Көз азагы һәм кыш – иң күңелсез вакытларның берсе. Билгеле бер психик тайпылышлары булган кешеләр әлеге периодларда бигрәк тә җәфаланалар, хәтта сәламәт кешеләр дә бу чорны авырлык белән кичерәләр. Ни өчен ел фасыллары алышыну кеше организмына тәэсир итә соң? Сезонлы аффектив тайпылышны гади күңел төшенкелегеннән ничек аерырга, һәм аннан нинди дәва бар? Әлеге хәләтнең симптомнарын һәм дәвалау ысулларын T&P өйрәнгән.
Депрессияме әллә күңел төшенкелеге генәме?
Беренчедән, сезонлы аффектив тайпылыш – гади көзге меланхолия генә түгел. Психиатрия күзлегеннән карасак, ул мөстәкыйль диагноз түгел. Унынчы халыкара чирләр классификациясенә (МКБ-10) күз салсак, ул зур депрессив һәм биополяр аффектив тайпылышларның үзенчәлекле агымы булып тора. Аннан тыш САТ термины гадәттә биоритмнарның нормаль күчеше һәм кышкы сүлпәнлеккә дә билгеләмә булып тора. Әлеге фикер кешеләрне ялгыш уйга кертә һәм үзләрендә җитди авырулар барлыгы турында уйландыра. Алар дарулар һәм табиблар ярдәмендә генә дәвалана алуларына ышана башлыйлар.
Көзге – кышкы вакытларда сәламәт кеше белән ни була соң? Яшәеш функцияләренең ел фасылына карап үзгәрүе җылыканлыларга, шул исәптән, кешеләргә дә хас нәрсә. Кышкы чорда хайваннарда һәм кешеләрдә матдәләр алмашуы һәм хәрәкәт активлыгы киеренкелеге кимү, ә яз-җәен физиологик процессларның активлашуы күзәтелә. Кеше гадәттәгедән күбрәк ашый һәм йоклый башлый. Төшенке кәеф – озын төннәрнең һәм күңелсез һава торышының тагын бер юлдашы. Әмма бу очракта бер генә психотерапевт та диагноз куя алмый. Кышын кояш яктылыгы житмәү сәбәпле ялкаулану һәм төшенкелеккә бирелү – нормаль күренеш. Шуңа күрә кайбер җылы канлылар хәтта кышкы йокыга талалар.
SAD хандрадан җитдирәк симптомнары белән аерыла: кирәгеннән артык йокы, иртән күңел болгану, уянуның авыр булуы, кирәгеннән артык ашау, бигрәк тә углеводларга бай ризыкны күп ашау, һәм гәүдә авырлыгының артуы. Шулай ук сезонлы аффектив тайпылыш диагнозы куелган кешегә энергия җитми, ул фикерләрен туплап, башлаган эшен ахырына кадәр эшләп бетерә алмый, дусларыннан, гаиләсеннән читләшә һәм аралашмый башлый. Боларның барысы да пессимизмга, сагышка, өметсезлеккә китерә, пациентлар тормыштан тәм таба алмый башлыйлар, бу бигрәк тә кышларын SAD’ны кичерүчеләргә хас. Көзге-кышкы САКка караганда, язгы-жәйге САК сирәгрәк очрый һәм башкачарак симптомнар аша беленә. Әлеге симптомнар – йокысызлык, шомлану, кызып китүчәнлек, аз ашау һәм тән авырлыгын югалту.
Психиатр яки терапевт диагноз куйсын өчен, пациентта түбәндәге билгеләр күзәтелергә тиеш:
— депрессиянең аерым бер ел фасылында гына булуы;
— ел фасылларының билгеләмәсе буларак, ремиссия (зур депрессив тайпылыш булса), мания/гипомания (биополяр тайпылыш очрагында);
— ике ел яки тагын да озаграк кабатлануы, әмма ел фасылына бәйле булмаган зур депрессия очраклары булырга тиеш түгел;
— сезонлы депрессияләрнең тормыш дәвамында кичерелгән башка депрессияләрдән күбрәк булуы.
