2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле.
авырулар
Психоз иң җитди психологик авырулар исемлегенә керә. Психоз белән авыручы кешенең үз-үзен тотышы һәм хис-тойгылары гаҗәеп үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләрнең нигезе, психоз күренешенә хас булганча, чынбарлыкны гадәттәгечә кабул итми башлауда. Психоз белән газапланган пациентларны күзәтү барышында аларның «чынбарлыктан төшеп калулары» нәрсәдән гыйбарәт булуын күрсәтә торган түбәндәге мисаллар очрый. «Бар да аерым кисәкләргә таркалган. Башыңда әлеге … Тулысынча
Аутизм ул – нерв системасы үсешенең бозылуы, ягъни баш мие эшчәнлегенең тайпылыш кичерүе. Аутизмның әлегә аз билгеле булган генетик алшартлары бар, алар кечкенә чакта ук барлыкка килә һәм ми белән акылга тәэсир итә. Аларның тәэсире бик көчле була. Сәламәтлекнең аутизм дип йөртелә торган халәте барышында кеше нормаль тормыш рәвеше алып бара алмый диярлек, шуңа күрә ул … Тулысынча
10 минут, тагын 10 минут, тагын – без гадәттә иртән будильникны берничә тапкыр алга күчерәбез. Төнлә җитәрлек йокласак та, үзебезне кайчак арыган итеп хис итәбез. Мөгаен, арыганлыкның сәбәбе йокы җитмәү генә түгелдер. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 90%ы хроник арыганлыкның нәрсә икәнен белә. Күпчелек очракта моның сәбәбен мегаполистагы югары тормыш темпында, артык эшләүдә һәм йокы туймауда күрәләр. … Тулысынча
Табиблар һәм биологлар инфекция барышына төрлечәрәк карыйлар. Медик өчен инфекция – ул конкрет бер авыру, аның үз билгеләре бар, инфекциянең килеп чыгу сәбәбен табарга кирәк; дәвалау юлы шуның нигезендә корыла, чөнки, табиб фикеренчә, чир кузгатучы организм инфекцияне чыгара да, шуның белән бетте… Ә менә биологлар… Инфекция барышын биологлар ничек өйрәнә? Ә биологлар бу процесска бөтенләй … Тулысынча
Онейроид – синдром буларак иң «күңелле» психопатологик халәтләрнең берсе. Гүзәл феялар, галәмәт алыплар һәм Яктылык көчләренең Караңгылык белән сугышы – бу синдром белән җәфа чиккән кешеләрнең күзенә шундый вакыйгалар күренә. Мондый кызыклы төшләрне кайберәүләр махсус «күрергә» тырыша. Мәдәният һәм төшләр Онейроид үзенең төп исемен «oneiros» дигән грек сүзеннән алган. Оneiros «төш күрү» дигәнне аңлата. Грек … Тулысынча
Грипп – чыганагы вирус булган инфекцион авыру. Ул беренче чиратта тын алу юллары белән бәйле. Грипп Көчле вирус инфекция авыруларына (КВИА, ОРВИ) керә. Вирусның 2000нән артык төре (штамм) бар. Грипптан үзеңне-үзең дәвалау тыела! Бары тик табиб кына диагноз куеп, дөрес дәвалау ысулын билгели ала. Тән температурасы 38-39 °С булса, участок табибын яки ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртыгыз. Авыруны … Тулысынча