Мароккога (Мәгърибкә) без олы бер төркем белән килдек. Кайсыбыз кайдан иде: бер өлешебез гарәп телен Казанда я университетта, я курсларга йөреп өйрәнүчеләр, икенче өлеше – Мәскәү һәм Петербург югары белем йортларыннан килүчеләр, өченчесе – Казакъстанлы дусларыбыз һәм инде калганнары – Әрмәнстандагы Ереван университеты вәкилләре, җитмәсә, Пятигорскида укучы ягымлы балкар һәм күптәннән гаиләсе белән Түмәнгә күченеп, андагы университетта эшләүче чибәр әзербайҗан кызлары безнең яшәеш-көнкүрешебезгә ямь биреп тордылар. Шау-гөр төн уртасында тулай торакка килеп кердек. Иртән уянуга үзебезне гаять якты һәм пөхтә, тик бик гади һәм тыйнак бүлмәләрдә табып, урамга чыктык. Як-якка карандык: төнлә караңгы һәм куркыныч күренгән җир шактый күркәм, чәчәккә төренгән бер ишегалды булып чыкты. Шунда ук таныша башладык: дистәләгән яңа исем, яңа йөз, яңа шәхес. Бу көнне без университетыбызның безнең өчен әзерләгән ачылу тантанасына барырга ашыктык. Без Марокко патшалыгының Тетуан шәһәрендә урнашкан Абдул-мәлик Ас-Саади университетының динне өйрәнү бүлеге бинасында өч ай буена атнаның биш көнендә, көненә дүртәр сәгать белем алдык.
Беренче бүлек. Уку
Кем ни дәрәҗәдә гарәп телен үзләштереп килгәнне ачыклап, аңа карап безне алга таба төркемнәргә бүлер өчен, килеп урнашканнан соң, икенче көнне без тагын җыелышып университетка киттек. Монда шуны искәртеп китүем кирәк: без укыган шәһәребезнең, ягъни Тетуанның, читендә урнашкан һәм «курорт» шәһәре дип исәпләнгән кечкенә Мартил шәһәрендә яшәдек. Һәр көн университетка я автобус, я безне килеп алучы машина, я булмаса, маршрут таксисы белән бара торган булдык. Автобус 4 дирхәм сораса, калган икесенең бәясе 5 дирхәм тәшкил итте (1 дирхәм якынча 6 сумга тиң). Университетка килеп, олы аудиториядә парталар артына утырыштык, биремнәр таратылды. Озын сүзнең кыскасы, киләсе уку көнен без инде кабинет ишекләренә эленеп куелган исемлекләрдән үз исемнәребезне эзләүдән башлап җибәрдек. Кемгә ничектер инде, мин беренче уку көнемнән дә, укытучымнан да бик канәгать калдым, башка группаларга күчүчеләр дә булды. Шунысы хикмәтле ки, безгә гарәп телен укытучы укытучыларның күбесе гарәп түгел, Марокконың җирле халкы – бәрбәрләр булып чыкты. Алар үзләрен әмәзигъ дип атыйлар, бик бай мәдәният вә тарихлы, гарәпләр белән шактый четерекле багланышта булган укымышлы һәм эшчән милләт. Көненә ике дәрес керде: берсе сөйләшү һәм текстларны аңлауга юнәлтелгән булса, икенчесе грамматикага багышланды. Ике төрле «оста» кереп укытты. Берсеннән-берсе ягымлы, һәр дөрес әйтелгән аваз өчен ишеп мактаучы, йөзләре балкып торучы абый-апалар иде алар. Без аңласын дип шул кадәр тырыштылар ки, үсемлек сүзен ачыклар өчен университет бакчасыннан берәр үлән өзеп алып керү, кочаклауны аңлату өчен арабыздан берәребез белән кочаклашу алар өчен гадәти күренеш, гап-гади бер гамәл булып күренә иде. Оештырылып беткән бер система, төгәл укыту программалары һәм китаплар булмауга карамастан, дәресләр күңелле һәм эчтәлекле үтә иде. Укытучылар дәресләргә алдан чыгарылган текстлар, биремнәр алып керә иде. Әйе, кимчелекләр булды, әлбәттә, тик андагы рух, тирә-юнь мөхите һәм, иң мөһиме, кешеләрнең яхшы мөнәсәбәте барысына дә күз йомарга мәҗбүр итте.
