Американың алкоголизм белән көрәшү институты туплаган мәгълүматлар буенча, 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 87% үз гомерләрендә бер тапкыр булса да алкоголь кулланганнар. 71% спиртлы эчемлекләрне соңгы ел дәвамында эчкән, ә 56% — соңгы айда. Әлбәттә, бу мәгълүматлар күбрәк АКШта актуальдер, әмма безнең ил халкы өчен алкоголизмның зур социаль проблема булуы һәркемгә билгеле.
Димәк, һәр икенче кеше алкоголь куллана.
Әгәр дә кешенең үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә тия торган зыянны исәпкә алсак, алкогольнең дөньяда иң зыянлы наркотик булуын аңларбыз. Героин, кокаин, марихуана һәм метамфетаминнан да зыянлырак ул. Беренче чиратта бу аның күп кулланылуы белән бәйле. Алкоголь башка барлык наркотик матдәләрдән популяррак.
Ә менә бу мәгълүматлар британияле психиатр һәм фармакологДэвид Натт үткәргән тикшеренүләрдән билгеле булды.
Җәмгыять алкоголизмга күнеккән, аны ничек бар, шулай кабул итәбез. Әмма спиртлы эчемлекләрнең организмга ясый торган тәэсире теле көрмәкләнгән, шаян яки куркыныч исерек, ә аннан соң махмырдан җәфа чигүче кеше образы белән генә чикләнми.
Алкоголь тәнне нишләтә?
Эчелгән алкогольнең якынча 20% ы ашказаны тарафыннан йотыла. Калган 80%ы нечкә эчәклеккә китә. Алкогольнең үзләштерелү тизлеге аның эчемлектәге концентрациясенә бәйле. Ул югарырак булган саен, кеше дә тизрәк исерә. Аракы, мәсәлән, сырага караганда күпкә тизрәк үзләштерелә. Ашказанының тулган булуы да абсорбцияне һәм исертү тәэсирен акрынайта.
Ашказаны һәм нечкә эчәклеккә кергәннән соң, алкоголь кан агымы буенча бөтен тән буйлап тарала. Бу вакытта безнең тәнебез аны чыгарырга тырыша.
Алкогольнең 10%тан күбрәген бөерләр һәм үпкәләр сидек һәм сулыш аша чыгара. Нәкъ менә шуңа күрә алкотестерлар сезнең эчкәнме, юкмы икәнне билгеләргә мөмкинлек бирә.
Калган алкоголь белән бавыр көрәшә, шуңа күрә дә ул иң күп зыян күрә торган орган булып тора. Ике сәбәп аркасында алкоголь бавырга зыян китерә:
- Оксидлаштыра торган стресс. Бавыр ярдәмендә алкогольны чыгару белән бара торган химик реакция нәтиҗәсендә аның күзәнәкләре зыян күрергә мөмкин. Орган үз-үзен дәваларга тырышачак һәм шуның аркасында ялкынсыну яки бетәшеп төзәлү (рубцевание) башланырга мөмкин.
- Эчәк бактерияләрендәге токсиннар. Алкоголь эчәклеккә зыян китерергә мөмкин, шуның аркасында эчәк бактерияләре бавырга эләгә һәм аның ялкынсынуына китерә.
Алкогольнең тәэсире шунда ук түгел, ә аны берничә тапкыр кабул иткәч кенә башлана. Бу тәэсир — алкоголь эффекты — организмга керә торган алкогольнең күләме организмнан чыгарыла торган алкоголь күләменнән артып киткәндә барлыкка килә.
Баш миенә нәрсә була?
Тел бәйләнү, гәүдә өлешләренең тыңламавы һәм хәтер югалу — болар барысы да алкогольнең баш миенә тәэсире билгеләре. Спиртлы эчемлекләрне еш кулланучы кешеләрнең координация, баланс һәм сәламәт акыл белән проблемалары була. Реакциянең тоткарлануы төп билгеләрнең берсе булып тора, шуңа күрә машина йөртүчеләргә исерек хәлдә транспорт белән идарә итү тыела.
Алкогольнең баш миенә тәэсире шунда: ул нейромедиаторларның — нейроннардан мускул тукымасына импульслар җибәрә торган матдәләрнең — күләмен үзгәртә.
Нейромедиаторлар тышкы ярсыткычлар, хис-тойгы һәм тәртипне эшкәртү өчен җавап бирә. Алар баш миендәге электр активлыгын уята яки тоткарлый ала.
Иң мөһим тоткарлау нейромедиаторларының берсе — гамма-аминомай кислотасы. Алкоголь аның тәэсирен көчәйтә, шуның тәэсирендә исерек кешеләрнең хәрәкәтләре һәм сөйләме акрыная.
Алкоголь сәламәтлеккә зыян сала, моннан тыш, нәкъ менә аның аркасында бихисап аварияләр, бәхетсез очраклар, төрле җинаятьләр була. Тәнегезне һәм баш миегезне алдатмагыз, чик һәм чаманы белегез.
Зөһрә Фәсхиева тәрҗемәсе
Тышлыктагы сурәт sciart.eu сайтыннан