Данлыклы физик Ричард Файнман 1974 елда Калифорния технология университетында чыгыш ясый. Ул бу чыгышында кайбер галимнәрне, бигрәк тә, педагогика һәм психология кебек фәннәрнең белгечләрен Тын океан утрауларында яшәүче аборигеннар белән чагыштыра. Квант хисаплаулары теориясен булдырган галим Ричард Файнман 1974 елда аерым психологларның фәнни эшчәнлеген Тын океан утраулары аборигеннарының тылсым йолаларына охшатуы турында әйтә. Әлеге аборигеннар … Тулысынча
педагогика
Каюм Насыйри үзе эшкәртеп, халыкка тәкъдим иткән «Әбүгалисина» повестенең төп каһарманы кебек: зирәк, тырыш, гыйлем сөючән шәхес. Җаны-тәне белән мәгърифәт таратырга тырышкан бу галимнең белем алу турында әйтеп калдырган нәсыйхәтләре бихисап. «Әхлак рисаләсе» хезмәтендә китерелгәнен исә сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. И газиз бала! Агяһ бул, адәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лазем нәрсә — … Тулысынча
Монгол явына кадәрге дәвернең икенче яртысында Идел Болгарстаны мөселман галимнәрен һәм дин әһелләрен әзерли торган үзәкләрнең берсенә әверелә. Бу рольне ул XIII гасырда да югалтмый. Гарәп чыганакларында, мәсәлән, Болгарда укыган, аннары Анатолия һәм Сүриядә яшәгән бер гыйрак кешесе турында хәбәр ителә. Идел болгарлары арасында монгол яуларына кадәр үк исламның киң таралышы турындагы хәбәрләр итальян монахы … Тулысынча
Билингвальлек стереотиплары турында сөйләшүне дәвам итеп, күптеллек милләтнең, бу очракта дәүләтнең барлык гражданнарын тәшкил иткән «нациянең», бердәмлеген юкка чыгара дигән карашларны тикшерик. Әүвәл шунысын ачыклап үтик: «милләт» дигән татар сүзе урыс телендәге ике сүзне берләштерә. «Нация» сүзе бөтен илдә яшәгән барлык кешегә каратып әйтелә; мәсәлән, «Россиянин» яисә Русия кешесе. «Национальность» исә кешенең этник тамырларына кагыла. … Тулысынча
Беренче тапкыр… Беренче тапкыр ясаган адымнарыбыз һәрберсе курку катыш кызыксыну белән башкарылгандыр, мөгаен. Ә менә кайберәүләрнең зур хыяллары бар, ләкин алар аны чынга ашырудан куркып йөриләр. Иң авыры — беренче адым, беренче талпыну, беренче канат җәю… Zen Pencils комиксын Азат Миргаязов һәм Эльза Гыйздәтова тәрҗемә иттеләр.
Кызганычка каршы, хәзерге көндә бик күп сораулар фәлсәфи яктан, тирән мәгьнә белән яисә киләчәккә бәйләнештә каралмыйлар шул. Бик еш матди һәм икътисади җаваплар өстенлек ала. Бу проблемалар телләр өйрәнүгә дә кагыла. Телләрне өйрәнгәндә бары дөньякүләм популяр, глобаль, еш кулланылышта була торган һәм бизнес, сәүдә һәм финанслар ягыннан файда китерә торган телләр генә сайлана. Моңа сәбәпләр … Тулысынча
Телләр турында сөйләшүне дәвам итеп, киләсе берничә мәкаләне күптеллеккә бәйле булган ялгыш фикерләргә (стереотипларга) багышлап узыйк. Татарстанда һәм бик күп башка урыннарда әти-әниләр берничә тел белә икән, алар бу очракта шул телләрне балага яшь чактан ук өйрәтеп килә ала. 5-7 яшьләргә җиткәч, бу бала ике телне дә аңлый һәм үз фикерләрен җиткерә алырлык итеп үсеп … Тулысынча
«Гыйлем» күптелле белем бирү системасына багышланган язмалардан торучы курс башлап җибәрә. АКШның Perdue университетын тәмамлаган, үз фәнни өлкәсендә фәлсәфә докторы (PhD) дәрәҗәсен алган галимә Алсу Гыйльметдинова билингвальлек турында стереотипларны тар-мар итәчәк, Татарстанда яшәүче рус балаларына татар телен өйрәтүнең файдалы булуын исбатлаячак, күптелле баш миенең ни өчен яхшырак эшләвен аңлатачак. Билингваль педагогика курсы артыннан күзәтеп барыгыз. «Ике … Тулысынча