Психоз иң җитди психологик авырулар исемлегенә керә. Психоз белән авыручы кешенең үз-үзен тотышы һәм хис-тойгылары гаҗәеп үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләрнең нигезе, психоз күренешенә хас булганча, чынбарлыкны гадәттәгечә кабул итми башлауда. Психоз белән газапланган пациентларны күзәтү барышында аларның «чынбарлыктан төшеп калулары» нәрсәдән гыйбарәт булуын күрсәтә торган түбәндәге мисаллар очрый.
«Бар да аерым кисәкләргә таркалган. Башыңда әлеге кисәкләрдән бер картина тудырасың. Әйтерсең, өлешләп ертылган сурәтне җыясың. Селкенергә дә куркыныч».
«Кәефемә туры килердәй һава торышын билгели алам шикелле, хәтта кояш хәрәкәте белән дә идарә итәм».
«Соңгы атнада вакытымны бер кыз белән үткәрдем, һәм кинәт ул миңа зурайганнан-зурая барган төсле тоелды, бертуктаусыз якыная барган аҗдаһа кебек».
Психотик фикерләү
Психозлар ─ ул билгеле фактларга кагылышлы хаталы ышанулар. Психоздан газапланучы кешеләр, фактлар моны инкарь итсә дә, галлюцинацияләренең чын булуына ышана. Мәсәлән, үзенең йөкле булуына ышанган 43 яшьлек ир-ат очрагы бар.
Киң таралган берничә саташуга мисаллар:
1) депрессияле саташу: кешеләргә алар коточкыч җинаять яки гөнаһлы гамәлләр кылган дип тоела;
2) соматик саташу: кешегә тәне таркала, яки ул яман ис тарата дип тоела;
3) бөеклек маниясе: кеше үзен аеруча мөһим шәхес дип саный;
4) тәэсирле саташу: башка кешеләр яисә күренмәс көчләр контрольдә тоталар яки тәэсир итәләр кебек тоела;
5) эзәрлекләү саташуы: кемдер сине куып тотарга тели дип уйлау;
6) мөнәсәбәтләр саташуы: индивид белән бәйле булмаган вакыйгаларга шәхси әһәмият бирү. Мәсәлән, кеше нинди дә булса телевизион тапшыру шәхсән аның үзенә аерым бер юллама дип уйларга мөмкин.
Галлюцинация һәм тойгылар
Галлюцинацияләр — чынбарлыкта булмаган предметларны ишетергә я аларның исен тоярга мөмкинлек бирә торган, башта уйлап чыгарылган хисләр. Иң таралган психотик галлюцинация ─ ишетү галлюцинациясе. Кайвакыт ишетелә торган галлюцинацияләр кешегә үз-үзенә зыян китерергә боералар. Кызганычка каршы, күпләр моңа буйсына.
«Тәннәрендә бөҗәкләр йөри» дип уйлый торган я дошманнар аны «юкка чыгарыр» өчен, «агу» яисә «газ» куллана дип сиземли торган психозлы кешеләр сирәгрәк очрый. Шулай ук анестезия (сизгерлекне югалту) яисә эссе, салкын, авырту яки кагылуны артык көчле тою кебек үзгәрешләр дә очрый.
Хисчәнлек бозылуы
Хисләр артык күтәренке кәеф һәм депрессия арасында тирбәлергә мөмкин. Психозлы кеше чиктән тыш хисле, депрессиягә бирелүчән яисә апатик булырга мөмкин. Мәсәлән, эмоциональ реакцияләрнең йомшаруы вакытында бернинди дә диярлек хис-кичерешләр күзәтелми. Гадәттә мондый очракларда кешенең йөзе катып калган сурәт кебек була. Әмма үзләренең «каткан маскалары» артына яшеренгән психотик индивидлар, гадәттәгечә, көчле хисләр кичерәләр.
