Ике котыпны аера беләсезме? Пингвиннар кайда яши дә, ак аюлар кайларда тормыш итә? Арктик котып төньяк ярымшарда, тирән Арктик океанда урнашкан, ә Антарктика котыбы исә боз белән капланган Антарктиканың уртасында үзенә урын тапкан. Ә бу анимацион дәрестә Камилль Сима шушы ике котып шартларында, җелеккә үтә торган салкында, кешеләр һәм хайваннарның ничек яшәвен аңлата.
Текстны Фирүзә Шәйхуллина укый, монтаж — Алинә Галиәхмәтова. «Гыйлем» берләшмәсе тарафыннан татарчага тәрҗемә ителде һәм тавышландырылды.