Монгол явына кадәрге дәвернең икенче яртысында Идел Болгарстаны мөселман галимнәрен һәм дин әһелләрен әзерли торган үзәкләрнең берсенә әверелә. Бу рольне ул XIII гасырда да югалтмый. Гарәп чыганакларында, мәсәлән, Болгарда укыган, аннары Анатолия һәм Сүриядә яшәгән бер гыйрак кешесе турында хәбәр ителә. Идел болгарлары арасында монгол яуларына кадәр үк исламның киң таралышы турындагы хәбәрләр итальян монахы Г. Рубрук сүзләре яктылыгында бигрәк тә ышанычлы яңгырый: «Болгарлар — башкаларга караганда да Мөхәммәд канунын нык тотучы иң усал мөселманнар»,— дип язган ул.
Мөселман динен кабул итү Болгар иленең мәдәниятен һәм мәгарифен киң халыкара юлга борып җибәрә. Урта Азия һәм гарәп-фарсы мәдәнияте һәм мәгарифе белән якынлашу башлана. Бу өлкәләр белән Болгар иленең гадәти сәүдә-икътисад һәм мәдәният бәйләнешләре дә моңа шактый киң җирлек тудыра.
Идел Болгары икътисадының үзәген тәшкил иткән игенчелеккә һәм терлекчелеккә нигезләнгән авыл хуҗалыгы, киң таралган һөнәр һәм сәүдә болгарларда астрономия, метрология, акча-үлчәм тупланмасы, география, тыйблык һ. б. гамәли фән-гыйлемнәрнең үсешен таләп иткән.
Йолдыз санаучылар
Йолдызларның, планеталарның, Ай һәм Кояшның торышын һәм хәрәкәтен белү болгарларга көндәлек тормышта кирәк булган. XII гасыр астрономик күзәтүләр өчен Болгардан 600 км төньякта, күрәсең, Висуга барган юлда болгар астрономы булганлыгы турында хәбәр бар. Болгарларда, соңыннан Идел буе татарларында сакланган тәфсилләп эшләнгән планеталар, аерым йолдыз һәм йолдызлыкларның исемнәре җыелмасы булган. «Тимер казык» (Котып йолдызы), Акбүзат, Күкбүзат, Тустаган йолдыз (Зур Җидегән), Киек Каз Юлы, Чулпан (Таң йолдызы) һ. б. йолдызларга карап, ел вакытларын белгәннәр һәм авыл хуҗалыгы эшләрен җайга салганнар. Болгарларда 12 еллык цикллы җәдвәл — ел исәбе булган. Анда һәр ел билгеле бер хайван исемен йөрткән: тычкан, сыер, барс, куян, аҗдаһа, елан, ат, сарык, маймыл, сусар, эт, дуңгыз еллары.
Болгарларда бик борынгы чорлардан ук билгеле бер исәп тәртибе кулланылган. Ихтимал, ул башта 12 санына нигезләнгән булгандыр, 12 еллык җәдвәл, 12 ләп санау шуннан калган. Ислам дине үтеп керү белән 10 лап санау башлана. Гәрчә, XII йөздән башлап, болгарлар XVIII гасыр ахырына кадәр даталарны сүз белән язуны өстен күрсәләр дә, гарәп цифрлары күптәннән кулланыла башлый. Болгарларда авырлык үлчәү берәмлекләре иран-гарәп тәртибенә буйсындырылган була. Аның нигезендә 4, 26 г га яки 1/96 иран ратленә тиң мыскал яткан. Иң зур авырлык үлчәү берәмлеге батман 1000 мыскалга, 10 кадакка, 4,266 граммга тигез булган.
Болгарлар төзегән монументаль биналар үзләренең төзеклеге һәм гармониясе белән таң калдыра. Болгар төзүчеләре үз чорының логарифмик линейкалары дип әйтерлек «вавилон» дип аталган махсус әсбап кулланганнар.
