география
Мароккога (Мәгърибкә) без олы бер төркем белән килдек. Кайсыбыз кайдан иде: бер өлешебез гарәп телен Казанда я университетта, я курсларга йөреп өйрәнүчеләр, икенче өлеше – Мәскәү һәм Петербург югары белем йортларыннан килүчеләр, өченчесе – Казакъстанлы дусларыбыз һәм инде калганнары – Әрмәнстандагы Ереван университеты вәкилләре, җитмәсә, Пятигорскида укучы ягымлы балкар һәм күптәннән гаиләсе белән Түмәнгә күченеп, … Тулысынча
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган «Русча-татарча география сүзлеге» 1977 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Аның авторы З.С. Дусаев булган, махсус мөхәррир хезмәтендә Адлер Тимергалин да үз каләмен керткән. Күләме ягыннан чагыштырмача кыска булса да, анда төп географик төшенчәләр һәм атамалар китерелгән. Йөкләр өчен сылтама: Google Drive Китапны Сәрбиназ Шәйхелова сканлады.
Нәкъ томаннар кебек үк, болытлар да су парының сыек һәм каты халәткә конденсацияләнүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Конденсация йә абсолют һава дымлылыгының артуы, йә һава температурасы төшү нәтиҗәсендә килеп чыга. Чынлыкта исә, болытлар ясалуда ике фактор да катнаша. Һава температурасы төшүнең сәбәбе, беренчедән, һава массасы күтәрелүгә, ягъни аның күтәрелә торган хәрәкәтенә һәм, икенчедән, һава массасы адвекциясенә … Тулысынча
Ике котыпны аера беләсезме? Пингвиннар кайда яши дә, ак аюлар кайларда тормыш итә? Арктик котып төньяк ярымшарда, тирән Арктик океанда урнашкан, ә Антарктика котыбы исә боз белән капланган Антарктиканың уртасында үзенә урын тапкан. Ә бу анимацион дәрестә Камилль Сима шушы ике котып шартларында, җелеккә үтә торган салкында, кешеләр һәм хайваннарның ничек яшәвен аңлата. Текстны Фирүзә … Тулысынча
Зыянлы химик матдәләр планетаның кеше үзе барып җитә алмаган урыннарында да җыела ала икән. Моны инглиз экологлары ачыклаган. Галимнәрнең фикеренә күрә, зыянлы химик матдәләрнең иң куркынычлары — озак саклана торган органик пычраткычлар. Мондый матдәләр океан төпләрендә аска-өскә күчә, хайваннарның организмнарында туплана һәм эндокрин системасының эшен боза алалар. Бөекбритания галимнәре исә мондый матдәләрнең кысласыман амфиподаларда, … Тулысынча
Австралия — континент та, дәүләттә. Монда Австралия Берлеге дип аталган парламентар монархия урнашкан, шулай ук ул бик тә кызыклы хайваннарның туган җире дә. 1. Австралия — дөньядагы иң кечкенә континент. Шулай ук ул җир шарындагы кеше яши торган иң коры континет булып санала. Австралиянең өчтән бер өлешен чүл алып тора, калган территориясе дә шактый коры. … Тулысынча
Быел беренче тапкыр татар телендә бастырылган география атлас тәкъдим ителде. Ул Актаныш районының географиясенә багышланган. Туган телебездә атлас төзү идеясе Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында туа. Бу эшне башкаруның әһәмияте турында авторларның үзләре белән сөйләштек. Рөстәм Фәйзуллин, география, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы: ─ Актаныш районы турында, кызганыч, мәгълүмат табуы җиңел түгел, чөнки ул … Тулысынча
Глобаль җылыну ул – соңгы йөз ел эчендә Җирдә уртача температураның күтәрелүе.Ул бөтен дөньядагы метеостанцияләрдән алынган мәгълүматлар буенча исәпләнә, Аурупада андый станцияләр якынча 150 еллап бар инде. Гомумән, соңгы йөз ел буена алынган шундый мәгълүматләргә караганда, температура күтәрелә, һәм бу – ниндидер күпьеллык уртача температура тирәсендә «чайкалу» түгел, ә инде әһәмияткә ия булган тренд. Шунысын … Тулысынча