Австрияле Эрвин Шрөдингер — даны бөтен дөньяга таралган физик. Ә инде аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Мәче белән гаҗәеп тәҗрибә башкарган дип әйтәбез аның турында. Ә бит чынлыкта ул бу койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механикасына нигез салучыларның берсе беркайчан да кылмаган гамәле аркасында дан тота. Ничек килеп чыккан соң бу? TED-Ed җәмгыятенең видеоязмасы шул хакта сөйли.
Видео инглиз телендә. Татарча субтитрларны укыр өчен, видеоның иң аскы рәтендә урнашкан тамгага басырга онытмагыз.
Татарча титрларны Гыйлем берләшмәсе әзерләде