Биләр университеты
Биләрдә мөселман уку йорты — мәдрәсә булган. Бу мәдрәсәдә X гасырның азагында солтан Мәхмүт Газнәвинең остазы Әхмәт Әл-Болгари укып чыккан; атаклы галим һәм табиб Әбүл-Галә Хәмид ибне Идрис әл-Болгари монда 1120—1130 елларда укыган, XII йөзнең күренекле шагыйре Сөләймән бине Дауд Саксини (Сувари) шушы мәдрәсәне тәмамлаган булуы турында хәбәрләр бар. Күрәсең, XI гасыр урталарында «Болгар тарихын» язган, безгә билгеле беренче болгар тарихчысы Якуб Ибне Ногман әл-Болгари да монда укыган һәм ул соңыннан Хорасанда Әбүл-Масали Җувәйнидән белем алган. Аның китабыннан кайбер өзекләр XII гасыр сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати язмаларында да китерелә. Болгар мәдрәсәсендә белем алу өчен чит илләрдән дә килгәннәр. Болгарда белем алып, соңыннан Анатолия һәм Сириядә яшәгән һәм монголларга әсирлеккә төшкән гыйраклы берәү турында Ибне Хәҗҗар хәбәр итә. Күрәсең, Болгар илендә укып тыйблык белеме алган Таҗетдин ибне Юныс һәм аның туганы Хәмит ибне Юныс әл-Болгарилар соңыннан XIII йөздә Гыйрактагы Мосул шәһәрендә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр. Боларның икенчесе 1220—1221 елларда күренекле табиб Бәдретдин Мәхмүд ибне Госман үтенече белән Таҗетдин әл-Болгариның фармакология, дарулар буенча «Әл-тиръяк әл-Кәбир» («Агулануга каршы иң яхшы дәвалар») дигән китапны күчереп язган. Бу кулъязма китап хәзер Тәһранда Иран Мәҗлесе китапханәсендә саклана.
Әдәбият
Болгар илендә язучылар да яшәгән. Шагыйрь Сөләйман бине Дауд әл-Саксини әл-Сувари әүвәл Болгарда һәм Суварда, ә аннан Саксинда (хәзерге Әстерхан шәһәре урынындагы Түбән Идел болгарлары шәһәре) яшәгән һәм иҗат иткән. Аның «Зәһрәт-әррийаз» («Бакча чәчәге») поэмасы Идел болгарларында гына түгел, Урта, Кече Азия һәм Кавказда да киң билгеле була. XIII гасырның беренче чирегендә (1212—1232) болгар шагыйре Кол Гали үзенең атаклы «Кыйссаи Йосыф» поэмасын иҗат иткән.
Кол Галинең бу поэмасы болгарларның югары мәдәниятен, аларның башка илләр, шул исәптән Мисыр белән багланышын чагылдыра. Бу әсәр үз чорының зыялы кешеләре арасында таралган хикәятләрне белгән һәм үзе дә киң мәгънәсендә мөселманча укымышлы болгар мөгаллиме тарафыннан гына иҗат ителә алган.
Хуҗа Әхмәд әл-Болгари — атаклы болгар галиме, дин белгече. Бу чорда дини мәртәбәләргә, зур абруй казанганнарга гына, хокукый дини мәзһәбләргә нигез салучыларга гына, яисә зур дини оешма нигезләүчеләргә бирелә торган «Шәех», «Имам», «Имамнар шәехе» кебек югары дини исемнәргә ия булган. Аның фәкыйһ, мөселман хокуклары турындагы «Тарикать әл-Болгария», «Фәваид әл-Болгария», «Җәмигъ әл-Болгария» исемле китаплары үз заманының ислам дөньясында аеруча мәшһүр саналганнар.
Дин галимнәре
X гасырда ислам дөньясында хәдисләрне җыю һәм өйрәнү көчәя. Хәдисләр алар — Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләре һәм гамәлләре. Алар ике өлештән тора. Башта теге яки бу хәдисне бер-беренә тапшыручы кеше исемнәре санала, аннан соң хикәят бәян ителә. Хәдисләр вәгазь сөйләгәндә киң кулланыла. Шушы үзенчәлекләргә Әбел Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари язмалары туры килә. Ул күренекле болгар галиме, дин тәгълиматчысы, «Имамнар шәехе» дигән зур дәрәҗәгә ирешкән әлеге шәхес, Болгар казые һәм мөдәррисе. Әбел Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари ул чор ислам дөньясындагы фәнни һәм дини әдәбиятны бөтен нечкәлекләре белән белгән. Мәдрәсәләрдә сабак биргәндә, үзенең вәгазьләрендә XII йөзнең беренче яртысына кадәр яшәгән күренекле шәхесләрнең сүзләрен кабатлаган, китапларыннан өзекләр китергән.
Болгар галиме, казые Әбел Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари турында тулырак мәгълүмат икенче бер болгар галиме, шәех, дин тәгълиматчысы Сөләймән бине Дауд Саксини-Суари әсәрләрендә бар. Ул Әбел Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгариның шәкерте булган, аннан сабак алган. Хәмид Болгариның шәкерте яшәгән Саксин шәһәрендә 1185 елда аның дидактик һәм фәлсәфи әсәр язуы билгеле.
