Аутизм ул – нерв системасы үсешенең бозылуы, ягъни баш мие эшчәнлегенең тайпылыш кичерүе. Аутизмның әлегә аз билгеле булган генетик алшартлары бар, алар кечкенә чакта ук барлыкка килә һәм ми белән акылга тәэсир итә. Аларның тәэсире бик көчле була. Сәламәтлекнең аутизм дип йөртелә торган халәте барышында кеше нормаль тормыш рәвеше алып бара алмый диярлек, шуңа күрә ул башкаларның ярдәменә мохтаҗлык кичерә.
Аспергер
Аутизм яңа күренеш түгел, ләкин хәзерге атамасы аңа бары тик 1940 елда гына бирелә. Аны бер үк вакытта мөстәкыйль рәвештә ике галим ача. Аларның берсе — австрияле Һанс Аспергер, ул үзенә күзәтергә туры килгән берничә очракны тасвирлаган. Ул төрле авыручыларының уртак симптомнарын күзәткән һәм аларны психопатиянең бер төренә хас дип санаган.
Аспергер психопатия дип атаган нәрсә без белгән психопатия түгел. Ул моны кешене хәлсезләндерә торган торган авыру дип түгел, ә шәхес сыйфатына охшаш нәрсә дип уйлаган. Төркемнәрдә үз урыннарын таба алмаган бу авыру кешеләр ялгыз һәм сәер булганнар, кайберләренең үзенчәлекле сәләтләре булган. Аспергерның тасвирлавыннан соң шул күренә: һәр шәхес үзенчәлекле булган. Шуңа күрә сүз индивидуаль аермаларның тулы бер спектры турында барган.
Каннерның күзәтүләре: «акыл утраучыклары»
Шул ук вакытта Америкада психиатр Лео Каннер шулай ук уртак сыйфатларга ия дип санаган балаларны өйрәнә башлый. Ул Һанс Аспергер да игътибар иткән тапкан нәрсәне таба. Бу балалар бүтән кешеләр белән мөнәсәбәтләр кора алмаганнар. Предметлар белән мөнәсәбәт итү сәләтләре исә аларның яхшырак булган. Ләкин предметлар кешеләр түгел бит. Каннер үз кабинетында утырганда күбрәк аңа түгел, ә аның шкафына караучы баланы бик җанлы итеп сурәтләгән. Әлеге балалар нормаль мөнәсәбәт коруга һәм кешеләр белән аралашуга игътибар итмәгәннәр. Каннер эш барышында «акыл утраучыклары» дип атап йөрткән күренешнең еш күзәтелүен дә искәртә. Мәсәлән, кыен сөйләшкән һәм әңгәмәдә тулысынча катнаша алмаган бала шул ук вакытта фантастик хәтерле булган һәм бүтәннәр истә калдыра алмаган әйберләрне яттан сөйли алган.
Аутист булып калалар
Шулай итеп, бездә әлеге авыруның 1940-еллардагы тасвирламалары бар. Әлбәттә, болар барысы да Икенче бөтендөнья сугышы вакытында булган. Шуңа күрә баштарак әлеге очракларга тиешле игътибар бирелми. Ләкин бик тиздән кешеләр мондый очракларны еш искәртә башлыйлар. Авыру очраклары башта күп булмаган, һәм аларны сирәк дип уйлаганнар. Симптомнарны хастаханәләрдә яткан һәм акылга зәгыйфь дип саналган, әмма билгеле бер диагноз куелмаган авыруларда күзәткәннәр. Аларның күбесенә соңрак «аутизм» диагнозы куелырга мөмкин икәнлеге ачык булган. Аутизмнан балаларның гына җәфа чикмәве аңлашылганчы күп вакыт үтте. Хәзер беләбез: аутист балалар үсәләр һәм аутист булып калалар.
Биологик сәбәпләр билгесез
Нерв системасы үсешенең мондый бозылуы, аутизм, кешедә гомерлеккә кала. Ләкин аутизмның үз-үзеңне тоту белән бәйле симптомнары яшь узган саен үзгәрә. Кешенең тәртибен категорияләргә бүлеп, критерий урынына «Сезнең хәтерегез яхшы булырга, ә кешене йорт җиһазыннан аеру кыен булырга тиеш» дип язып булмый. Моны эшләү мөмкин түгел, чөнки үз-үзеңне тоту кешенең яшенә, аның сәләтенә һәм бик күп төрле факторларга карап аерыла. Әмма диагностиканың бу ысулыннан башкалары мөмкин түгел. Хәзергә моның өчен бернинди дә биологик анализлар юк. Бу тайпылышның биологик сәбәпләре бар, анысын беләбез, ләкин аларны ничек ачыкларга соң? Билгесез. Кайчан да булса кешенең миендә нинди дә булса биомаркер таба алачагыбызга ышанабыз. Бәлки, җавап минең төзелешендә түгел, ә аның эшчәнлегендә, минең төрле өлешләренең бер-берсе белән бәйләнешендәдер. Нәкъ менә шунда, бәлки, без беренче биомаркерны таба алырбыз.
