Бер тел белән генә чикләнмичә, күбрәк тел өйрәнүнең җәмгыятьтә файдалы булуы, әйтик, сәяхәтләрне яки чит телдәге кинолар карауны, җиңеләйтүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин икетелле (яисә күптелле) баш миенә ия булуның башка файдалы яклары да бар түгелме? Миа Накамулли TED-Ed өчен әзерләнгән анимацион дәресендә билингваль баш миенең өч төрен аерып күрсәтә һәм күп тел белүнең … Тулысынча
билингваль педагогика
Нобель бүләге иясе, атаклы шагыйрә Тони Моррисон сүзләре буенча бар кешелек, телләрне кулланучылар һәм үстерүчеләр, телнең югалуы өчен җавап тота: «Без үләбез. Тормышның мәгьнәсе бәлки шундадыр. Ләкин без тел белән эш итәбез. Бәлкем тормышыбызның үлчәү берәмлеге дә шул телдер». Телләрнең юкка чыгу сәбәпләрен алдагы мәкаләләрдә атап киткән идек инде. Бу язмада исә теләсә кайсы тел … Тулысынча
Билингваль, ягъни ике телле булуның баш миенә яхшы йогынтысы күптәннән билгеле. Әлеге инфографикадан сез күп телләр белүнең барлык файдалы якларын белә алырсыз. Татарча да, урысча да, инглизчә дә камил белсәгез, димәк, озын һәм сәламәт гомер кичерәчәксез — баш миегез сезгә рәхмәт кенә укыячак. Тәрҗемә: Алия Мәссарова, Ләйлә Исламова, Искәндәр Әмиров
If I’m selling to you, I speak your language. If I’m buying, dann müssen Sie Deutsch sprechen Willy Brandt Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, берничә телне өйрәнү күп очракта хуплана һәм төрле яктан акланыла. Күп телләрне белгән кеше төрле милләт вәкилләре белән аралаша ала, эш эзләгәндә дә, матди һәм башка яктан да өстенлекләргә ия була. … Тулысынча
Билингвальлек стереотиплары турында сөйләшүне дәвам итеп, күптеллек милләтнең, бу очракта дәүләтнең барлык гражданнарын тәшкил иткән «нациянең», бердәмлеген юкка чыгара дигән карашларны тикшерик. Әүвәл шунысын ачыклап үтик: «милләт» дигән татар сүзе урыс телендәге ике сүзне берләштерә. «Нация» сүзе бөтен илдә яшәгән барлык кешегә каратып әйтелә; мәсәлән, «Россиянин» яисә Русия кешесе. «Национальность» исә кешенең этник тамырларына кагыла. … Тулысынча
Кызганычка каршы, хәзерге көндә бик күп сораулар фәлсәфи яктан, тирән мәгьнә белән яисә киләчәккә бәйләнештә каралмыйлар шул. Бик еш матди һәм икътисади җаваплар өстенлек ала. Бу проблемалар телләр өйрәнүгә дә кагыла. Телләрне өйрәнгәндә бары дөньякүләм популяр, глобаль, еш кулланылышта була торган һәм бизнес, сәүдә һәм финанслар ягыннан файда китерә торган телләр генә сайлана. Моңа сәбәпләр … Тулысынча
Телләр турында сөйләшүне дәвам итеп, киләсе берничә мәкаләне күптеллеккә бәйле булган ялгыш фикерләргә (стереотипларга) багышлап узыйк. Татарстанда һәм бик күп башка урыннарда әти-әниләр берничә тел белә икән, алар бу очракта шул телләрне балага яшь чактан ук өйрәтеп килә ала. 5-7 яшьләргә җиткәч, бу бала ике телне дә аңлый һәм үз фикерләрен җиткерә алырлык итеп үсеп … Тулысынча
«Гыйлем» күптелле белем бирү системасына багышланган язмалардан торучы курс башлап җибәрә. АКШның Perdue университетын тәмамлаган, үз фәнни өлкәсендә фәлсәфә докторы (PhD) дәрәҗәсен алган галимә Алсу Гыйльметдинова билингвальлек турында стереотипларны тар-мар итәчәк, Татарстанда яшәүче рус балаларына татар телен өйрәтүнең файдалы булуын исбатлаячак, күптелле баш миенең ни өчен яхшырак эшләвен аңлатачак. Билингваль педагогика курсы артыннан күзәтеп барыгыз. «Ике … Тулысынча