«Гыйльми мирас» шәлкемендә татар телендә бер гасыр элек дөнья күргән фәнни-популяр язмалар һәм дәреслекләр урнаштырыла. Игътибарыгызга данлыклы мәгърифәтче Әхмәтһади Максудиның панисламизм турында мәкаләсен тәкъдим итәбез.
Панисламизм (Иттихад аһле ислам)
Панисламизм – ул әһле исламның берләшүе димәктер. Европа газетларында бу сүздән бик нык куркалар һәм моңа каршы төрле чаралар алып баралар. Аларның фаразынча, бөтен дөньядагы 300 миллион мөселман, берләшеп, олуг бер Ислам Дәүләтен тәшкил итмәкче һәм, бу максатка ирешер өчен, бөтен дөнья ислам халыклары арасында вәгазь вә агитация кылмакчы, имеш.
Бу эш шулай булса, Европа халыклары өчен бик мәшәкатьле булачак, имеш, чөнки мөселманнар кяферләргә бик дошман, һәм алар берләшә калсалар, бөтен дөньяга баш булып, кяферләрне һәлак итеп бетермәкчеләр, имеш.
Хәлбуки мөселманнарда бу фикер һич юк. Әлбәттә, хәдистә әйтелгәнчә (اسلام ملت واحد) “Ислам ул бер милләт”, һәм Коръәндә язылганча (انما المؤمنون إخوة) “Чынлыкта, мөэминнәр бер-берсенә туганнар”, ягъни бөтен дөнья мөселманнары исламда бер-берсенә кардәшләр. Ләкин бу иттихад (берләшү) сәяси (политик) түгел, бәлки фәкатъ дини бер берләшү. Диндә кардәшлек мәгънәсе белән панисламизм бар, һәм әүвәлдә дә бар иде. Ләкин наданлык сәбәпле, мөселманнарның бу турында хәбәрләре юк иде. Әмма сәяси бер берләшүне мөселманнарның акылы һичбер вакытта фарыз (мәҗбүри) кылганы да юк. Аның өчен вәгазь вә агитация кылганы да һич юк.
Ни өчен шулай була? Мөселманнарның күбесе фән һәм мәгърифәтеннән гафил булсалар да, араларында хәбәрдарлар дә юк түгел. Ислам дине гыйлем һәм фәнгә үзе каршы килмәгән кебек, мөселманнарында фән хәрәкәтенә каршы килү ихтималлары юк. Мөселманнар тарихтан хәбәрдарлар, фән вә тарих тәҗрибәсе белән дөньяның кая таба барганыннан бик гафил түгелләр. Күренә ки: хәзер бөтен дөньяда берләшү юлына төшенделәр. Мәгыйшәт эшләрендә социализм фикерләре җиңеп барадыр. Инде моннан соң мәмләкәт сугышларына вә дин җиһадларына хаҗәт калмаячактыр.
Моны күргән мөселманнарның, мөселманнарны берләштереп, дөньяны астын өстенә китерүне фарыз кылу ихтималы бармы? Ислам динендә дөнья малы өчен яки ислам диненә көчләп китерү өчен сугыш боерылганы юк. Дини сугышларның һәр-берсе ислам динен саклау нияте белән кылына. Инде әгәр дә бер заман дөньяда ислам диненә тиячәк вә мөселманнарны җәберләп диннәреннән чыгарачак хөкүмәт вә дәүләт калмаса, мөселманнар ни өчен сугышырлар? Һәм ни сәбәптән җиһад башласыннар? Әгәр дә дин мәсьәләсендә гомуми көчләүләр була башласа, һәр җирнең мөселманы үзләре каршы торачак. Моның өчен бөтен дөнья мөселманы берләшү мөмкин дә түгел, һәм аңа ихтыяҗ дә юк. Чөнки дин өчен булганда, һәр мөселман шәһид булуны артыграк күрәчәген белә.
Ярар. Тарих вә географиядән вә гомуми фәннәрдән хәбәрдар булмаган кайбер мөселманнар, (бәлки аларны наданнар дип атарбыз), сәяси иттихад (берләшү) исламда фарыз дип әйтәләр. Мондый “фарызларны” бездә кайбер шәкертләр дә әйтәләр. Бу заманда ни диндә вә ни дөньяда хәбәре булмаган иске карашлы томана шәкертнең “фарыз” диюенә ничек ышанабыз?