Гадәти SAD’тан кала, аның тагын бер субсиндром төре бар. Аны диагностикалауда шул ук билгеләмәләр ярдәм итә, әмма моны психология белән кызыксынучы дустың түгел, ә психотерапевт яки психолог кына эшли ала.
Кояш яктылыгы җитмәү генә сәбәпчеме?
SAD’ның барлыкка килүе хакында төгәл мәгълүматлар юк. Әлеге диагноз турында иң беренче өйрәнгән галим, «Кышкы сагыш» («Winter Blues») китабы авторы, профессор Норман Розенталь болай ди: « Моны анлата торган берничә теория бар. Сәбәпләр арасында серотонинны эшләп чыгару процессының әкренәюе, күзләрнең яктылыкка карата сизгерлеге кимү һәм циркад ритмнарның аномаль күчеше булырга мөмкин. SAD диагнозлы кайбер кешеләрнең геннарында серотонин таратылышы яисә челтәр катлауның сизгерлеге өчен җавап бирә торган геннарында патологияләр бар, моның сәбәбе ретина пигменты – меланопсинның дөрес ясалмавында булырга мөмкин. Әлеге сәбәпләрнең кимендә икесе параллель рәвештә яши ала. Яктылык терапиясе – SAD’ка каршы көрәшүнең төп ысулларының берсе, һәм ул алда әйтелгән сәбәпләрне нейтральләштерүгә сәләтле».
Ашыйбыз да ятабыз, көнне шулай уздырабыз
Әлбәттә, иң яхшы дарулар – спорт, яктылык, йокы һәм ашау вакытының төгәл бүленеше, аралашу. SAD белән авыручы дуслары булган кешеләр аларга игътибар һәм мәхәббәт кирәген аңларга тиеш, чөнки әлеге авыру табиб бүлмәсендә һәм дәваханәдә түгел, ә өйдә дәвалана.
Субсиндромлы аффектив тайпылышны көн тәртибен оештыру, спорт һәм кояш астында йөрү генә җиңә ала. Кешегә бу вакытта 8 сәгатьтән дә күп йокламаска һәм һәрвакыт билгеле бер вакытта ятып, билгеле бер вакытта торырга да кирәк. Шөгыль буларак җаның теләгән спорт төрен сайлап була: йөгерү һәм йөзүдән башлап, фитнес һәм баскетболга кадәр. Әгәр сәламәтлек хәле аркасында мондый спорт белән шөгыльләнү мөмкин булмаса, гади күнегүләр һәм саф һавада йөреп керү дә файдалы.
« Җир йөзендә бик күп күнегүләр бар. Аларның һәрберсенең уңышлы булуы сезнең ул күнегүләрне еш кабатлавыгыздан тора, – ди Розенталь. – Мине дөрес аңлагыз: мин сезгә йөгерергә яки ниндидер күнегүләр ясарга кушмыйм. Сез үзегезнең күңелегезгә хуш килгән әйберне, сезгә рәхәтлек китерә торган эшне эшләргә тиешсез. Шул вакытта гына сезгә файдасы булачак».
Иртә таңның яктысы
SAD диагнозлы кешеләргә көн яктысында урамда ешрак йөрергә кирәк. «Иртәнге таң яктысы – сезонлы депрессия вакытында иң көчле, иң тиз һәм эффектив терапия. Чөнки әлеге диагнозлыларга яктылык туклыклы матдә булып тора», — дип әйтә Норман Розенталь.
Яктылык терапиясе берничә төрле була. Мәсәлән, бүлмәдәге гади лампа урынына ныграк яктырта торган махсус «яктылык тартмасы» куеп була. Ул 10 000 люкс куәтлелек белән тулы спектрлы, якты ак яктылык яки 350 куәтле, дулкыннарының озынлыгы 500 нм булган зәңгәр яктылык чыгара. Киләсе төрне табиблар сирәгрәк кулланырга киңәш итәләр, чөнки ул авыруларда уңайсызлык һәм эч пошу барлыкка китерә. Бу гаҗәп хәл дә түгел, чөнки әлеге ут яктысының төгәл чыганагына карамыйча, ачык күз белән 30-60 минут утырырга кирәк. Табибның әлеге сеанс өчен вакытны сайлавы кешенең циркад ритмнарына бәйле, шуңа күрә ул һәр кеше өчен махсус сайлана.
