Мәктәптә укыганнан бирле математика белән дуслаша алмыйсызмы? Яки саннар, математика тигезләмәләре һ.б. сезгә авыр биреләме? Ә моның сәбәбе нәрсә, акылдамы? Ихтимал, бу вәзгыятьнең сәбәбе «дискалькулия», ягъни математиканы өйрәнү авырлыгыдыр. «Дискалькулия» термины 1940-елларда барлыкка килә, ләкин чех тикшеренүчесе Вадислав Коскның 1974 елдагы тикшеренүләренә кадәр тулысынча билгеләнә алмый. Әлеге хасталык балаларның 5 процентында очрарга мөмкин. Мәктәп балаларында беренче … Тулысынча
психиатрия
Көз азагы һәм кыш – иң күңелсез вакытларның берсе. Билгеле бер психик тайпылышлары булган кешеләр әлеге периодларда бигрәк тә җәфаланалар, хәтта сәламәт кешеләр дә бу чорны авырлык белән кичерәләр. Ни өчен ел фасыллары алышыну кеше организмына тәэсир итә соң? Сезонлы аффектив тайпылышны гади күңел төшенкелегеннән ничек аерырга, һәм аннан нинди дәва бар? Әлеге хәләтнең симптомнарын … Тулысынча
Психоз иң җитди психологик авырулар исемлегенә керә. Психоз белән авыручы кешенең үз-үзен тотышы һәм хис-тойгылары гаҗәеп үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләрнең нигезе, психоз күренешенә хас булганча, чынбарлыкны гадәттәгечә кабул итми башлауда. Психоз белән газапланган пациентларны күзәтү барышында аларның «чынбарлыктан төшеп калулары» нәрсәдән гыйбарәт булуын күрсәтә торган түбәндәге мисаллар очрый. «Бар да аерым кисәкләргә таркалган. Башыңда әлеге … Тулысынча
Аутизм ул – нерв системасы үсешенең бозылуы, ягъни баш мие эшчәнлегенең тайпылыш кичерүе. Аутизмның әлегә аз билгеле булган генетик алшартлары бар, алар кечкенә чакта ук барлыкка килә һәм ми белән акылга тәэсир итә. Аларның тәэсире бик көчле була. Сәламәтлекнең аутизм дип йөртелә торган халәте барышында кеше нормаль тормыш рәвеше алып бара алмый диярлек, шуңа күрә ул … Тулысынча
Моңа җавап норма һәм патология мәсьәләләренә турыдан-туры кагыла. Психологик норманы аңлауга төрле караш бар. Мәсәлән, һәммәсе белгән Зигмунд Фрейдтан башланган психоаналитика мәктәбендәге фикерне кулланучылар кешенең үсеш дәрәҗәсе невроздан психозга алып барган сызыкта, дип күрсәтә, – монда невротиклар иң сәламәт кешеләр булып исәпләнә. Алар – эчләрендә каршылыклы фикер йөртүчеләр һәм психоаналитик ярдәменә мохтаҗлар. Әмма шул ук вакытта … Тулысынча
Онейроид – синдром буларак иң «күңелле» психопатологик халәтләрнең берсе. Гүзәл феялар, галәмәт алыплар һәм Яктылык көчләренең Караңгылык белән сугышы – бу синдром белән җәфа чиккән кешеләрнең күзенә шундый вакыйгалар күренә. Мондый кызыклы төшләрне кайберәүләр махсус «күрергә» тырыша. Мәдәният һәм төшләр Онейроид үзенең төп исемен «oneiros» дигән грек сүзеннән алган. Оneiros «төш күрү» дигәнне аңлата. Грек … Тулысынча
Яшүсмер булу –тирә-юньдәге әйберләрне «законлы рәвештә» җимерү генә түгел, ә берникадәр дәрәҗәдә авыр дип саналган биологик үзгәрешләрне дә тою. Әгәр элегрәк үз-үзеңне тиешенчә тоту проблемасы «тәрбия җитмәү», «җәмгыятьтә урын тапмау» яки «психологик яра» белән аңлатылса, соңгы нейробиологик мәгълүматлар буенча, бөтен эш баш миенең үсешендә икән. Яшьләрнең юкка борчылулары һәм билгесезлектә калулары турында The New York … Тулысынча
Гадәти булмаган тойгылар һәм кайбер неврологик синдромнар кеше миенең никадәр cәер була алуын күрсәтә ала. Төрле сырхаулар яки стресс йогынтысы астында авыручылар үзләре өчен яңа дөньяларны – формасы, вакыты һәм сюжеты үзгәргән башка чынбарлыкны ачалар. Кешеләрнең бүреләргә «әверелүләре» һәм дусларының булмаган игезәкләре белән аралашулары турында сөйләшик әле. I.Могҗизалар илендәге Алисә исемле синдром Бу неврологик синдром … Тулысынча