Дәүләтебездә мөһим сәяси вакыйга — Федераль җыенның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Быел Русия яңадан катнаш сайлау системасына кайтты, ә моңарчы соңгы елларда бездә пропорциональ система гына гамәлдә иде. Менә, бу җөмләгә килеп җиткәнче, сез инде ике төшенчә белән очраштыгыз: катнаш һәм пропорциональ системалар. Ә бит әле тагын мажоритар система дигәне дә бар. Нәрсәләр соң … Тулысынча
сайлаулар
2017 нче елның гыйнварында Җир шарының иң куәтле дәүләтләренең берсе, озакка сузылган һәм кыйммәтле сайлау кампаниясеннән соң, яңа лидерга ия булачак. АКШ халкы үз президенты өчен тавыш биргәндә, дәүләт башлыгын гына сайлап калмый, чөнки АКШтагы сайлаулар хөкүмәтнең һәм планетадагы иң зур Кораллы Көчләрнең дә җитәкчесен билгели. Бу — зур җаваплылык. Әлеге процесс ничек бара икән … Тулысынча