Фәлсәфә яшәү мәгънәсе һәм дөньяны өйрәнү хакында абстракт һәм универсаль сорауларга җавап бирү белән генә чикләнми, ул шулай ук тулаем конкрет булган тормыш сынауларын да җиңеп чыгарга ярдәм итә. Язучы Пауль Джун көнкүреш тормышта стоиклар фәлсәфәсен куллануга кагылышлы фикере белән уртаклашты.
Стоицизм – антик чор ахырына кадәр яшәп килгән фәлсәфә мәктәбе. Эчке гармониягә ирешү, үз-үзеңне кулда тоту һәм эчке импульсларыңны аңлау ярдәмендә кыенлыкларны җиңеп чыгу стоикларның төп максаты булган. Әмма бу системага каршы торучылар тормыш юлында барлыкка килгән киртәләрдән качмау, ә аларны кабул итә белү кирәклеген искәрткәннәр.
Хисләрегезнең күңелегездә тууын кабул итегез
«Бүген мин борчу хисеннән арына алдым. Дөресрәге, бүген мин борчылудан баш тарттым, чөнки миннән тыш ул башка бер җирдә дә юк, ул бары тик минем зиһенемдә, минем эчемдә генә». Марк Аврелий, «Үзем белән кара-каршы. Уйланулар»
Безне ниндидер хисләр кичерергә тирә-юньдәге көчләр мәҗбүр итми, без бары тик үзебез үз тойгыларыбызны тудырабыз. Буш бит, рәсемсез киндер, яисә башланмаган эшләр исемлеге үзеннән-үзе стресс чыганагы була алмый, бары тик әлеге сәбәпләр турында уйланулар гына киеренкелек тудыра. Күбесенчә кеше җаваплылыкны үз өстенә алмыйча, килеп чыккан хәлләрне тышкы объектларга сылтый, чөнки болай җиңелрәк. Әмма хакыйкать хакыйкать булып кала: һәр конфликт безнең эчебездә, акылыбызда туа. Без чынбарлыктан, мәсәлән, дедлайннан, ашыгыч хаттан качканда, бары тик үзебезгә генә зыян итәбез һәм үз тәртибебезне генә бозабыз. Шуңа күрә башка вакытта берәр нинди киртәгә дучар булсагыз, проблемаларыгызның сәбәпләрен тышкы дөньяда эзләүдән баш тартыгыз. Моның урынына эчке дөньягызга колак салыгыз.
Сезгә үрнәк була алырлык бер кешене сайлап алыгыз
«Тормышы, сөйләшүе һәм хәтта җанын чагылдырган йөзе белән дә ошаткан бер кешене сайлап ал; һәм ул һәрвакыт я сакчың, я үрнәк буларак күз алдыңда торсын. Кабатлап әйтәм, безгә холкыбызны төзүдә таяна алырлык үрнәк кирәк. Чөнки кәкре сызган сызыкны бары тик турытаяк ярдәмендә генә төзәтеп була». Сенека. Луцийга багышланган әдәплелек хатлары.
Җайланмалар өчен кушымталар ясаумы ул яисә сынлы сәнгать, анимацияме – һәр эшчәнлек өлкәсендә, белемеңне тирәнәйтү өчен, үрнәк булырлык кеше бар. Алар эштә куллана торган алымнарны, тормыш принципларын, уңыш һәм хаталарны өйрәнергә була. Сез аларның интервьюларын тыңлый яисә аларга хәтта электрон почта аша мөрәҗәгать итә аласыз, аларның төп методикаларын өйрәнеп, үз тормышыгызда куллансагыз да була. Әмма шуны аңлау мөһим: бу үрнәгегезнең уңышлары белән сезнең уңышларыгызны чагыштыру күнекмәсе түгел! Әгәр сезгә ярты елдан китап бастырырга тәкъдим итмәсәләр яисә сезнең иҗат җимеше каһарманыгызныкы кебек беренче атналарда ук чартларда беренчелекне яуламаса, бу әле сез лузер дигән сүз түгел. Нинди нәтиҗәләргә ирешүгә карамастан, тигезләнә алырлык үрнәк һәр кешедә булырга тиеш.