Аралашуның бозылуы
Кайбер психотик симптомнарны аралашуның примитив формасы дип атарга мөмкиню. Пациентларның үзләрен тотышы «Миңа ярдәм кирәк» яисә «Мин моның белән башка яшим алмыйм» дип оран салуга бәрабәр. Вербаль булмаган ысул белән ярдәм сорау бик кирәкле, чөнки вербаль аралашу психозның гадәти, классик синдромы. Кайвакыт алар мәгънәсез, бәйсез сөйләмнән гыйбарәт булалар.
Шәхес таркалуы
Югарыда карап үткзн тайпылышларның күпчелеге (шулай ук фикерләү, хәтер һәм игътибарлылык белән бәйле өстәмә проблемалар) шәхес таркалуына һәм чынбарлыктан төшеп калуга китерәләр. Шәхес таркалуы фикер, эш-хәрәкәт һәм хис-тойгылар арасында үзара килешкәнлек югалу белән бәйле. Моның нәтиҗәсе буларак эш, иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм үз-үзеңне карауда җитди порблемалар барлыкка килә. Психотик тайпылышлар я шәхеснең тулы булмавы берничә атна яки айлар (начарлану вакытын, актив фаза һәм тынычлану фазасын исәпкә кертеп) дәвам итә икән, димәк, кеше психоз белән авырый.
Дөреслектә, югарыда китерелгән тасвирлама бераз күпертелгән. Барлык бу үзгәрешләрнең берьюлы булуы сирәк күзәтелә. Психиатрия палатасында гадәти булмаган драматик яисә үз-үзеңне сәер тоту очракларын күрергә теләсәгез, кызыксынуларыгыз акланмаcка да мөмкин. Үз-үзеңне гадәттән тыш тоту кыска вакытлы гына күренеш. Психозның симптомнары килә дә китә генә, күпчелек вакытта әлеге симптомнар тыныч үтәләр.
Психозлар берничә төрле була
Органик психоз нигезендә баш миенең гариплеге ята ─ баш миенең органик авырулары, яраланулар, травма һәм башка физик сәбәпләр. Һәм киресенчә, функциональ психоз билгесез сәбәпләр һәм психологик факторлардан килеп чыга.
Функциональ психозлар шулай ук баш миенең физик үзгәрешләренә китерергә мөмкин. Бу барлык психозлар да өлешчә органик, дигәнне аңлата. Әмма «органик психоз» төшенчәсе гадәттә баш миенең җитди зәгыйфьләнүе яки авыруы белән бәйле психик таркалулар турында сүз барганда кулланыла.
Органик психозлар
Кургаш һәм терекөмеш белән агулану органик психозның шактый куркыныч стадиясенә китерергә мөмкин. Сирәк булса да, агулану баш миен зарарларга һәм галлюцинация, саташу һәм хисләр өстеннән контрольне югалтуга китерә ала. Аеруча зур куркыныч кургашлы буяу кулланылган биналарда яный. Кургашның тәме баллы, шуңа күрә балалар кителгән кисәкләргә кызыгырга һәм аларны конфет дип ашарга мөмкиннәр. Кургашлы буяу ашаучы балаларның психотикка әйләнүләре яки үсештә артта калулары бар. Шулай ук кургаш буяуларына һавага тузан чыгару хас. Балаларның шул тузанны сулаулары яисә агуланган уенчыклардан сулап йотулары да ихтимал.
Киң таралган органик проблема ─ ул деменция, баш мие эшчәнлеге белән бәйле җитди тайпылышлар. Деменция вакытында хәтер һәм фикерләү начарлана, импульсивлыкны һәм шәхесне контрольдә тота алмау күзәтелә. Тайпылышларның мондый кушылмасы гадәттә кешене аңлашылмаучанлыкка китерә, аны шикләнүчән, апатик һәм йомык итә. Деменциягә китерә торган сәбәпләрнең берсе ─ Альцһеймер авыруы. Башка сәбәпләр арасында кан йөрешенең бозылуы, кабатланган инсультлар, баш миенең зәгыйфьләнүен атарга була.
Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе
psychol-ok.ru сайты нигезендә