Татарлар — Казакъстанда инде күптән урнашып яши башлаган диаспораларның берсе. Әлеге мәкалә исә татар халкының бу төбәктә таралып урнашу тарихына багышланган. Беренче күчеп утыру дулкыннарына, аларның юнәлешенә һәм мигрантларның составына игътибар бирелә. XX гасыр башында татарлар Казакъ даласының бөтен төбәкләрендә диярлек яшәгәннәр, сан буенча алар рус, казакъ һәм украиннардан гына калышканнар.
Бүгенге көндә Казакъстан татарлары әлеге төбәкнең тарихи оешкан этник төркеме булып тора. Татарларның Казакъ даларында массакүләм таралуын, гадәттә, XVIII гасыр белән бәйлиләр.Ләкин татарларның бу регионда яшәве, һичшиксез, күпкә иртәрәк башланган. X – XIII гасырларда ук (Алтын Урда оешканчы) бүгенге Көнбатыш Казакътан территориясендә татар, башкорт һәм казакъларның баба халкы компоненты сизелгән борынгы төрки дәүләт – Кимәк каганлыгы – булуы билгеле. Монгол ханнары тарафыннан яулап алынгач, әлеге дәүләт монголларның олыс структурасының бер өлешенә әверелә һәм Алтын Урданың сул канатына кертелә, Күк Урда исемен ала [11, с. 293]. Алтын Урда таркалгач, XV гасырда Казакъстанның көнбатыш территориясе күчмә тибындагы дәүләт берләшмәсе – Нугай Урдасының биләмәсе булып кала. «Ногай компоненты» татар, казакъ, башкорт этногенезында зур роль уйный. Ләкин нәкъ менә Идел һәм Урал татарларын, ягъни XV гасырның уртасында оешкан Казан ханлыгында яшәүчеләрне, башка төрки халыклар, шул исәптән, казакълар да, ногайлар дип атаганнар. Казан [13, с. 13] һәм Әстерхан [3, с 45.] татарлары озак вакыт дәвамында үзләрен ногайлар дип атаган.
Идел буенда татарларның этник ареалы оешу һәм башка җирле халыклар белән интенсиов аралашу халыкның социаль – икътисади һәм сәяси үсешенең үзенчәлекле векторын билгели. Татарлар утрак хуҗалык эшчәнлегенә күчәләр.
1552 елда Явыз Иванның Казанны басып алуы һәм христианлаштыру сәясәте татарларны үз җирләреннән көньякка таба миграцияләргә мәҗбүр итә. Җаек далаларына качып, Казан татарлары. Алтын Урда олысларыннан аерылган башка халыклар белән берлектә, Җаек казаклары гаскәренең татар өлешен тәшкил итә башлыйлар һәм XVI гасыр азагында, шул гаскәр составында Казакъстанның көнбатыш өлешен колонияләштерәләр, Җаек елгасы буенда шул исемле шәһәргә нигез салалар (хәзерге Уральск шәһәре). XVII гасырның икенче яртысында ук Уральскидаа Татар бистәсе формалаша, анда, казаклардан кала, игенче, кәсепче һәм сәүдәгәр татарлар урнаша башлый [9, c. 89]. XVII гасырның икенче яртысында, 1640 нчы елда Түбән Җаек каласында (хәзерге Атырау шәһәре) Әстерхан сәүдәгәрләре барлыкка килә [6. c. 44].
XVIII гасырның беренче яртысында татарлар, казакъ ханнарының сәркатипләре (писарь) һәм тәрҗемәчеләре буларак даланың башка төбәкләрендә дә яшиләр. Татар тылмачлары рус телендә язылган дипломатик корреспонденцияне генә тәрҗемә итеп бармыйча, Урта Азия ханлыклары һәм Иран белән татар телендә хат алышу өчен дә җавап биргәннәр [2, c. 161].