Уңышсызлыктан соң да уңышка ирешеп булганлыкны аңлагыз
«Бәлки булып үткән вакыйгалар синдә гаделлек, миһербанлылык, аек фикерлелек, акыл, дуамаллык, ирек, тыйнаклылык һәм башка кеше табигатен җиткезгән сыйфатларның уянуына комачаулагандыр. Шулай икән, шуны исеңдә тот – бу бәхетсезлек түгел, ә менә батырларча әлеге хәлне башыңнан үткәрү – бәхет дигән фикергә күңелеңә борчу салган һәр вакыйгадан соң таянырга кирәк». Марк Аврелий, «Үзем белән кара-каршы. Уйланулар»
Сез әллә ничә елыгызны буена проектыгызны читләтеп үткәннәрен яки тәнкыйтьләгәннәрен күзәтүгә исраф итә аласыз. Кайчандыр мин үземнең бер хезмәтемә бер ел вакытымны багышладым һәм ул бүгенге көнгә кадәр минем бөтен булган эшләрем арасында иң зәгыйфе булып кала бирә. Миңа калса, бу бала табып, табибларның: “Ходаем, нинди ямьсез бу бала!” – дип көлүләрен күзәтүгә тиңдер. Син ярты җаныңны биреп эшләгән эшнең челпәрәмә килүе нәкъ менә шундый хисләр тудыра. Әмма уңышсызлыклардан соң аякка басу процессы – бик кыйммәтле тәҗрибә. Һәм моннан соң инде кешенең һәрнәрсәгә карашы үзгәрүе бар. Мондый дәресләр генә алдагы тормышта хаталанмаска өйрәтә. Уңышсызлык юк икән, димәк, уңышка таба алга китү дә юк дигән сүз.
Укып алган белемнәрегез соңыннан гамәлдә куллана алырлык булсын
«Мәсәлән, ихтыяр көчебез белән идарә итәргә өйрәнү өчен ихтыяр көче турында, хыялларга ирешү һәм бары тик кирәк нәрсәләр турында гына хыяллану өчен хыяллар турында, үз вазифаларыбыздан тайпылмас өчен, вазифаларыбыз турында укырга тиешбез». Эпиктет. «Безнең игелегебез нәрсәдә?»
Маркетинг яки эшмәкәрлек турында китаплар уку үзлегеннән дә бик файдалы, чөнки алар ярдәмендә сез төрле белем өлкәләре арасында багланышлар корып, үзегезнең билгеле бер өлкәдә булган белемегезне тирәнәйтәсез. Әмма шулай да китап уку белемегезне гамәлдә куллана алган вакытта гына нәтиҗәле була. Уку сезнең фикерләү сәләтегезне камилләштерә, тупас хаталардан сакланып калырга ярдәм итә, шуңа карамастан, укуның төп максаты нәтиҗә булып кала.
Мәгърифәт максаты белем үзләштерү генә түгел, шулай ук эшкә һәм акыллы карарларга юнәлдерүче стимул тудыру. Мәсәлән, әгәр сез шәхес буларак үсү турында китаплар укыйсыз икән, димәк, сез абстракт үзгәрешләр өчен илһамланып калырга гына түгел, ә дорфа клиент белән күрешсәгез яисә берәр тупас кеше белән трамвайда очрашсагыз үзегезне лаеклы тота да белергә тиешсез.
Үзегез белән ихлас булыгыз
«Үз җитешсезлегең турында хәбәрдар булу – сәламәтлеккә каршы беренче адым». Минемчә, Эпикурның бу сүзләре искиткеч. Чынлап та, үзенең кимчелекләрен өйрәнергә омтылмаган кеше — алардан арынырга теләмәгән кеше. Баштан үзеңнең гаепләреңне танырга кирәк, аннан соң гына үзгәрергә. Ә үз гөнаһлары белән мактанып йөргәннәр, әгәр дә алар начар гамәлләрен яхшы дип кабул итәләр икән, синеңчә, гөнаһлары турында чынлап торып уйлыйлармы? Шуңа күрә үз начарлыкларыңны үзең күрергә өйрән, үзеңә каршы дәлилләр тупла. Башта гаепләүче, аннан – хаким һәм бары тик иң соңыннан гына яклаучы бул. Кайвакыт үз-үзеңне рәнҗетүче булу да кирәк!» Сенека. Луцилийга багышланган әдәплелек хатлары.
