Глобаль җылыну ул – соңгы йөз ел эчендә Җирдә уртача температураның күтәрелүе.Ул бөтен дөньядагы метеостанцияләрдән алынган мәгълүматлар буенча исәпләнә, Аурупада андый станцияләр якынча 150 еллап бар инде. Гомумән, соңгы йөз ел буена алынган шундый мәгълүматләргә караганда, температура күтәрелә, һәм бу – ниндидер күпьеллык уртача температура тирәсендә «чайкалу» түгел, ә инде әһәмияткә ия булган тренд. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: температура салмак рәвештә түгел,ә «баскычлап» үсә. Әйтик, соңгы 30 ел эчендә температура сизелерлек дәрәҗәдә арткан, аеруча 90 нчы елларда. Ә 2000 нче елдан әлеге процесс әкренәйгән. Әлеге күренеш моңарчы да күзәтелгән, димәк,температура «баскычлап» үсә, дип әйтә алабыз.
Нәтиҗәдә, 1905 нче елдан башлап температура 0,86 градуска күтәрелгән, ә бу инде бик җитди үзгәреш.
Глобаль җылынуның сәбәпләре
Парник газлары глобаль җылынуның төп сәбәбе булып тора, дип фаразлыйлар бүгенге көндә. Әлеге мөнәсәбәттә фәнни берләшмәдә моңарчы булмаган консенсус күзәтелә: климатның үзгәрүе турында язылган публикацияләрнең 97%ы «глобаль җылыну парник газлары бүленүе, беренче чиратта, СО2белән бәйле» дигән фикерне яклый. Аңлашыла ки, сүз сәнәгать турында да бара. Әмма шул рәвешле СО2 чыгарылуы, табигый чыганаклар белән чагыштырганда, шактый әзрәк, нибары 4-5%ын тәшкил итә. Коры җир һәм океан углекислоталы газны барлыкка китерә һәм шул ук вакытта үзе үзләштерә дә: океанда — планктон, ә коры җирдә – үсемлекләр ярдәмендә. Шуннан сорау туа: ни өчен әлеге 4-5% «артык» СО2 үсемлекләр яисә океан тарафыннан үзләштерелә алмый?
Үткәрелгән тәҗрибә шартларында фертилизация эффекты күзәтелә, моңа углексилоталы газның күп булуы сәбәпче: әгәр үсемлекне капкач белән япсаң һәм капкач астына углекислоталы газны кертсәң, үсемлек тизрәк үсә башлый. Шулай ук әлеге тәҗрибә бодай басуында үткәрелгән: махсус шлангтан басуның бер өлешенә СО2 җибәрелгән, һәм нәкъ менә шул урында бодай тизрәк үскән.Әмма табигый шартларда фертилизация эффекты күзәтелми, аның урынына атмосферада СО2 арта гына һәм ул, ни өчендер, үсемлекләр тарафыннан сеңдерелми.
Атмосферада нәкъ менә сәнәгатьтән чыккан газның барлыгын исбатлавы авыр түгел: СО2нең кайсы ярымшарда күбрәк җыелуына игътибар итсәк, шунда ук аңлашыла – әлбәттә, индустриаль яктан алга киткән Төньяк ярымшарда. Парник газларының 35%ы мәңгелеккә атмосферада кала – бу нәкъ менә шул өстәмә парник эффектын барлыкка китерә торган углекислоталы газ да инде.
Әмма шул ук вакытта, парник эффектына бары тик СО2 генә сәбәпче дип тә әйтеп булмый: тагын күп төрле парник газлары бар, шул исәптән, алар арасында киң таралган су пары. Парник эффекты аркасында Җирнең җылынуы 33 градус белән бәяләнә. Әгәр парник эффекты булмаса, бездә температура балансы Айдагы кебек булыр иде, ягъни уртача температура -18 градус булыр иде, ә хәзер ул + 15 градус. Күргәнебезчә, аерма – 33 градус. Шул 33 градусның 30ына су пары сәбәпче, ә нибары 3 градуска – калган парник газлары, алар арасында фторхлоруглерод кебек суыткыч җайланмаларда кулланыла торган ясалма матдәләр дә бар. Ләкин ни өчен күбрәк СО2 турында сөйлиләр соң? Эш шунда ки, СО2 – антропоген эшчәнлек белән бәйле газ. Аннан башка безнең ил өчен актуаль булган метан да куркыныч тудыра. Мәңгелек туң җирдә метанның чамадан артык барлыкка килүе шулай ук глобаль җылынуга китерергә мөмкин.Ләкин бүген игътибар үзәгендә – СО2.
Глобаль җылынуның куркынычы
Нәтиҗәдә, Җир никадәр җылыначак соң – иң элек шуны исәпләп чыгарырга кирәк. Шул ук вакытта безнең барыбызның да хәзерге климат шартларына ияләшүебезне дә аңлау мөһим. Әлбәттә, әлеге шартлар елдан-ел үзгәреп тора, әмма, гомумән алганда, барысы да атмосфера циркуляциясенә бәйләнгән. Мисал өчен: безнең илдә кыш көне кар ява, аннары — язгы ташу, аннан соң җәй җитә. Ләкин соңгы елларда кар капламы күп түгел, чөнки кыш көне бик еш кар эри, һәм язгы ташу да шунлыктан көчле була алмый. Шуңа да карамастан, безнең сусаклагычлар әлеге шартларга күнеккән. Яз көне аларга су әз килә, һәм инде икенче ел рәттән Идел бассейнында җитәрлек су булмады. Шулай да моңа яраклашып була әле.
