Гаяз Исхакый татар әдәбияты тарихы мәйданында иң мәртәбәле урынны биләүче әдипләребезнең берсе. Аның тормышы һәм иҗатында кызык мизгелләр җитәрлек булган.
1. Гаяз 5 яшендә ук укырга һәм язырга өйрәнә, ә 12 яшендә гарәпчә һәм фарсыча яхшы аңлый.
2. Ул элмә такталарны, кибет исемнәрен һәм башка язуларны укый-укый русчага өйрәнә.
3. Беренче хикәясе басылып чыккач, 17 яшьлек Гаяз, «миннән көлерләр», дип куркып, Казаннан өенә кайтып китә.
4. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны ул укытучылар мәктәбендә белем алганда ук яза башлый һәм 25 яшендә, каты нерв авыруы белән газапланганда язып бетерә. Яшәргә озак калмаган дип, ул әсәрен тизрәк тәмамларга тырыша.
5. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны В. Д. Смирнов ныклы цензура аша үткәрә. Моңа чиксез нык үпкәләгән Исхакый Смирновны үтерергә карар кыла. Ул хәтта корал да эзли башлый, ләкин Рәмиевләр аны вакытында кымызга җибәреп калалар. Аннан инде Исхакый дәваланып кайта.
6. Сәясәт белән кызыксына башлагач, Исхакый эсерлар (социаль-революционерлар) идеяләрен кабул итә, шушы юнәлештәге «Таң йолдызы» газетасын чыгара.
7. Исхакый төрмәдә утырган. 1906 елда аны Чистай зинданына ябалар, ә бер елдан соң янә кулга алып, Архангелга сөргенгә җибәрәләр.
8. Польшаның булачак президенты Юзеф Пилсудский Исхакый белән бергә сөргендә ята. Соңрак татар язучысы Варшавага килгәч, президент аңа ярдәм итә.
9. Исхакый М. Горький белән күп хат алышкан, аның пьесаларының русчага беренче тәрҗемәләрен нәшер итүне Горький оештырган.
10. «Идел-Урал» штаты формалашкан чакта, Исхакый Милли Идарәнең «тышкы эшләр министры» вазифасын били.
11. Исхакыйны күпләр шымчы (шпион) дип уйлый: Советлар берлегендә аны «Шольц» исеме астында фашистлар белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр, ә Япониядә Совет агенты дип допросларга чакыралар.
12. Исхакый белән бәйле кешеләрнең күбесе репрессияләнә: аның белән аз-маз аралашкан һәм язышкан драматург Кәрим Тинчурин атып үтерелә, бертуганы Хәсән Исхаков Урта Азиягә качып котыла, ләкин «бүген-иртәгә килерләр дә, алып китерләр» дигән фикерләргә чыдый алмыйча, үзенә кул сала. Исхакыйның элекке хатыны Мәрьям, бертуган сеңелләре Нурия, Шәмсикамәргә һәм башка туганнарга репрессив чаралар кулланыла.
13. Исхакый Кытайда, Франциядә, Алманиядә, Польшада, Япониядә һәм Төркиядә яшәргә өлгерә.
14. Исхакый иҗаты Советлар берлеге таркалганчы йозак астында була. 1987 елда аның исемен кайтару турында беренче булып Әмирхан Еники әйтә.
15. 2013 елны татар тарихчысы Искәндәр Гыйләҗев 1932 елда яздырылган грампластинка язмасын таба. Анда Гаяз Исхакыйның Идел-Урал җирләре турында сөйләгәне яздырылган була.
Сәлимҗан Сәүбәнов язмасы
Чыганаклар: Азатлык радиосы, Татарский мир сайты