Дәүләтебездә мөһим сәяси вакыйга — Федераль җыенның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Быел Русия яңадан катнаш сайлау системасына кайтты, ә моңарчы соңгы елларда бездә пропорциональ система гына гамәлдә иде. Менә, бу җөмләгә килеп җиткәнче, сез инде ике төшенчә белән очраштыгыз: катнаш һәм пропорциональ системалар. Ә бит әле тагын мажоритар система дигәне дә бар. Нәрсәләр соң бу? Алар ничек аерыла? Системаларның нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар? Инфографика сорауларыгызга җавап бирер.
Асылчыганак: ТАСС
Зөһрә Вилданова тәрҗемәсе