Билингвальлек стереотиплары турында сөйләшүне дәвам итеп, күптеллек милләтнең, бу очракта дәүләтнең барлык гражданнарын тәшкил иткән «нациянең», бердәмлеген юкка чыгара дигән карашларны тикшерик. Әүвәл шунысын ачыклап үтик: «милләт» дигән татар сүзе урыс телендәге ике сүзне берләштерә. «Нация» сүзе бөтен илдә яшәгән барлык кешегә каратып әйтелә; мәсәлән, «Россиянин» яисә Русия кешесе. «Национальность» исә кешенең этник тамырларына кагыла.
Берничә тел өйрәнүгә каршы чыккан кайбер кешеләр бердән артык тел белү милләтне үстерергә комачаулый дип саный. Русия мисалында карасак, алар фикеренчә, рус теле ул барлык халыкларны берләштерә торган тел. Берничә телдә сөйләшү аңлашылмаучанлыклар, бер-береңә нәфрәт хисләре һәм башка тискәре тойгылар китерергә мөмкин дигән дәлил китерелә. Берничә телдә сөйләшкән кешеләр, бигрәк тә кече халыклар, үз ана телләрен өстен күреп, бердәм дәүләт телен өйрәнмичә, киләчәктә аерылып, үз суверен дәүләтләрен төзергә телиләр дигән фикерләр дә юк түгел. Ләкин алдагы мантыйкның хаталы булганын ачыклау өчен, чын полилингваль мөхитне һәм телләрне куллану шартларын тиз генә карап алу да җитә.
Беренчедән, күптеллелек бер яклы билингвальлекне генә түгел, ике яклы тел өйрәнүне үз эченә ала. Кызганычка каршы, Русиядә урыс халкы бик еш очракта Русиянең башка халыкларының телләрен өйрәнергә теләк белдерми. Башка халыклар кимендә үз телен һәм урыс телен өйрәнеп һәм кулланып киләләр, ә урыслар бары тик үз телләрен генә беләләр. Уйлап карасаң, бу очракта, күрше халыкларның телен өйрәнмәү масаю, үз-үзеңне һәм үз телеңне башкалардан өстен күрү белән бер килеп чыга. Туган телләрен онытырга дучар булган кешеләр, чит телдә сөйләшеп, үзләренең тамырларын, тарихын оныту белән бергә, үз гореф-гадәтләре һәм милли мирасларын да оныта. Дөньяда бик күп мисаллар күрсәткәнчә, күптеллелеккә каршы чыгып, күрше халыкларның телләрен өйрәнмичә, бары тик дәүләт телен генә үстерү дәүләт эчендә яңа проблемаларның барлыкка килүенә бик зур өлеш кертә. Мисал өчен босна (босния), черногор һәм хорват телләрен карыйк. Берүк лингвистик гаиләдән килгән бу телләр Югославия илендә серб-хорват теленең диалектлары дип саналган. Ләкин сәяси һәм башка ызгышлар нигезендә бүленгән Югославиядан соң барлыкка килгән илләр бу диалектларга тел статусын биреп, аларны лингвистик яктан аерып куялар. Тел белгечләре фикеренчә, «национализм», ягьни милләтчелек фикерләре алга сөргән хәрәкәтләр телләрне һәм кешеләрне аеруга үзенең өлешен керткән.
Башка күп санлы мисалларга тукталмыйча, тагын бер полилингваль күренешкә күз салыйк. Әгәр берничә телне белү халыкара бәхәсләр тудыруның бер сәбәбе булса, нишләп соң Аурупа берлеге, барлыкка килгәненнән үк, күптеллелекне төп коралы итеп саный? Әлеге көндә 28 илне берләштергән Аурупа берлеге 24 рәсми рәвештә кулланылган тел белән эшләп килә. Кече телләргә ярдәм күрсәтүгә, күптеллелекнең дәрәҗәсен күтәрүгә, полилингваль балалар үстерүгә, эштә, иҗтимагый урыннарда һәм мәгариф оешмаларында берничә телне куллануга мөмкинчелекләр тудырган Аурупада 3–4 телдә сөйләшү норма дип карала. Билгеле, анда да телгә кагылышлы проблемалар аз түгел. Ләкин күрше халыкларның телен өйрәнү, белгән кадәренчә сөйләшергә тырышу Аурапа халыкларын бу кодрәтле берлекне җимерүгә китерер дип бер дә саналмый.
Алсу Гыйльметдинова, PhD, Purdue University, КМТТУ — КАИ
фото translatinghumanrights.lsa.umich.edu сайтыннан