Ләкин әлеге вакытта бөтен булган әйбер – ул үз-үзеңне тоту турындагы фән, һәм табибларның фикер сөрешләре белән интуициясе. Һәм менә нәрсә кызык: тәҗрибәле табиб аутизмны бик тиз ачыклый, ә аның фикере бүтән белгечләрнең фикерләреннән аерылмый. Ни өчен бу шулай килеп чыга икән, бу бит төрле кешеләрдә төрлечә бара торган бозылыш? Минемчә, аутистларның башкалардан нигә аерылып торуын аңларга теләсәк, шушы юнәлештә төпченергә кирәк.
Үзара коммуникация
Монда үзара коммуникация дип атап була торган нәрсә бик мөһим. Без бер-беребез белән аралашканда (гадәттә, тел-сөйләм ярдәмендә, ләкин монда сүзләр генә түгел, ишарәт билгеләре, кагылулар һәм башкалар да керә), коммуникатив рольләр белән аңсыз гына алмашу бара. Без бүтән кешеләрнең нәрсәне белү яки белмәвен исәпкә алабыз, нинди дә булса яңа һәм кызыклы әйберләрне сөйләргә яратабыз, күңелсез әйберләрне гел кабатлауны ошатмыйбыз. Аутистларның исә болай килеп чыкмый. Сез алар белән әңгәмәгә корган вакытта, мөнәсәбәт кору һәм коммуникатив рольләрнең алмашынуы барлыкка килми. Еш кына аутист бер үк нәрсәне кабатлый, сез инде белгән, аның үз кызыксынуы белән бәйле булган әйберләр турында сөйли дә сөйли. Алар кешенең кайчан башка темага күчәсе яисә яңа әйбер сорыйсы килгәнен авыр аңлый. Бу мисал социаль үзара тәэсир итешүнең бозылуы аутизм аркасында килеп чыгу очракларын яхшы тасвирлый, һәм бу бик тә әһәмиятле момент.
Бу ул кадәр җитди түгел дип тә уйларга мөмкин, ләкин чынлыкта бу искиткеч җитди нәрсә, чөнки, аутизмның бишектә чакта ук барлыкка килүен исәпкә алганда, башкалар белән үзара элемтәләрсез укыту аша гына балаларга нәрсә дә булса өйрәнү бик тә авыр икәнен күз алдына китереп була. Алар мөһим һәм кызыклы нәрсәләрне эләктереп ала алмаячаклар. Мондый балалар үз юллары белән баралар һәм дөньяда үзләрен ялгыз гына яшәгән сыман тоталар. Шуннан «аутизм» атамасы килеп чыга да инде.
«Аутизм»: мин һәм бетте
«Аутизм» термины грек телендә «мин» дигәнне аңлата торган autós (αὐτός) сүзеннән барлыкка килгән. Мин бар, һәм миннән башка берни дә юк. Бу бик җитди нәрсә. Хәлбуки, тормыш дәвамында һәм олыгайган саен балалар нәрсәгә дә булса өйрәнсәләр дә, бу процесс бик әкрен бара. Күпмедер вакыттан соң кайберләре җәмгыятькә җайлашалар, билгеле. Алар, без үзара аралашкандагы кебек, башкаларның фикер һәм хисләрен бер мизгелдә тоемлый-аңлый алмыйлар, аларда бу бик әкрен бара. Әмма читтән торып аралашканда, мәсәлән, электрон почта аша хат алышканда, алар шактый яхшы аралашалар, чөнки бу очракта алар җавап турында уйлыйлар һәм сез әйткәннәрне җентекләп өйрәнәләр.