Икенче яктан карасаң, әлеге проблема күпкә җитдирәк булырга мөмкин, чөнки без билгеле бер һава циркуляциясе системасында яшибез, мәсәлән, безнең киңлекләр өчен Атлантиканың көнбатыш җилләре мөһим, аннан тыш, Себер антициклоны да бар әле. Әгәр Җир җылынуын дәвам итсә, һава циркуляциясе дә үзгәрергә мөмкин, ә үзгәрешләр инде бүген сизелми түгел. Аурупада кышын кинәт берничә көн рәттән кар яуган вакытлар да булгалый, аэропортлар кайчак бу күренеш белән көрәшә алмас дәрәҗәгә җитә. Моңа, беренче чиратта, көнбатыштан исүче җилләр сәбәпче. Шул ук вакытта бик күп башка төрле факторларны да исәпкә алырга кирәк, мәсәлән, Арктикада боз эрү. Бозлар инде күпъеллык түгел, ә беръеллыкка әверелә. Нәтиҗәдә, җылылык полюсы барлыкка килә, чөнки су боздан җылырак, һәм мондый күренешләр шунда ук һава циркуляциясенә йогынты ясый – һава торышы кинәт үзгәрә. Әлеге үзгәрешләр бик куркыныч булырга мөмкин, үзләре артыннан күп өлкәләрдә башка үзгәрешләр алып киләчәк.
Глобаль җылыну белән көрәшү юллары
Глобаль җылыну белән көрәшүнең ике ысулы тәкъдим ителә: геоинженер ысул һәм, аңлашыла инде, атмосферага төрле матдәләрнең чыгарылуын киметү. Боларның кайсын тормышка ашыру мөмкинлеге зуррак – бүгенге көндә хәтта аңлашылмый да: биоинженер ысулларның алга китешен тизәйтергәме, әллә сәнәгать чыгарган продукцияне киметергәме? Хәер, соңгысы үзенең мөмкин түгеллеген исбатлады инде.
1997 нче елда гамәлгә кергән Киото протоколы берничә юл тәкъдим итә, алар арасыннан иң «пессимистик» дигәнен без кирәгеннән артык эшләп атканбыз инде. Ул өченче дөнья илләренең, беренче чиратта, Кытайның, үсеше белән бәйле. 1990 нчы елларда КХР Киото протоколында уйланылган юлдан барса, 2000 нче елларда Кытай икътисады кинәт кенә зур үсеш алды. Кытайга өстәмә энергетик ресурслар кирәк булды, ә аларны ул үзендә булган күмердә генә таба ала. Ә күмер продукциясендә СО2 күләме шактый. Бу җиңелү менә нәрсә аңлата – без үзара килешә алмыйбыз! Бүгенге көндә Киото протоколы урынына Копенгаген аккорды гына бар, аның буенча илләр матдәләр бүлеп чыгарылуын контрольдә тотарга тиеш. Әмма бу документ рәсми дәрәҗәдә кабул ителмәгән. Кабул ителсә дә, ситуация үзгәрер дип көтелми.
Икенче, биоинженер ысул буенча, СО2 шахталарда урын алырга тиеш. Мондый җайланмалар инде ясала, әмма аларның берсе дә эшләп китә алмаган әле. 2009 нчы елда бүтән тәҗрибә үткәрелә: окенда, артык углекислоталы газны нәтиҗәлерәк үзләштерсеннәр өчен, үсемлекләр санын арттырып карыйлар. Океанда эретелгән тимер җитмәгән урынны табалар һәм тәҗрибәне шунда үткәрәләр, әмма, кызганычка каршы, тәҗрибә уңышлы булмый. Эретелгән тимер аркасында фитопланктон тиз арада үсеш ала. Галимнәр фаразлавынча, планктон су төбенә китәргә тиеш булган, әмма уйланылган әйбер барып чыкмаган. Шулай итеп, тәҗрибә нәтиҗәсез була.
Шулай ук экзотик ысуллар да бар, мәсәлән, махсус аэрозольләр ярдәмендә стратосфераның чагылдыру мөмкинлеген арттыру.
Глобаль җылыну дәвам итсә…
Температура күтәрелүне исәпләү гасыр ахырына кадәр бара. Бүгенге көндә СО2 концентрациясе – якынча 400 млн кисәкчек (беренче тапкыр әлеге сан 2015нче елның февралендә билгеләнә). Әгәр аның саны 450 млнга җитсә,температура 2 градуска күтәреләчәк. 2040нчы елларда циркуляция системасы үзгәреше башланырга мөмкин, дип фаразлыйлар, ә 2100 нче елларда температура 4-5 градуска күтәрелергә мөмкин – ә бу инде бөтенләй Җирнең климат системасын үзгәртергә мөмкин. Бозлык чорында уртача температура +11 градус булган, ә бүген +15, ягъни аерма — нибары 4 градус. Димәк, әгәр 4 градуска гына булса да арту булса, бөтен атмосфера циркуляциясе, Җирнең биосферасы үзгәрә дигән сүз бит бу! Ә бу үзгәрешләр, әлбәттә, бөтен дөньяда сәяси һәм икътисади үзгәрешләргә китерәчәк.
Николай Дронин, география фәннәре кандидаты, МДУның география факультетының глобаль һәм региональ геоэкология лабораториясе мөдире
Постнаука сәхифәсеннән Эльза Гыйздәтова тәрҗемәсе