Икенче бүлек. Ял
Әйткәнемчә, без курорт шәһәрендә яшәдек. Ул Урта диңгез ярында корылып, тора-бара киңәеп, Тетуан шәһәренә барып тоташкан иде диярлек. Русиялеләр өчен җәен Сочи ничек эчке туризм үзәге булса, марокколыларны нәкъ шулай ук эссе җәй көннәрендә Мартил үзенә җәлеп итә. Монда әйтеп үтәсем килә, Марокконың эссесе безнең эссе түгел, башка төрле эсселек. Термометрлар +40 күрсәтсә дә, башны яулык белән берничә кат әйләндереп алганнан соң, урамга чыгып та, озын-озак булмаса да, берникадәр йөреп тә була. Тик көньяк белән төньякның климат шартлары аерыла, һава торышына диңгез яисә океан үз йогынтысын ясый. Без яшәгән Мартил шәһәре диңгез янында булганга һава шактый дымлы иде. Ул дым эсселекне авыррак кичерүгә китерә. Кичен кояш баткан булса да, алданып, урамга чыксаң, һава бары дымлы, бары тирләтә иде. Көньякта исә, Фәс, Марракеш кебек шәһәрләрдә һава шул кадәр коры ки, яңа юып куйган футболкалар биш-ун минутта гел юмагандай кибеп куя иделәр. Кичләрен андагы һавадан рәхәте юк: менә кайда көн сүрелә, кайда җиләс һаваның ни икәнен аңлыйсың. Шуңа анда тормыш кояш баеганнан соң, сәгать кичке 8-9ларда кайный башлый да инде… Мароккодагы барлык хипстерларның рәсми башкаласы Ассуэйра шәһәре исә океан ярында урнашкан: андагы һава котычкыч дисәмме инде… Көнозын куәтле җирләр исеп, чәчләрне тузгыта, һава шул хәтле дымлы ки, киемнәр, сөлгеләр 3-4 көн эленеп торса да, һич кенә дә кипми, ә инде кичләрен җиләс һава өшетә башлый. Минем анда һәрвакыт бүлмә уртасында учак ягып, җылынып утырасым килә иде. Баксаң, Марокконың икътисади үзәге Касабланка шәһәре дә Атлантик океаны ярында урташкан, тик анда җиле дә, дымы да юк, кызык… Гомумән, без андагы һава торышын иң уңайлы дип таптык (җитмәсә, суыннан чәчләр дә матурланып, рәткә кергән иде). Хуш, кайтыйк Мартилебезгә. Эчке туризмның яраткан юнәлеше булганга җәй көннәрендә аңа шыплап халык тулган була. Кичен кафе-каһвәханәләрдә буш өстәл, ярында исә атларлык буш урын калмаган була. Диңгез ярына килеп, су керү бушлай булганга күрә, көндез пляжлар җирле халык тарафыннан яулап алынган була. Моннан тыш, пляжлар берничек тә җиһазландырылмаган: чишенү кабиналары да, тозлы суны юдырып алу өчен душлар да юк. Өстәвенә, яры да чиста, матур түгел. Кичләрен исә яр буена тезелеп куелган өстәл-урындыклар артына утыру түләүле, я булмаса, чәй-каһвә алу зарур.
