Хәзерге заман тормышы фән казанышлары белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Ашаган ризык, эчкән суыбыз, элемтә һәм аралашу, ял итү, сәламәтлекне ныгыту — кая гына карасак та, меңәрләгән галимнең теге яки бу ачышы тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Кайбер фән әһелләре исә фәнни максатларга ирешү хакына гомерләрен дә кызганмаган. Әйдәгез, шундый ун кеше белән танышыйк.
Барри Маршалл
1984 елда Австралия табибы Барри Маршалл Helicobacter pylori бактериясе культурасын эчә. Ул шул рәвешле бактериянең ашказаны җәрәхәте (язва) ясавын исбатларга тели. Галим максатына ирешә: гастрит авыруының барлык билгеләре пәйда була, ә күпмедер вакыттан соң аңа Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель бүләге бирелә.
Вернер Форсман
1929 елда Вернер Форсман исемле алман хирургы үзенең йөрәгенә катетер урнаштыра. Башка табиблар “бу кешене үтерәчәк” дип санаган методиканы үзендә сынап карый ул. Берничә елдан соң аңа да Нобель бүләген тапшыралар.
Стаббинс Фирс
1804 елда Стаббинс Фирс дигән булачак табиб, ә ул вакытта әле студент, сары бизгәкнең инфекцион авыру булмавын исбатларга тырышып, пациентларының косыгын эчә башлый. Хыялый табиб бу пычракны кулындагы яраларына да сөртә, күзенә дә сала. Аның фикере буенча, ул яшәгән җирлектә котырып таралган сары бизгәкнең сәбәпчесе инфекция түгел, ә нибары җәйге эссе һәм арыганлык кына булган.
Тур Хейердал
1947 елда бу сәяхәтче биш кешедән торган командасы белән салда Тын океанны гизә. Ул борынгы кешеләрнең дә шундый батырлыкка сәләтле булуын исбатларга тели. Тикшеренүчеләр 101 көн эчендә 8000 чакрым үтеп, максатларына ирешә.
Тихо Браге
Риваять буенча, 1559 елда бу астроном математикага кагылышлы бер фикер алышуда катнаша. Фәнни бәхәстән соң ызгыш китә, һәм Браге үзе белән бәхәсләшеп маташкан икенче галимне дуэльга чакыра. Кызганычка каршы, Тихо Браге шпагада сугышу осталыгын математикага караганда күпкә начаррак белгән – теге адәм аның борын очын кисеп төшерә.
Август Бир
1898 елда бу алман хирургы анестезиянең камилрәк ысулын куллана – хәзер пациентны дарулы йокыга чумдырырга кирәк булмый башлый. Ул кокаин матдәсен арка мие тирәсендәге субарахноидаль киңлеккә салсаң, операция ясаганда кеше берни сизмәячәк, дип уйлый. Яңа ысулны тикшереп карар өчен, Бир үз-үзен газаплап карый: сөягенә тимер чүкеч белән суга, кулын тәмәке белән яндыра һ.б.
Һенри Һэд
Һенри Һэд, нервларның ничек эшләвен белергә теләп, үзенең кулын ярып карый. 1903 – 1907 елларда ул үз кулын тикшереп, 167 тәҗрибә үткәрә. Бу хезмәте өчен аңа рыцарь исемен һәм Нобель бүләген бирәләр.
Джордж Стрэттон
1897 елда бу америкалы психолог сигез көн буена сурәтне кире якка борып күрсәтүче күзлек киеп йөргән. Ул баш миенең моңа ничек җайлашуын өйрәнергә теләгән була. Асты-өскә килгән, уң белән сул алышынган дөньяда дүрт көн яшәгәч, Стрэттон үзен начар хис итә, адашып йөри, ләкин бишенче көнгә аның баш мие әкренләп җайлаша башлый, ә тәҗрибә тәмамланганда, ул бу сәер дөньяга тулысынча өйрәнеп бетә. Ә күзлеген салгач, аңа дөрес пространствога кайтыр өчен тагын берничә көн кирәк була. Күпмедер вакыт үтеп, баш авыртулары тәмамлангач, Стрэттон фәнни җәмәгатьчелеккә үз теориясенең дәлилләрен тәкъдим итә. Безнең хисләребез һәм тоемлауларыбыз “асты-өскә әйләнгән дөньда” яшәүгә күнегә ала икән.
Элси Уиддоусон
Икенче дөнья сугышы елларында Бөекбритания халкына паеклар таратыла. Әлбәттә, аларның күләме җитеп бетми. Кешенең минималь ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен күпме ризык кирәклеген белергә теләп, химик һәм диетолог булган галимә Элси Уиддоусон үзен ачка интектерә. Ул сугыш чоры өчен ярашлы минималь рацион төзергә тели.
Кевин Уорик
Аны “Мистер Киборг” дип йөртәләр. Башта бу британ кибернетигы үзенең тән тиресе астына RIFD-чибы урнаштыра. Ул санаклар белән тоташа ала, утны сүндерә-куша, электрон йозакларны ачып-яба ала. 2002 елда исә ул чын киборгка әйләнде. Моның өчен аңа катлаулы электроника, хирург ярдәме һәм ныклы тәвәкәллек кирәк булды: теләсә кем үз нерв системасын нейрон интерфейсы белән берләштерүгә риза булмас иде, шәт. Ә Уорик ризалашты, һәм хәтта нейрон интерфейсы аркылы башка киборгка – хатынына эмоцияләрен тапшырырга тырышып карады.
челтәр мәгълүматлары буенча