Сөләймән бине Дауд Саксини-Суари фарсы телендә «Бәһҗәтел-әнвар мин хәкыйкател-әсрар» («Нурларның яктылыгы— серләрнең хаклыгы») исемле 70 бүлектән торган үгет- нәсыйхәт китабы яза. Соңыннан аны гарәпчәгә тәрҗемә итеп, «Нөзһәтел-колубел-мәраз» («Авыру йөрәкләрне (күңелләрне) сөендерүче») дип атаган. Ахыр чиктә тагын үзгәртеп, 67 бүлеккә калдырган һәм аны «Зөһрәтер-рийаз вә нәзһәтел-колубел-мәраз» («Авыру йөрәкләрне (күңелләрне) сөендерүче бакча чәчәге») дип исемләгән.
Сәнгать табылдыклары
XI—XIII гасырларда болгар илендә гарәп әлифбасына нигезләнгән төркичә язу, төрки әдәби тел киң тарала. Күрәсең, туз, кәгазь, хәтта металл кебек әйберләргә дә язганнардыр. Тузның язу материалы булып файдалануын археологик мәгълүматлар да нигезлиләр. Биләрдә ике туз төргәге табылды. Сәмәркандта җитештерелгән Урта Азия кәгазендә язылган китаплар да булгандыр. Мондый кулъязма китапларның металл тышлыклары Биләр материалларында еш очрый. Шулай ук балчык кара савытлары, язулы кылычлар, беләзекләр һәм, ниһаять, 1146—1147 елларда эшләнгән Әбү Бәкер оста исеме язылган бронза йозак һ. б. язулы табылдыклар Болгарда язма һәм әдәби мәдәниятнең киң таралышын раслый.
Тамыр җәйгән исламның болгарлар сынлы сәнгатенә дә тәэсирен читләтеп үтәргә ярамыйдыр. Ислам дине җанлы затларны сурәтләүне тыю сәбәпле, рәсем сәнгате, башлыча, чәчәк, үсемлек бизәкләрен, эпиграфик һәм геометрик орнаментларны сурәтләү белән чикләнгән. Балчык чүлмәкләр, көнкүреш әйберләре, штукатуркадагы фрескалар, йөзем тәлгәшләре, чәчәк аткан лалә сурәтләре, үрмә гөлләр, туры һәм дулкынлы сызыклар белән бизәлгәннәр. Орнамент сәнгатендә болгарлар зур уңышка ирешкәннәр.
Болгар хәрабәләрендә шахмат фигуралары еш табыла. Ул шахмат уенының киң таралган уен төре булуы турында сөйли. Шахмат уены IX—X гасырларда Урта Азиядән Болгар иленә үтеп керә. Табылдыклар арасында ашык-кузна уены өчен яссы итеп киселгән, кургаш коелган шәмәй сөякләре дә күпләп табыла. Эт һәм сарык башларын хәтерләткән уенчык балчык савытлар да кызыксыну уята.
Беренче уку дәреслекләреннән «Бәдавам», «Нәсыйхәт-әс-салихин» исламның ныгуына, мәҗүсилек калдыкларын таркатуга китерә. Дәреслек эчтәлегендә корбан чалу тәнкыйтьләнә, ислам тәгълиматының, намаз-догаларның әһәмияте, өлкәннәргә хөрмәт, изге гамәлләр кылырга өндәү ясала.
Тарих фәне
XI—XII гасырларда болгарлар оешкан милләт буларак үз тарихлары белән тирәнтен кызыксына башлыйлар. Болгарларның килеп чыгышына багышланган, нәсел шәҗәрәләре язылган беренче хезмәтләр күренә башлый. Әбү Хәмид әл- Гарнати 1135—1136 елларда Болгар ханлыгында, Биләрдә «Болгар тарихын» укыганлыгы мәгълүм. Бу хезмәттә болгарларның килеп чыгышына кагылган мәгълүматлар булганлыгы турында язып калдыра. Бу өзектә түбәндәге юллар бар: «…мөселман сәүдәгәре Болгар ханы һәм ханшасын авыр чирдән йола һәм шуның бәрабәренә ислам динен кабул итүләрен сорый. Күп тә үтми, аларга хәзәрләр һөҗүм итә. Әмма җиңүгә ирешә алмыйлар. Хәзәрләр җиңелү сәбәпле, шулай ук ислам кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу сәүдәгәрне халык «булар» яки «биләр», ягъни «зирәк кеше» дип атый һәм шуннан бөтен дәүләт халкын шушы исем белән йөртә башлыйлар. Шуннан биләр-булар атамасы болгарга әверелә.» Шунысы кызыклы: бу легенда татар милләте аңында һаман да сакланган.
XII гасыр гомум болгар дәүләте оешып бетә һәм анда әдәби сөйләм теле формалаша. Язма тел дә гамәлдә киң кулланыла.
