2017 нче елның гыйнварында Җир шарының иң куәтле дәүләтләренең берсе, озакка сузылган һәм кыйммәтле сайлау кампаниясеннән соң, яңа лидерга ия булачак.
АКШ халкы үз президенты өчен тавыш биргәндә, дәүләт башлыгын гына сайлап калмый, чөнки АКШтагы сайлаулар хөкүмәтнең һәм планетадагы иң зур Кораллы Көчләрнең дә җитәкчесен билгели.
Бу — зур җаваплылык. Әлеге процесс ничек бара икән соң?
Кем президент була ала?
Асылда, сайлауда катнашыр өчен АКШның «табигый ватандаш»ы (әти яки әни ватандашлыгы нигезендә тумыштан Америка ватандашлары булган кешеләр) булу, 35 яшең тулу, һәм Америкада 14 ел дәвамында яшәү җитә. Ансат кына булып яңгырый, шулаймы?
Чынлыкта, шулай да, 1933 нче елдан алып һәр президент башта йә губернатор, сенатор яисә инде биш йолдызлы хәрби генерал булган. Моннан тыш, сезнең берәр фиркадан күрсәтелүегез һәм милли мәгълүмат чараларының дикъкатен үзегезгә тарта алуыгыз да кирәк бит әле.
Бу 2016 ел сайлауларында президентлыкка намзәтләрнең 10ы губернатор булып эшли яки губернатор вазифасын элек биләгән, һәм тагын 10ы элекке яки хәзерге сенаторлар, әмма аларның күбесе бүгенгесе көндә намзәтлектән баш тартты инде.
Бер кеше быелгы президент сайлауларына Җөмһүриятче һәм Демократчы фиркаларының икесеннән дә намзәт итеп күрсәтелгән иде.
Ничек АКШ президенты булырга?
Сайлаулар процессы, февральдә башланып, һәрбер штатта һәм диңгез аръягындагы биләмәләрдә үткәрелә, аларда һәр фирканың президентлыкка рәсми намзәтләре билгеләнә.
Һәрбер фирканың җиңүчесе июльдә үткәреләчәк фирка җыеннарында шул кандидат өчен тавыш бирү көче булган фирка әгъзалары – «делегат»лар – санын җыя. Җыеннарда намзәтләр рәсми рәвештә раслана.
Намзәт күбрәк штат ярышларында җиңсә, күбрәк делегат аны җыенда якларга сүз бирәчәк.
Демократ Һиллари Клинтон һәм җөмһүриятче Дональд Трамп 2016 ел праймеризларында җиңүче булдылар һәм үз фиркаларының июльдәге җыеннарында рәсми рәвештә билгеләнделәр.
Алар шулай ук үзләренең вице-президентларын билгеләде – Вирджиния сенаторы Тим Кэйн миссис Клинтон өчен, һәм Индиананың губернаторы Майк Пенс җөмһүриятчеләр өчен вице-президент булачак.
Сайлауга кадәр нинди мөһим даталар калды?
Озын сайлау кампаниясе аша үткәнбез дә сыман тоела ала, әмма чынлыкта ул әле башланмады да әле.
Җәйдән соң ни була дисезме? Хәзер ике кандидат үзләренә тарафдарлар җыяр өчен илнең аркылысы-буена чажлап, ярсулы һәм чиктән тыш зур сәяхәт кыла.
Сайлауларга кадәр соңгы алты атнада өч телевизион президент тартышуы (дебатлар) булачак:
- 26 нчы сентябрь, дүшәмбе, Һемпстед, Нью-Йорк;
- 4 нче октябрь, сишәмбе, Фармвилл, Вирджиния (вице-президент дебатлары);
- 9 нчы октябрь, шимбә, Сент-Луис, Миссури;
- 19 нчы октябрь, чәршәмбе, Лас-Вегас, Невада.
Аннары, ниһаять, 8 нче ноябрь, сишәмбе көнне тавышлар бирелә.
Ноябрьдагы сайлау ничек оештырыла соң?
Һәрбер штатта иң күп тавыш җыйган намзәт шул штатның президентлыкка якланган намзәте була.
Моның барысы өчен дә җиңүчене сайлаучы 538 кешелек төркемнән — сайлаучылар коллегиясеннән — торган система җаваплы. Теге яки бу кеше президент булып сайлансын өчен, 270 сайлаучының тавышы кирәк.
Сайлаучылар коллегиясенә вәкилләрне бөтенхалык тавыш бирү көнендә сайлыйлар. Сайлаучылар саны буенча барлык штатлар да тиң түгел – Калифорния халкы, мәсәлән, Коннектикут халкыннан 10 тапкырга күбрәк, димәк, соңгыланың тәэсир итү көче азрак була.
Һәрбер штатның соңгы җанисәп буенча исәпкә алынган халык санына нигезләнгән билгеле бер «сайлаучылар» саны бар (асылда, ул штатның Конгресстагы вәкилләре санына тигез: 2 сенатор + штаттагы сайлау округлары саны).
Ватандашлар яхшырак дип тапкан намзәтләре өчен тавыш биргәндә, чынлыкта, сайлаучыларны сайлый, алар арасында кайберләре бер намзәтне сайларга сүз биргән, кайберләре башкасын.
Ләкин монда хәл кызык була башлый. Һәрбер штатта диярлек (Небраска һәм Мэннан кала), җиңүче барысын да ала – шулай итеп, мәсәлән, Нью-Йоркта күпчелек сайлаучыны үзенеке иткән кеше Нью-Йоркның барлык 29 сайлау тавышын да ала.
270 дигән сихерле санны алу өчен барган узышуда тибрәлүче штатлар еш кына иң әһәмиятле була.
Тибрәлүче штатлар нәрсә ул?
Шулай итеп, без ике кандидат булдырдык, икесе дә штатларны тулысы белән җиңеп, 270 сайлаучы алу өчен узыша.
Ике як та билгеле бер зур яки кечкенә штатларга таяна ала дип уйлый. Җөмһүриятчеләр Техаска исәп тотачак һәм анда зур кампания җәелдерү өчен акча сарыф итмәячәк. Шул ук рәвештә, Калифорния демократларга терәк булып торганга охшый.
Калганнары «тибрәлүче штатлар» буларак танылган. Алар ике якка да тартыла ала. Флорида, мәсәлән, 29 сайлаучы тавышы белән 2000 елгы сайлауларда Джордж Бушның җиңүен тәэмин итте. Буш илкүләм тавыш бирүдә җиңелде, ләкин Югары Мәхкәмә карарыннан соң, аның сайлаучылар коллегиясендә җиңүе игълан ителде.
Башка тибрәлүче штатлар: Оһайо, Вирджиния, Колорадо, Төньяк Каролина, Невада.
Яңа президент кайчан эшкә керешә?
Сайлаудан соң, җиңүче, әгәр аның җиңүе төгәл билгеле булса, булачак хөкүмәт әгъзаларын туплый һәм тулырак стратегия планын төзи.
Шул арада, кайтып китүче «аксак үрдәк» (вазифасын калдыручы сәясәтче турында шулай диләр) мирасын формалаштыру өстендә эшли һәм әйберләрен җыя тора.
АКШ Конституциясе буенча, президент сайлау елыннан соң килүче елның 20 нче гыйнварында вазифаларына керешә һәм шул көнне инаугурация тантанасы уза.
Адилә Мияссәрова тәрҗемәсе
Постердагы фото: BBC