If I’m selling to you, I speak your language. If I’m buying, dann müssen Sie Deutsch sprechen
Willy Brandt
Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, берничә телне өйрәнү күп очракта хуплана һәм төрле яктан акланыла. Күп телләрне белгән кеше төрле милләт вәкилләре белән аралаша ала, эш эзләгәндә дә, матди һәм башка яктан да өстенлекләргә ия була. Гомумән алганда, абстракт яктан индивидуаль билингвизмга, ягъни икетеллелеккә мөрәҗәгать итсәк, аңа каршы чыгучылар күп түгелдер. Ләкин социаль билингвизм, ягъни бөтен җәмгыятьтә берничә телдә сөйләшүне булдыру, кызганычка каршы, шик тудыра. Моңа каршы килү сәбәпләренең тагын берсен бу мәкаләдә ачыклап китик. Җәмгыятьтә ике яисә күптеллелекне үстерү һәм ярдәм итү дәүләт өчен бик кыйммәткә төшә; күптеллелеккә сарыф ителгән акчаны башка өлкәләргә сарыф итү халык өчен файдалырак булыр иде дигән стереотиплар да яши.
Бу сорауга икътисади яктан карасак, аның аклы-каралы гына түгел, ә салават күпередәй төрле төсләрдән гыйбарәт булганлыгы ачыклана. Женева университетының атаклы профессоры Франсуа Гринның күп кенә фәнни эшләре нәкъ менә бу темага багышланган. Аның фикеренчә, икътисади анализ принципларына нигезләнеп, күптеллелекнең дәүләткә финанс ягыннан булган йогынтысын 4 аспектта тикшереп була. Беренче дәлил әхлаки яисә хокукый — һәр кешенең һәм халыкның үз телен өйрәнергә, шул телдә сөйләшергә һәм көндәлек тормышта кулланырга хокукы булырга тиеш, ә инде дәүләтнең бу мөмкинчелекләрне тыюы бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Икенче принцип — тормышка ашыра алу мөмкинлеге. Монда исә, кайбер күптеллелеккә каршы чыгучылар “кече” телләрне кире куллануга кертүне мөмкин түгел дип санап, дөньядагы барлык телләр юкка чыгып, бөтен халык бары берничә телдә сөйләшәчәк дигән фикерләрне алга сөрә. Ләкин кызыклы фактларның берсе шул: болай уйлаган кешеләр үзләренең туган телләрен сакланып калган телләрнең берсе итеп күрәләр. Аннан тыш, иҗтимагый, тарихи һәм сәяси өлкәләрнең телгә көчле йогынтысын танырга бер дә теләмиләр. Кулланыштан бөтенләй төшеп калган, яисә дистәләгән гасырлар буена үле тел дип саналган, иврит теленең 20 гасырда яңартылуы һәм дөньякүләм телләр арасында үзенең урынын кире алуы мондый фикерләргә каршы булган мисалларның берсе.
Анализны дәвам итеп, өченче һәм дүртенче приципларга тукталыйк. Профессор Грин, ресурсларны бүлеп бирү мөмкинчелеге һәм аларны тиешле итеп тарату, финанс ягыннан, дәүләт бюджетына кыенлыклар китерә дигән карашны тәнкыйтьли. Татар телен мисал итеп алсак, телне саклап калу өчен дәүләт хокукый һәм әхлакый яктан бурычлы дип санасак; татар теленең үсешен мәгариф һәм башка иҗтимагый өлкәләрдә булдырырга мөмкин дип карасак, ничек итеп дәүләт чикләнгән керемнәрне, отышлы итеп, төрле өлкәләргә бүлеп бирергә тиеш дигән сорау туа. Нишләп телләр өйрәнү, мисал өчен, дәүләт ягыннан субсидияләнергә тиеш дигән фикерләр дә туарга мөмкин. Бу сорауга җавапны профессор Грин дәүләткә күптеллелектән барлыкка килгән матди һәм башка төрле символик “керемнәрдән” эзләргә тәкъдим итә. Туган телдә сөйләшү мөмкинлеге кешенең абруе, үз эшенә карашы, үз көчләренә ышанычы һәм башка бик күп психологик факторлардан гыйбарәт дип аңлатыла. Кешенең телләр белеп, үзенең матди яктан керемен арттыруы һәм бигрәк тә, эшләгән шәхси яисә дәүләт оешмасына кергән турыдан-туры булмаган керемнәрне янә бик тиз һәм җинел рәвештә ачыклап һәм санап булмый. Күптеллелекнең җәмгыятькә булган файдасын да шулай ук калькуляцияләр белән генә табып булмый. Моның өчен Канада, Швейцария һәм башка күптелле илләрдә башланып киткән фәнни эшләргә нигезләнеп, яңа гыйльми проектлар булдырып, материаллар җыеп, анализ ясарга кирәк дип белдерә профессор Грин. Ләкин күптеллелек принциплары хөкем сөргән дәүләтләрнең мисалы шуны күрсәтә ки, мәгариф өлкәсендә, бу чыгымнар чагыштырмача бик аз. Баск илендә (Испания) һәм Гватемалада уздырылган ике аерым фәнни эш ачышлары буенча, ике телдә белем бирү дәүләт өчен 4-5% гына кыйммәткә төшә, чөнки булган укытучыларны тагын бер телгә өйрәтү һәм бер телдә язылып чыккан уку әсбапларын икенче телгә тәрҗемә итү әллә ни зур чыгымнар таләп итми дип аңлата галимнәр.
Бу мәкаләне тәмамлап, тагын бер тапкыр ачык нәтиҗәгә килеп чыгабыз. Күптеллелеккә каршы чыккан кешеләр бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, халык, дәүләт һәм, гомумән, кешелек киләчәге турында уйланмыча, үзләренең вакытлыча таләпләрен үтәүне сорыйлар.
Алсу Гыйльметдинова,
PhD, КММТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе.