елгасы тирәсендә яши торган елга крабларындагы ПХБ күләменнән 50 тапкырга күбрәк. ПБДЭ күләме дә шактый югары булып чыккан, яр буйларында яши торган хайваннарда ул әле азрак та икән.
Мариана иңкүлегендә ПХБ концентрациясе Кермадек иңкүлеге белән чагыштырганда, күп тапкырга ныграк булып чыкты. Галимнәр моны Мариана иңкүлегенең Тын океанның төньяк-көнбатыш өлешендәге сәнәгый яктан үскән төбәкләргә якын булуы белән аңлата. Океанның төньяк өлешендә пластик чүп-чар җыела да, «Тын океанның зур чүп табын» хасил итә. Таркала барган пластикның озак саклана торган органик пычраткычлары баталар да, иң тирәнгә төшәләр. Зыянлы химикатларның шулай төпкә кадәр төшеп җитүен галимнәр аларның табигый океан кисәкчәләре белән охшаш булуы белән дә аңлата: структура океан төбенә вертикаль буенча күчәргә мөмкинлек бирә. Су төбендәге иңкүлекләрнең топографиясе исә бу химикатларга теләсә-кая таралырга ирек бирмичә, бер тирәгә җыелырга мәҗбүр итә.
Сүз уңаеннан, әлеге тикшеренү бик тирәндә яши торган организмнарны зыянлы химикатлар булу-булмау күзлегеннән беренче тапкыр өйрәнү булыптора. Моңа кадәр галимнәрнең тикшеренүләре 2000 метрдан да түбәнрәк яшәгән организмнарны бу юнәлештә тикшергәннәре булмады.
Фәнни-эзләнү эшенең нәтиҗәләре Nature Ecology & Evolution журналында басылып чыкты.
Chrdk.ru сәхифәсеннән Айдар Шәйхи тәрҗемәсе