Ни сәбәпле күптән хыялланган проектыгыз өстендә эшли башламыйча, көне буе фейсбукта утырганны аңлатып бирә алмагач, начар гадәтләрдән арыну аеруча кыен. Шулай да, гел сезне ниндидер уйларга тарткан, иҗат итәргә, хыял дөньясында түгел, чынбарлыкта яшәргә комачаулаган фикерләрегезне аңларга тырышыгыз. Ник соң әле мин башкача эшләмим, болай эшлим? – дигән сорауны анализлагыз, тикшерегез. Каршылык тоясыз икән, шушы каршылыктан этәрелеп китәргә тырышыгыз. Шул рәвешле фикер йөртергә өйрәнү – төп сынауларның берсе.
Гомумән, биредә сүз сәләт яисә ниндидер аңсыз рефлекс турында бармый. Төшенү практикасы — сезнең ничек фикер йөртүегез хакында уйлану – тойгыларыгыз, уйларыгыз һәм үз-үзегезне тотышыгыз белән идарә итүче мускул. Сез аны гамәлдә никадәр еш куллансагыз, ул шулкадәр көчлерәк була.
Вакытыгызны күбесенчә нәрсәгә сарыф итүегез турында уйланыгыз
«Башкалар турында уйлану кешелек өчен файдалы гамәлләр санына керми икән, калган гомереңне моңа әрәм итмә. Башка кеше нәрсә эшли, ни сәбәпле эшли, нәрсә сөйли, нәрсә турында уйлый, нинди планнар кора һәм башка шуңа охшаган сораулар эченә батып, үзеңнен юлыңа карата игътибарыңны югалтуга яисә гомумән башлаган эшеңнән баш тартуга китерүе ихтимал». Марк Аврелий. Үзем белән кара-каршы. Уйланулар.
Кемдер комментарийләрдә өстегездән көлеп язамы? Мөгаен, җавап бирмичә калуың бу очракта дөресрәк булыр. Корпоратив таратма яисә сезнең кем икәнлегегез билгеләнгән тупас фотосурәт, каһвә аппараты янында бер дә кирәкмәгән әңгәмә – эх, минем шәхси күзәтүләрем буенча, өстенлекләрне дөрес билгели белгән кеше генә профессионал булып җитешә ала. Чөнки андый кешеләр һәр сәгатьнең кадерен беләләр.
Бу көннәрдә мин, бер дә таныш булмаган кешеләрнең тонналап суши ашаганнарына карап, Инстаграмда күпме вакыт уздырганымны белгәч, шаккаттым. Эш вакытындагы кыска тәнәфесләрдән бернинди куркыныч янамаса да, безгә комачаулаган факторларга каршы торырга өйрәнергә тиешбез (ә бәлки бездә аларга бәйлелек туадыр?)
Исегездә тотыгыз: табигатьтә эшне ахыр чиккәчә эшләмичә калдыру дигән нәрсә юк
Иртән, торырга иренеп ятканда, кул астыңда синең кешелек өчен кирәклегең хакында искәртү булсын. Әле мин бу эшне эшләргә яратылган килеш тә аны эшләргә кирәк булганда нәрсәдер сөйләмәкче буламмы? Яисә бу минем юрган астында иркәләнеп ятуым өчен уйлап чыгарылган сәбәп кенәме?
— Соң, йокы шундый татлы бит.
— Ә син, димәк, эшләү, тырышу өчен түгел, ә бары тик бу дөньяның төчесен тоярга гына тугансың? Син чирәмнең, чыпчык баласының, кырмыска, үрмәкүч, бал кортының ничек тырышканын, тир түгеп көчләреннән килгән кадәр эш башкарганын, дөнья дәрәҗәсендәге төзелешләр оештырганнарын күрмисеңмени? Һәм шуннан соң да син кешелек өчен хезмәт итәргә, синең табигатең тарафыннан кабул ителгәнне эшләргә ашкынмыйсыңмы?
— Ял итә белергә дә кирәк бит.
