«Гыйльми мирас» шәлкемендә татар телендә бер гасыр элек дөнья күргән фәнни-популяр язмалар һәм дәреслекләр урнаштырыла. Игътибарыгызга данлыклы мәгърифәтче Әхмәтһади Максудиның панисламизм турында мәкаләсен тәкъдим итәбез. Панисламизм (Иттихад аһле ислам) Панисламизм – ул әһле исламның берләшүе димәктер. Европа газетларында бу сүздән бик нык куркалар һәм моңа каршы төрле чаралар алып баралар. Аларның фаразынча, бөтен дөньядагы 300 … Тулысынча
сәясәт
Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган көн. Аңа 80 яшь тулды. Аның турында бу көннәрдә күп язалар, шуңа күрә без аның 2008 елда әйткән сүзләрен генә искә төшерәбез: «Без булдырабыз!» Ә менә бу шаян һәм бик кыска сынау исә аның турында белгәннәрне яңартырга мөмкинлек бирер. Искә төштеме? Менә сезгә инфографика «Гыйлем» … Тулысынча
Татарстан Республикасының Төп кануны булган Конституция 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән һәм 30 ноябрендә гамәлгә кергән. Әлеге мөһим документ нинди тарихи юл үткән, әйдәгез, белгәннәребезне яңартыйк. Инфографиканы Даниль Әхмәтшин һәм Айдар Шәйхин әзерләде мәгълүмат чыганагы: archive.tatarstan.ru, gossov.tatarstan.ru
Дәүләтебездә мөһим сәяси вакыйга — Федераль җыенның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Быел Русия яңадан катнаш сайлау системасына кайтты, ә моңарчы соңгы елларда бездә пропорциональ система гына гамәлдә иде. Менә, бу җөмләгә килеп җиткәнче, сез инде ике төшенчә белән очраштыгыз: катнаш һәм пропорциональ системалар. Ә бит әле тагын мажоритар система дигәне дә бар. Нәрсәләр соң … Тулысынча
XX гасыр башы мөселман иҗтимагый хәрәкәтенең төп формасы буларак, Русия империясенең Дәүләт думасында (1906 – 1917) мөселман фракциясе оеша. Әлеге сәяси берләшмә дини һәм милли принциплар нигезендә формалаша, Русия империясенең төрки-мөселман халкы вәкилләрен берләштерә. Дәүләт думасының барлык дүрт чакырылышында да фракция либераль караш яклы була, аның сәяси платформасы кадетлар карашына якын тора. I чакырылыш. «Безгә … Тулысынча
Татар милләте искиткеч шәхесләре белән горурлана ала. XX гасырда дөньяны тетрәткән бөек татарлар арасында Бао Эрхань да бар. Кем ул? – дип аптырарсыз сез. Бао Эрхань – ул уйгыр һәм кытай сәясәтчесе Борһан Шаһидинең кытайча исеме. Борһан Шаһиди 1894 елда туган. Аның бабалары арасында уйгырлар да булган. Уйгырлар – хәзерге Кытайның Шенҗан-Уйгыр автономияле районында яшәүче … Тулысынча
25 ел элек Татарстан Җөмһүрияте Президентлы булды. Төрле сәяси проблемалар булуга карамастан, Татарстан әле һаман да Президентлы. Бәйрәм уңаеннан, бу сәяси институт турында белгәннәребезне яңартырга тәкъдим итәбез. Кем Татарстан Президенты була ала? Нинди таләпләр куелган? Шәймиев ничә көн президентлык иткән?
Тарихчы Александра Архангельская яңа гасыр башы бөтен дөнья икътисадында тигезлек булмавы, Көньяк Кореяның икътисади мөмкинлекләре һәм БРИКС төркеменең киләчәге турында Кирпечләр БРИКС (BRICS) — бик тиз үсеш алучы биш илдән торган төркем: Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Җөмһүрияте. 2010 елны Көньяк Африканы да үз арасына кертер алдыннан ул БРИК дип йөртелә иде. Беренче тапкыр … Тулысынча
Гаяз Исхакый татар әдәбияты тарихы мәйданында иң мәртәбәле урынны биләүче әдипләребезнең берсе. Аның тормышы һәм иҗатында кызык мизгелләр җитәрлек булган. 1. Гаяз 5 яшендә ук укырга һәм язырга өйрәнә, ә 12 яшендә гарәпчә һәм фарсыча яхшы аңлый. 2. Ул элмә такталарны, кибет исемнәрен һәм башка язуларны укый-укый русчага өйрәнә. 3. Беренче хикәясе басылып чыккач, 17 … Тулысынча