Оештырылган тәрбия һәм белем бирү инде фәкать югары катлау балаларына гына мөмкин була. Шулай да киң халык катламының белем алырга омтылышы зур булган. X гасырда Болгар ханлыгында булган гарәп сәяхәтчесе Ибн Рөстә түбәндәгеләрне яза: «Болгарларның күп өлеше ислам динендә. Аларның авылларында мәчет каршында имам һәм мөәзиннәр башлангыч мәктәпләр тоталар. Шәһәрләрендә мәдрәсә — урта югары мәктәпләре бар».
1283 алның маенда Кол Галинең «Йосыф китабы» («Кыйссаи Йосыф») дөнья күрә. Кол Галинең бу поэмасы монгол явына кадәр булган әдәбиятның иң зур җимеше дип санарга кирәк. Кол Гали тәрбиянең максаты дип ислам җирлегендә, язмышка буйсынып яшәгән кешене санаган. Аның бу поэмасында тулы канлы тормышка чакыру, үз бәхетеңә үзең хуҗа булырга өндәү чагылыш таба. Ул ирекле, горур, бәхетле кеше тәрбияләүне алгы планга куйган. Бигрәк тә көчле характер, ихтыяр көче тәрбияләү тәрбиянең асылын тәшкил итүен ассызыклаган. Кешедә максат кую, аңа ирешүдә зур тырышлык күрсәтү, физик көч һәм күркәмлек, мөстәкыйльлек сыйфатлары макталган. Кол Гали хатын-кызның җәмгыять тормышында актив эшчәнлек алып баруын мөһим санаган.
Көнчыгыштан килгән хезмәтләр
Ислам дине белән бергә Көнчыгыш галимнәренең дә хезмәтләре үтеп керә башлый. Фараби, Р. Исфәгенәй, Ибн Мискәвәйһ, әл-Газали һ. б. ларның хезмәтләре билгеле була. Әбугалисинаның тыйблык гыйлеме буенча хезмәтләре, энциклопедист Әл-Бируни, күренекле математик Мөхәммәд әл-Хорезми хезмәтләр Болгар ханлыгында гамәлдәге хезмәтләр булалар. Болгар мөгаллимнәре педагогика буенча Борһанетдин әл-Зарундҗинең «Укучыны укыту китабы»н кулланып эш иткәннәр. Бу хезмәт XII гасырда кулъязма китап булып соңрак XVIII гасырга кадәр, чит ил басмаларыннан чыккан китап буларак кулланылган. Бу хезмәт, борынгы чор педагогик фикер кысаларында язылып, педагогика нигезләре буенча фикерләр һәм мәгълүматлар тупланмасын тәшкил иткән.
Математика
Мәдрәсәләрдә хисаплык фәне сәүдәгәрлек белән шөгыльләнү өчен кирәк булган гыйлемнәр буларак өйрәнелгән. Ул шулай ук мирас бүлү өчен дә кирәк булган. Билгеле, арифметик гамәлләрнең әле символлары булмаган. Алар телдән аталганнар һәм сүз белән язылганнар. Язарга өйрәтү гарәп телендә Коръәннән, дини китаплардан, өзекләрдән хәрефләр кушып үзләштерелгән.
Геометрия, фән буларак, кайбер кагыйдәләр тупланмасын тормышта мәсьәләләр чишү өчен өйрәтелгән. Күп кагыйдәләр исбатланмыйча, гомумидән очракларга бару ысулы белән үзләштерелгәннәр. Математика фәнен өйрәнгәндә Урта Азия математиклары Әл-Хорезми, Әбүгалисина, Әс-Сәдҗавани, Бәхәэтдин әл-Әмули һ. б. ның кулъязма трактатлары кулланылган. Халык математикасы да гамәлдә була. Математика фәнен танып-белү тормышта эш йөртү өчен кирәк булган математик гамәлләрне өйрәнү белән чикләнгән. Бигрәк тә, бу гыйлемнәр вакыт белү өчен һәм башка үлчәүләр башкару өчен, акча берәмлекләре белән эш итү өчен кулланыла.
Ислам дине илнең иҗтимагый, икътисади мөнәсәбәтләренә, иҗтимагый-сәяси тәртибенә тирән үзгәрешләр алып килә. Сыйфат ягыннан бөтенләй яңа исламлашкан мәдәният барлыкка килә. Сәүдә, салым, хөкем тупланмалары, мигъмарият һәм мәгариф даирәсе, фән һәм матур әдәбият, гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәр — барысы да исламның болгар тормышының төрле өлкәләренә тирән үтеп керүе хакында сөйли. Болгарлар тудырган исламлашкан мәдәният, мәгариф, аларның варислары киләчәк буыннар тарафыннан дәвам иттерелә, татарны бербөтен милләт итеп саклап калуда әһәмиятле роль уйный.
Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты
библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.