Яктылык терапиясенең тагын бер технологиясе «таң симуляциясе» дип атала. Әлеге очракта җайланма кеше йоклаганда ук бик үк якты булмаган, әмма вакыт үтү белән көчәя торган яктылык чыгара. Бүгенге көндә таң симуляциясе вазыйфасын башкаручы җайланмалар бик күп. Кайбер тикшеренүләрдән мәгълүм булганча, мондый дәвалау алымы яктылык тартмасын куллануга караганда 83 %ка нәтиҗәлерәк булырга мөмкин.
Көчле яктылык колак каналлары аша баш миенең фотосинзетив бүлекләренә үтеп керә – фин белгечләре куллана торган тагын бер дәвалау ысулы шундый. Алар үткәргән тикшеренүләргә күз салсак, SAD диагнозлы кешеләрнең 92 проценты әлеге терапиядән соң үзләрен сизелер дәрәҗәдә яхшырак хис иткәннәр. Моннан тыш, кайбер табиблар кояш нурын чагылдырып, өй тәрәзәләренә җибәрүче җайланма – гелиостатны да кулланырга киңәш итәләр.
Мелатонин һәм ионлаштырылган һава
SAD белән авыручылар өчен медикаментозлы дәвалау ысулы кулланылмый да диярлек. Әлеге очракта сүз көнлек ритмнарны җайга сала торган йокы гормоны – мелатонин – турында бара. Аны билгеләнгән вакытта һәм билгеле бер күләмдә эчәргә кирәк. Бүгенге көндә мелатонин йокысызлыкны һәм йокы белән бәйле башка авыруларны дәваларга ярдәм итә. Бик күп дарулардагы кебек аның да тискәре йогынтысы булырга мөмкин(мәсәлән, авырмаган вакытта да күрмәгән куркыныч төшләр күрү).
SAD авырулы кешеләргә һаваның тискәре ионлашуы да ярдәм итә: тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул 47,9% очракта файдалы булган. Һава ионизаторы ул — газларның (кислород белән азот) тискәре ионнарын барлыкка китерә торган җайланма. Ионлаштырылган һаваның исе юк, әмма ул бүлмәдә чисталык һәм сафлык барлыкка китерә. Тискәре ионнар үзләренә зарарлы матдәләрне тартып торалар һәм һаваны тузаннан, аллергеннардан чистарталар. Ионизаторлы бүлмәдә кешенең эшләү сәләте арта, хәле яхшыра. Дөрес, мондый җайланмаларны куллануның үз нечкәлекләре дә бар. Тотылып калган зарарлы матдәләр төрле урыннарга утыралар, шуңа күрә бу җайланманы эшләткәннән соң бүлмәне җыештыру зарур. Ионизатор кушылган бүлмәгә керергә ярамый, чөнки зарарлы матдәләрнең тын юлына эләгү куркынычы бар. Әгәр өйдә авыручылар булса, зарарлану куркынычы шулай ук күп тапкырга арта.
Психотерапевтка барыргамы?
Психотерапия SAD’тан дәвалауда ярдәм итә ала. «Депрессия белән авыру, гадәттә, ялгызларда күзәтелә, шуңа күрә бу вакытта үзеңә иптәш табу бик мөһим, — ди профессор Розенталь. — Яхшы терапевт сезгә һичшиксез ярдәм итәчәк. Моннан тыш, SAD’тан дәвалауда тагын бер отышлы юл бар, ул да булса когнитив тотыш терапиясе. Ул быелгы кышкы күңелсезләнүне дәваларга ярдәм итеп кенә калмый, ә депрессиянең киләсе елда да әйләнеп кайту мөмкинлеген киметә».
Наталия Киеня мәкаләсе
Theory and Practice сәхифәсеннән Әдилә Вилданова тәрҗемәсе
рәсемнәр © Sara Andreasson