Шунысы да бар: бөтен дөнья мөселманнары бер-беренә хәерлекне телиләр. Франциянең Алжир вә Тунис мөселманнарына Англиянең Һиндистан вә Африка мөселманнарына, Голландиянең Җава (Индонезия) мөселманнарына җәбер вә золым кылуларына һичбер иманлы халык разый түгел. Ләкин бу кадәр хәерлекне теләү ислам фикере өчен генә түгел, бәлки инсаният фикере өчен дә. Шуның кебек үк, мөселманнар Америка хөкүмәтенең кызыл тәнле вәхши халыкларга, вә Англиянең Африкада бурларга золым кылуына да разый түгелләр. Бу хәл мөселманнарга әхлак исламия кылган гомуми бер мәрхәмәт.
Европа хөкүмәтләрнең золымлары исә бик күп. Бу көннәргә кадәр күп мәмләкәтләрдә мөселманнарга астыртын булса да җәбер вә золым кылынмый түгел иде һәм хәзер дә ислам мәмләкәтләрнең хөкүмәтләренең бу гамәлләре газета укучыларга бик мәгълүм. Андый золым хакында мөселманнар эшне күбесенчә Аллага тапшыралар. Бәхетләренә каршы Ходай Тәгалә тарафыннан мөселманларга һаман ярдәм булмый да түгел: Голландия Җава мөселманларны җәберләмәкче иде, Япония коткарды; Франция Марокко мөселманларына басым ясамакчы иде, Германия каршы килде.
Безнең хөрмәтле миссионерлар мәрхүм бюрократия ярдәме белән йөз мең мөселманларны вә алты миллион кыргызларны әкренләп мөртәд (динсез) итмәкче иделәр, кемнәр коткарды? Бәян итәргә хәҗәт юктыр. Чынлыкта, бөтен дөнья мөселманнары хәзер дә уяндылар, моннан соң янә уяначаклар. Ләкин бу уяулык башка милләтләргә золым кылмак өчен түгел, бәлки фәкатъ үзләренә золым кылдыртмау өчен. Хәзер дә Франция Алжир мөселманнарына дин бабында да, мәгыйшәт бабында да төрлечә золым кылганы газета хәбәрләре буенча бик мәгълүм. Бу хәлгә инсафлы кеше разый булмас. Мөселманнар бигрәк тә разый булмаслар. Инде мөселманларның Алжир мөселманнарына, гыйлем вә фәннәрне укып, французлардан калышмаска вә мөмкин кадәр һәр хосуста алар белән бер дәрәҗәдә юлдаш вә шәрик кебек мәгыйшәт кылырга өндәүләре панисламизм агитациясе түгел, бәлки фәкатъ инсаниятчә (кешелекчә) бер теләк.
Киресенчә, Төркиядә йә Иранда зимми (мөселман булмаган) насара (христиан) йә йәһүдләргә җәбер вә золымлык кылынса, аңа да һичбер мөселман разый булмаячак. Һәркем гадәләт (гаделлек), гадәләт дип кычкырачак.
Шуның өчен әйтәм ки: мөселманларда панисламизм юк, әмма панинсанизм (“инсаният” — кешелек) вә гаделлекә чакыру бар!
“Йолдыз” газетасы да бөтен Русия мөселманнарына, гыйлем вә фәннәрдән хәбәрдар булып, сәяси тормышта да, вә гомүмән дөнья мәгыйшәтендә руслар вә башка милләтләр белән бер дәрәҗәдә булырга теләп кала. Бу кадәр теләү, вәгазьдән русларның акыллары һич курыкмас, бәлки киресенчә бик шатландырыр. Бит сәяси партияләрнең дә күбесе бөтен Русия халыкларын гаделлеккә чакыралар. Бу партияләрдә руслар башка милләтләрдән күбрәк тә.
И бөтендөнья мөселманнары! Һәрберегез үз Ватаннарыгызда иҗтиһад (тырышу) кылып, дини гыйлем белән бергә дөнья гыйлемен дә күп укыгыз. Дөнья вә Ватан күршеләрегез кемнәр булса да, камиллектә алардан һич тә ким вә хур булмагыз, үзегез һичбер милләткә җәбер кылмаган хәлдә үзегезгә дә һичкемнән золым кылдырмагыз. Инде коллык вә мәзлүмлык (түбәнчелек) вакыты утте. Корал җиһады заманы да утте. Хәзерге җиһад гыйлем вә фән, кәсеб (һөнәр өчен гыйлем туплау) вә мәгаш (тормышны яхшырту) җиһады.
Әхмәд Һади Максуди — «Йолдыз» газетасы, 20 номер, 13 май, 1906 ел.
Кирил язуына Рамил Гарипов күчерде.