Бу, әлбәттә, аралашуның бөтенләй башка төре, алар моңа өйрәнә ала. Моны барысы да булдыра алмый, чөнки аутизм белән авырган күпчелек кешенең (якынча яртысында) акыл үсешендә тоткарлыклар һәм уку-өйрәнүдә кыенлыклар тудыра торган өстәмә неврологик проблемалар да барлыкка килә. Бу проблема аутистларның IQ тестын бирә алмавы яки сез кушкан биремнәрне үти алмауларында чагыла. Неврологик проблемалар сөйләү сәләтен шактый чикли һәм, башка кешеләрнеке кебек, җитез сөйләшүгә комачаулый. Еш кына эпилепсия авыруы күзәтелә, ә ул инде үзе дә дәвалауны таләп итә.
Коммуникатив рольләрне һәм башка кешеләрнең халәтен аңлау белән авырлыклар туу сәбәпле, аутистлар еш кына үзләрен начар тоталар ─ безнең аңлауда начар. Алар кысаларга сыймыйлар. Безгә алар үзләрен еш начар тоталар кебек тоела. «Юк, эшләмә моны», дип өнди торган иҗтимагый басым аркасында без кылмый торган нәрсәләрне алар эшли. Кайвакыт башка кешеләргә кимсетү белән карыйлар, чөнки алар кешеләрне… Беләсезме, без һаман да Кеннерның бу авыруларның кешеләргә карата мөнәсәбәт белән әйберләргә карата мөнәсәбәт арасындагы аерманы җиңел генә аңлый алмавы турында күзәтүләрен дөрес дип уйлыйбыз.
«Аутизм спектры»
Хәзер без төрле индивидуумнар арасында гаҗәеп аерма булуын аңлата торган «аутизм спектры» бар дип саныйбыз. Бер бала бөтенләй дә сөйләшмәскә, укуга сәләтсез, бик ялгыз булырга мөмкин. Икенче яктан, шактый акыллы, сәләтле, махсус кызыксынулары булган баланы күзәтә аласыз. Мәсәлән, ул бик яхшы итеп шахмат уйнарга мөмкин, ләкин аны уеннан кала берни дә кызыксындырмый, шуңа әлеге бала җәмгыятьнең тулаем бер әгъзасы була алмый. Спектрның ике чигендә торган бу күренешләр аралыгында аутизмның кешеләрдә таралган төрле рәвешләре урнашкан. Кайбер авырулар башка кеше ярдәме белән чагыштырмача нормаль итеп яшәргә мөмкин, ә башка бер авырулар исә һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ була.
Сәбәпләр нәрсәдә соң?
Бүгенге көндә төп мәсьәлә шуннан гыйбарәт: аутизмның сәбәбе нидә? Без гаять зур рольне генетик факторлар уйный, дигән нәтиҗәгә килдек. Бу бер, ике, хәтта өч кенә ген да түгел. Бер-берсе белән бәйләнешкә керә һәм аутизмның төрле формаларын тудыра торган йөзләгән геннар катнаша. Ахыр чиктә алар шешә муены эффектына ия: баш миенә зур масштабта йогынты ясалган, һәм беренчел сәбәпләре нинди булуына карамастан, баш миенең бер-берсе белән начар бәйләнештә булган аерым өлешләре бар. Һәм бу бик кызыклы. Генетик алшартлар бик күптер, мөгаен, ләкин аларның мидә чагылышы түбәнрәк. Шул ук вакытта кешенең тәртибендә чагылыш тапкан алшартлар күп.
Менә шуңа да аутизм ─ тикшерү өчен бик кызыклы өлкә. Киләчәктә безгә үз-үзеңне тотуның төрле сыйфатлары белән аутизм килеп чыгышының төрле биологик сәбәпләрен нәрсә бәйләвен һәм баш мие эчендә нинди процесслар барганлыгын өйрәнергә кирәк. Без әлегә ышанып бетмәгән төрле идеяләр бар. Әлбәттә, без куркынычлыкның генетик факторларын белергә телибез. Галимнәр тайпылышның генетик сәбәпләрен өйрәнер өчен төрле клиник очракларны җыя. Әмма һәр очракның генетик алшартлары төрле. Шуңа күрә болар барысы да даими рәвештә җыелып килә. Минем уйлавымча, төрле булсалар да, безгә мәгълүм булган генетик факторлар аша аутизмның 20 %ка кадәр биологик сәбәпләрен аңлата алачакбыз. Калганнарын киләчәктә белербез, дип өметләнәбез.
Ута Фрит, Emeritus Professor of Cognitive Neuroscience, University College London
Постнаука сәхифәсеннән Эльвира Зиннәтуллина һәм Алсу Михайлова тәрҗемәсе
Тышлыктагы фото: goodtherapy.org