— Дөрес. Шуңа табигать ашау-эчүнең чамасын биргән кебек, моны да чамалаган. Сиңа көчеңнән килгәннән артыграк эшлим диеп тоелганда да, эшләгәнең мөмкинчелекләреңнән артмаган булып чыга. Син бары тик үзеңне яратмыйсың, шул гына. Үзеңне яратсаң, табигатеңне дә, аның ихтыярын да яратыр идең. Эшен яраткан кеше ашамыйча да, юынмыйча да үз эшен башкарырга, барлык көчен шул эшкә юнәлтергә әзер. Димәк, син үз табигатеңне бизәк сугучы, биюче үз һөнәрләрен, көмеш яратучы – көмешне, дан яратучы – шөһрәтне сөйгәннән азрак хөрмәт итәсең? Болар бит үз максатларна ирешер өчен йокламаска да, ашамаска да әзер». Марк Аврелий, «Үзем белән кара-каршы. Уйланулар»
Телефоныгызны читкә алып куеп, чынбарлыкта яши башлагыз
«Фикерләү сәләтен тикшерүнең иң җайлы ысулы – уйлаган нәрсәләреңдә тукталып, бер ялгызың бу фикерләрне төшенүдер». Сенека. Луцилийга багышланган әдәплелек хатлары.
Эш безнең һәрнәрсә бүлдерә торган заманада яшәвебездә түгел, төп мәсьәлә – безнең өйрәнү мөмкинчелеген югалта торган чорда яшәвебездә. Ресторанда планшет белән уйнап утыручы бала, янында дуслары утырып торган вакытта Инстаграммда фото карап утыручы олылар – болар барысы да бер. Хәзерге мизгелнең кадерен белеп, чынбарлыкта яшәү, һәм үз-үзең белән күзгә-күз кала алу – без үзебездә булдырырга тиеш булган гадәтләр. Башкаларны ишетергә тыңларга өйрәнгән кешеләр әлеге сәләтне үзләрендә булдыру өчен бары тик беркүпме вакыт кына сарыф иткәннәр. Көн барышында бер мизгелгә тынычлыкны тыңлап тик утырып карагыз. Моны кайда эшләвегез мөһим түгел. Берничә тапкыр тирән сулыш алыгыз, телефоныгызны тавышсыз режимга куеп, көнегезнең ничек үтүе турында фикерләгез.
Эш барышында вакыйгалар эчендә кайнарга тырышыгыз. Бөтен игътибарыгызны билгеле бер мәсьәләне чишүгә юнәлтегез, аны дикъкатьле, тырыш һәм сабыр буларак үтәгез. Соңыннан әлеге алым эшегезгә һәм гомумән тормышыгызга тәэсир иткәнлеген күрерсез.
Вакыт иң кыйммәтле байлык икәнлеген истә тоту кирәк
«Алда сине чиксез еллар көткән сыман яшәмә. Әҗәл барыбер җиңеп чыгачак. Шуңа күрә исән, һәр эшне башкара алырлык вакытта, лаеклы булып калырга тырыш». Марк Аврелий, «Үзем белән кара-каршы. Уйланулар»
Стоицизм фәлсәфәсендә миңа иң ошаган нәрсә – һәрвакыт үлем турында истә тоту кирәклеге. Стоиклар кеше гомеренең чикле булганлыгын, тормышның бик күп өлкәләрдә кабатлануын аңлап эш иткәннәр. Сез билгеле бер сәгатьләр санын инде яшәгәнегезне аңласагыз, (һәм әле тагын шулкадәр яшәрсезме, юкмы анысы билгесез) вакытның никадәр җитез икәнлеген тоярсыз. Моны уйлаган саен, мин һәр туасы көнемнең үземне яхшы якка үзгәртү өчен бер форсат булганлыгын аңлыйм. Һәм бу клише кебек нәрсә дә түгел, бу бары тик үзеңнен сәләтеңне, тормышыңның сыйфаты өчен бары үзең генә җаваплы булганлыгыңны гадел бәяләү ысулы.
Әлеге күзлектән чыгып карасаң, миһербанлылык, һөнәри этика, аңлашылмаучанлык һәм игътибар кебек төшенчәләрнең әһәмиятен яхшырак аңлый башлыйсың. Һәрберебезнең үләр алдыннан иң соңгы теләге — гомер заяга узмауны аңлап, бу дөньядан канәгать китүдер. Әзрәк чагыштырыгыз, әзрәк тәнкыйтьләгез, әзрәк кулланыгыз, күбрәк иҗат итегез, өйрәнегез һәм эшләгез!
T&P сәхифәсе материалыннан Галия Мухитова тәрҗемәсе
иллюстрация: Rebecca Gilbert, wikimedia