Гадәти булмаган тойгылар һәм кайбер неврологик синдромнар кеше миенең никадәр cәер була алуын күрсәтә ала. Төрле сырхаулар яки стресс йогынтысы астында авыручылар үзләре өчен яңа дөньяларны – формасы, вакыты һәм сюжеты үзгәргән башка чынбарлыкны ачалар. Кешеләрнең бүреләргә «әверелүләре» һәм дусларының булмаган игезәкләре белән аралашулары турында сөйләшик әле.
I.Могҗизалар илендәге Алисә исемле синдром
Бу неврологик синдром күренешләре вакыт һәм дөнья киңлеге сәер, бозык итеп кабул ителгәнлек белән Льюис Кэрролл әкиятендәге Алисәнең кичерешләренә охшаган. “Алисә” синдромы булган кешеләргә әйберләр, аларның кайбер өлешләре чынбарлыктагыдан зуррак яки кечерәк, яисә аларның формалары үзгәргән булып күренә. Кайчак алар вакытны да башкача кабул итәләр.
Әлеге сирәк күзәтелгән синдромның сәбәпләре вируслар тәэсиренән, эпилепсиядән, баш авыртулардан яки ми шешеннән булырга мөмкин. Фәнни хезмәтләрдә әлеге саташулар баш миенең предмет зурлыгы һәм аның формасы турындагы мәгълүматларны эшкәртү өчен җавап бирә торган өлешенең гадәттәгедән активрак булуы аркасында барлыкка килергә мөмкин дип әйтелә.
Хәтта, Кэролл үзе дә бу хисләрне еш баш авыртулары (мигреньдагыча симптомнарны) вакытында кичергән һәм әлеге тәҗрибәсен Алисәнең сәер төшләрен аңлатыр өчен кулланган дип тә әйтәләр.
Инглиз психиатры Джон Тодд, 1995 елда Канада медицина ассоциациясенең журналында басылып чыккан мәкаләсендә әлеге күренешләрне җентекләп тикшерә. Менә ни өчен авыруның икенче атамасы — Тодд синдромы. Ничек кенә булмасын, авыру турында сүз инде 1952 нче елда ук Америка неврологы Каро Липпман мәкаләсендә барган. Анда табиб йөргәндә үзенең тәненең кечерәюен һәм киңәюен сизә торган бер авыру турында сөйли һәм саташуларын аңлатыр өчен «Алисә могҗизалар илендә» китабына мөрәҗәгать итә.
II. «Тере мәет» синдромы
Әлеге сирәк синдромлы авырудан газапланучылар үзләрен үлгән яки үлеп баралар дип уйлыйлар, яисә эчке әгъзаларын юкка чыккан кебек тоялар. Француз неврологы Жюль Котар, беренче булып әлеге халәтне 1880 нче елда депрессиядән интеккән һәм психоз күзәтелгән хатынында табып тасвирлый. Авыручы үзенең баш мие һәм эчәклеге юклыгына ышана, шуның өчен аңа ашарга кирәкми дип уйлый. Ахыр чиктә үлү куркынычы туа.
Котар язган синдромның башка очраклары психиатрия һәм неврология өлкәләренә кагылган авыруларда, мәсәлән, шизофрениядә, склероз белән бәйле чирләрдә күзәтелгәли. 2014 нче елгы «Нейропсихиатрия» журналында 73 яшьлек тыштан сәламәт күренгән бер хатын турында сөйләнелә. Ул ашыгыч ярдәм хезмәкәрләре янына килеп, «Менә хәзер үләм дә җәһәннәмгә эләгәм» дип әйтә. Ахыр чиктә, табиблар аның башына, инсульт аркасында, кан киткәнен аңлыйлар. Ахыр чиктә, табиблар аның башына, инсульт буларак, кан сауганын аңлыйлар.
III. Бонне язган синдром – күз алдында рәсем ясала
Әлеге синдромлы чир йөрткән кеше катлаулы визуаль (күренмә) саташулар кичерә. Мәсәлән, төрле йөзләр, хәрәкәт итүче персонажлар, төсле буяулар белән эшләнгән бизәкләр яки әйберләр. Моның сәбәбе шунда: баш мие күзнең челтәр катлавыннан мәгълүмат алмый, һәм ул үзе рәсемнәр барлыкка китерә. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, күрү сәләте нык бозылган олы яшьтәге кешеләрнең 40% өлешендә Шарль Бонне язган синдром күзәтелә.
IV. «Мин бүре!» – клиник ликантропия
Әлеге бик сирәк психик какшауга ия булган авыру кешеләр үзләрен бүре яки башка төрле хайваннарга әверелергә сәләтле дип саныйлар. Авыручылар үз тәннәрен бик үзенчәлекле итеп кабул итәләр, аларда йон үсә, казык тешләре очлана һәм бүреләрнеке кебек тырнаклар үсә дип ышаналар. Шулай ук этләргә, дуңгызларга, бакаларга һәм еланнарга «әверелү» очраклары да теркәлгән.
«Психиатрия тарихы» журналында басылып чыккан тикшеренү нәтиҗәләрендә әлеге синдром башка авырулар белән дә бергә күренә ала дип язылган, мәсәлән, шизофрения, ике полярлы какшау яки авыр депрессия.
V. Игезәкләр күрсәң – Капгра язган синдром
Капграча язылган синдромлы чирлеләр үзләренең якын кешеләрен, дусларын яки ир-хатыннарын охшаш кеше – игезәк алмаштыра дип саныйлар. Әлеге саташу шизофрениядә, Альцгеймер исемле һәм Паркинсон исемен йөрткән авыруларда, деменциядә һәм мигә зарар килүләрдән чирләүчеләрдә очрый.
Бер тикшеренүдә, әлеге халәттә минең төрле йөзләр һәм хисләр турындагы мәгълүматларны эшкәртү өчен җавап бирә торган өлешенең нерв активлыгы кими дигән, фикергә дә киләләр.
VI. Отелло исемле синдром
Шекспир персонажы исеме белән аталган синдром күзәтелгәндә кеше, аңа сөйгән яры хыянәт итә дигән параноидаль ышану фикерен йөртә.
Чираттагы вакыйганы табиблар Буркино-Фасода яшәүче 46 яшьлек, гаиләле, инсульт кичергәннән соң ярты тәнен паралич суккан ир-ат турында язып күрсәткән. Терелә башлаган саен анда хатынына карата көнләшү һәм агрессия хисе туа, ул аны төрле ир-атлар белән хыянәт итүдә даими гаепли.
VII. Тәнеңне бөҗәк басса…, яки Экбома язган синдром
Кешеләрдә Экбома синдромы (бу шулай ук дерматоз дип саташу яки акарофобия кебек билгеле) күзәтелгәндә, андыйлар тәннәре һәм тиреләре паразитлар белән «тулы» дип ышаналар. Авыручылар аларны тешлиләр дип сөйли. Кайчакта уйдырма паразитлардан котылу максатыннан авыручылар үзләрен яралыйлар, һәм, нәтиҗәдә, бу төрле инфекцияле чирләргә китерә. Әлеге саташу кайдан барлыкка килгәне билгеле түгел, ләкин тикшерүчеләр минең төзелешендәге үзгәрешләр моңа сәбәпче була ала дип әйтәләр. Кайбер авыручылар нейролептиклар ярдәмендә дәваланалар.
Чыганак: Livescience.com
Миләүшә Хаҗиева тәрҗемәсе
Тәрҗемә мөхәррире: Хәйдәр Марат Мансур улы, беренче категорияле невролог.