Өченче бүлек. Аралашу
Без, гарәп телен камилләштерергә дип килүчеләр, әлбәттә ки, җирле халык белән аралашуга омтылдык. Тик чыкмады. Берни дә чыкмады. Аларның үз телләре, дариҗа дип аталган һәм гарәп, әмәзигъ, француз һәм испан телләренең берләшмәсе булган бер тел бар. Алар аны бик яхшы беләләр һәм көндәлек тормышларында кулланалар. Гарәп телен исә бары тик укымышлы, университет бетергән кешеләр белә. Кафега керсәк тә, таксига утырсак да, безне беренче булып шул дариҗа каршылады. Барлык сорау биреп, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешедән фусха, ягъни безгә укытылган классик гарәп телендә сөйләшүне үтенсәк тә, безгә бик азлары аңлашырлык итеп җавап кайтара алды. Тик бу безгә бер дә комачауламады: тел аша аңлашылмаганны кул белән күрсәтеп, «гугл әфәндедән» тәрҗемә иттереп, я инглизчә белгән кешеләрне табып, төрле юллар белән элемтә кордык. Гарәпләр бик ачык һәм кызыксынучан халык булып чыкты. Баштарак җирле егетләрнең урамнан үтеп барганда, яннарыбызга килеп, нәрсәләрдер сораштырулары безне шактый сискәндерсә дә, тора бара аларның бары тик кайсы илдән килүебезне белешеп, яхшы көннәр теләп китүләренә күнектек. Аз-маз танышып, аралашып киткән кешеләр чын ихласлык белән безне кунак итәргә, сыйларга теләде. Алар моны күркәм мөмкинлек, изге бурыч дип санады. Гомумән алганда, чит илдән килүчеләргә Мароккода аерым бер мөнәсәбәт. Без кайда гына барсак та, үзебезне бик кадерле кунаклар итеп хис иттек, безгә хөрмәт белән караганнары сизелеп торды.
Дүртенче бүлек. Сәяхәт
Мин Мароккода ике тапкыр зур сәяхәткә чыктым. Беренчесе, группабыздан барлык теләк белдергәннәр өчен оештырылган 5 көнлек киң географияле күзәтеп чыгу экскурсиясе; икенчесе исә – дустым белән оештырган «вәхшиләр» сәяхәте. Август аеның башында группа белән сәяхәтебездә без зур автобуска төялеп, көньякка киттек. Ике төн Фәстә, ике төн Марракешта кунып, алардан тыш Ифран, Рабат, Касабланка кебек шәһәрләрне зиярәт итеп, борынгы Рим империясе шәһәреннән калган хәрабәләрне дә уратып чыктык. Безнең белән бергә бөтен бу вакыт дәвамында бик белемле һәм кырысрак бер әмәзигъ абзые булды, ул Марокконың гомум тарихыннан тыш, үз милләте, теле һәм мәдәнияты турында да кызыклы мәгълүматлар биреп барды, безне һәрбер шәһәрнең үзенчәлекле урыннары белән таныштырды. Бу экскурсиянең масштаблы һәм мавыктыргыч булуына карамастан, миңа чыннан таэсир иткән сәяхәт икенчесе булды. Анысында без дустым белән интернет аша хостелларда алдан урын алып, сәяхәтебезнең кайларга барып чыгачагы турында бер фикер йөртмәгән килеш, сентябрьнең беренче көннәрендә Ассуэйрага таба юлга чыктык. Аннан Марракешка барып, соңыннан Касабланка күчеп, азакта кире Ассуэйрага кайттык. Ул безне азатлык рухы, кирмән эченең сәүдәгәрләр тудырган сихерле мөхите һәм чиксез океаны белән үзенә гашыйк итте. Гомумән алганда, Мароккода сәяхәт итү гаять арзан һәм имин. Без шәһәрдән шәһәргә күпчелек вакытта автобуста, бер тапкыр электричкада бардык. Автобус берничә билгеле җирдә туктап, юл кырыенда җыелып торган кешеләрне ала. Монда инде башлана иң кызыгы… Урыннар җитми, бөтенесенең дә барасы килә, нишләргә? Ир-егетләр хатын-кызлар һәм балаларга урын биреп, үзләре коридорга утырышалар һәм бу нормаль буларак кабул ителә. Хостелларга килгәндә, аларга бөтенләй диярлек чит ил кешеләре генә урнаша. Гарәпләр үзләре таныш-белешләрендә калырга тырыша һәм кунакханәләргә урнашып маташмый. Ул яктан яхшы: хостел хезмәткәрләре белән һәрвакыт инглиз телендә аңлашып була, хостеллар бик чиста һәм һәрберсе үз стилендә ясалган. Шәһәр эчендә без күбрәк җәяү йөрдек, такси да тотып була, бәяләре коточкыч түгел. Ачыксагыз, иң ямьсез, күзгә ташланмый торган һәм гарәпләр өелешеп торган урынны эзләгез – кабанланмас ләззәт һәм арзан хаклар гарантияләнә.
Адилә Мияссәрова мәкаләсе
тышлык: wikimedia