Татар милләте искиткеч шәхесләре белән горурлана ала. XX гасырда дөньяны тетрәткән бөек татарлар арасында Бао Эрхань да бар. Кем ул? – дип аптырарсыз сез. Бао Эрхань – ул уйгыр һәм кытай сәясәтчесе Борһан Шаһидинең кытайча исеме.
Борһан Шаһиди 1894 елда туган. Аның бабалары арасында уйгырлар да булган. Уйгырлар – хәзерге Кытайның Шенҗан-Уйгыр автономияле районында яшәүче төрки халык. Казанда эшләгән вакытта Борһан шул якларда сәүдә белән шөгыльләнүче кешеләр белән таныша. Ул инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, китап сату кибетендә эшләп, тәҗрибә дә тупларга өлгергән егет була. 1911 елда Шаһиди Семипалатинск шәһәренә «Тянь-Шань» исемле сәүдә компаниясендә бухгалтер булып эшләргә китә. Шул киткәненнән соң ул Казан якларына башка беркайчан да кайтмый диярлек. Дистә елга якын сәүдә оешмасының Кытай бүлегендә эшли, соңрак таможняда хезмәт куя, берничә ел Шенҗан вилаятенең транспорт идарәсендә җитәкче була.
Язмыш җилләре Борһан Шаһидины Берлинга илткәч, ул университетта укып чыгарга һәм алман телен камил дәрәҗәдә өйрәнергә җитешә. Аннан кайткач, 1933 елда аны Шенҗан губернаторы урынбасары итеп билгелиләр. Рус, татар, казакъ, долган, уйгыр, кытай, алман, гарәп телләрен камил белгән бу кеше күпмедер вакыт Советлар Союзында Кытай консулы булып та эшләп ала.
40-нчы елларда ул Өремче шәһәренең мэры була, ә 1949 елда Шенҗан вилаятенең җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу вакытта Кытайда гражданнар сугышы барган. Шаһиди исә үзенең өлкәсендә сугыш, кан-коеш булмасын өчен, Кытай коммунистларына ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Шенҗанда сугыш хәрәкәтләре үткәрелми, миллионлаган уйгыр, татар, кытай кешесе исән кала.
1955 елда Шаһидины Пекинга чакыралар һәм Халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены рәисе урынбасары, ягъни парламент вице-спикеры итеп билгелиләр. Бу вазифасында да ул Кытайда яшәүче күпсанлы халыклар өчен тырыша. Параллель рәвештә ул Ислам Ассоциациясенең мактаулы рәисе дә булып тора. Чит илләр белән эшли, күп сәяхәт итә, коммунистик Кытайның дөньякүләм танылуына ирешә.
Борһан Шаһиди – гаҗәеп талантлы, тырыш һәм хәйләкәр кеше. Әйе, хәйләкәр – бу сыйфатка ия булмаса, ярты гасыр вакыт эчендә Кытайның сәяси күгендә якты йолдыз булып балкымас иде ул. Тырышлыгы һәм, иң мөһиме, күп телләр белүе белән ул үз исеменең Кытай бердәмлеге символы булуына иреште.
Бао Эрхань үзе татар һәм уйгыр нәселеннән. Ә аның балалары һәм оныклары татар телендә иркенләп сөйләшә ала. Күрүебезчә, зур милләт – хань кытайлары арасында яшәп тә, алар миллилекләрен югалтмаганнар.
Борһан Шаһиди бик озын һәм эчтәлекле тормыш кичереп, 1989 елда, 95 яшендә вафат була.
Айдар Шәйхи язмасы
фото: wikimedia