3D-бастыру технологиясен медицинага яраклы максатларда куллану очраклары арта. Бер ай элек Миннесота университеты галимнәренең 3D-принтерда бастырылган кан тамырын бәрәнгә күчереп утыртуы һәм тамырның организмга уңышлы гына яраклашуы билгеле булган иде. Хәзер исә макака-резусларда үткәрелгән тәҗрибәләрнең дә уңышлы барып чыгуын игълан иттеләр.
Бу юлы сынауларны уздыручылар америкалылар түгел, ә кытай галимнәре булды, әмма ясалма кан тамырларын җитештерү технологиясе үзгәрмәде.
Кан тамырларын биокара (биочернила) ярдәмендә бастыралар, ә бу серле биологик каралар исә нигез күзәнәкләрдән (стволовые клетки) ясала. Донордан нигез күзәнәкләрен алалар да, берничә сәгать эчендә тамырларны бастырып чыгаралар, аннары аны организмга урнаштыралар. 5 көннән соң тамырда эндотелий катламы формалаша, 4 атнадан соң шома мускул күзәнәкләре катламы формалашып бетә.
Сынауларны 30 макака-резус өстендә үткәргәннәр: һәрберсенә ясалма тамырларын урнаштырып, аларны берничә ай дәвамында күзәтү астында тотканнар. Соңрак һәрбер җан иясен тикшереп, ясалма тамырларның чын тамырлардан берничек тә аерылмавын һәм сәламәтлеккә зыян китермәвен ачыклаганнар.
Димәк, медицина 3D-биопринтинг технологияләрен куллану эшендә тагын бер адым алга атлады. Түбәндәге видеода әлеге технология турында өстәмә мәгълүмат таба аласыз.
Айдар Шәйхи мәкаләсе
постердагы фото: uq.edu.au