Ләкин XVIII гасырның беренче яртысында татарларның казакъ далаларында таралуы киң таралган күренеш булмый. Татарларның казакъ далаларында XVIII гасырның икенче яртысында таралуына исә сәбәпләр берничә. Тышкы сәясәткә караган факторларның иң әһәмиятлесе 1730-елларда Кече җүзнең һәм Урта җүзнең бер өлешенең Русиягә кушылуы. Казакъ ханнары, көньяк күршеләреннән саклану өчен, рус патшасының яклавына омтылалар, ә Русия империясе казакъ далаларын Урта Азиягә үтеп керү һәм анда үз тәэсирен ныгытучы Бөекбританияга каршы тору өчен алдынгы плацдарм итеп күрә.
Бу чакта үзәк хакимият каршында рус халкыннан теле, дине һәм хуҗалык эшчәнлеге белән аерылган халык яшәгән территорияне колонияләштерү соравы туа.
Русия империясендә казакъларга иң якын халыклар булып татарлар һәм башкортлар торган. Этник төркемнәрне уртак килеп чыгыш, тел охшашлыгы (татар, башкорт һәм казакъ телләре төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый) һәм дин — исламның сөнни юнәлеше берләштергән. Дөрес, казакъларда ислам җирле ышанулар белән бергә катнашкан һәм бу вакытта әле тарала башлаган гына.
Ул чорда татарлар Русия җәмгыятенә башкортларга караганда ныграк интеграцияләнгән, ә татар теле патша хөкүмәте һәм төбәк хакимияте белән казакъ элитасы арасында аралашуның төп чарасы булган.
Шулай итеп, татарлар Казакъ даласын эчке яктан колонияләштерү агентлары роленә барыннан да бигрәк туры килгәннәр. Колонияләштерү каналлары сыйфатында дин, мәгариф һәм сәүдә күзалланган.. Дала зонасының терлекчелек продуктлары Эчке Русия базарына кирәк булган, шул ук вакытта үсеп килгән рус сәнәгате дә товарларын сату өчен яңа базарларга мохтаҗ булган. Дала зонасының Русия империясе һәм Урта Азия дәүләтләре, Кытай арасында отышлы урнашуы коры җир буенча сәүдә алып барырга мөмкинлек биргән.
Татарлар үзләре дә Казакъ далаларына күченергә омтылганнар. Татар сәүдәгәрләре Далада товар сату өчен яңа базарлар эзли, крестьяннар, рекрутлык хезмәтеннән, авыр салымнан, көчләп чукындырудан һәм ул чорда Үзәк Русиядә инде башланып килгән җир җитмәүлектән котылырга өметләнеп, Көнчыгышка кача.
Татарларның казакъ далаларына үтеп керүенең башлангыч этабына әзерлек аларның хәзерге Казакъстанның көнбатыш чикләрендә күпләп урнашуыннан башлана. Җаек һәм Түбән Җаек кальгаларыннан кала, XVIII гасырның беренче чирегендә татарлар массакүләм рәвештә хәзерге Оренбург өлкәсендә, 1730 елларда нигез салынган Оренбург кирмәне тирәсендә урнашалар.
1744 елда Оренбург өлкәсенең губернаторы И.И. Неплюев, Үзәк Азия дәүләтләре белән сәүдә элемтәләрен көйләү максатыннан, үзенең Казандагы вәкиленә татарларны үз территориясенә чакырырга әмер бирә. Чакыруны 200 тирәсе татар гаиләсе кабул итә, 1745 елда Оренбургтан 18 чакрымда Татар бистәсе барлыкка килә, аңа күченүне оештыруда актив катнашкан шәхесләрнең берсе хөрмәтенә Сәет исеме бирелә. Сәет бистәсеннән татарлар мулла, тылмач яки сәүдәгәрләр буларак казакъ территорияләренә тарала башлыйлар.
XVIII гасырның уртасында татарлар Казакъ даласы төньяк өлешендә төзелеп килгән Себер ныгытмалары сызыгында күренә башлый. 1752 елда төзелгән Петр һәм Павел кирмәне янында (соңрак Петропавловск шәһәре) беренче татар казак станицалары — Становой, Татарка, Ильинская, Имантовская — барлыкка киләләр. Себер ныгытмалары сызыгының кирмәннәрендә (хәзерге Петропавловск һәм Семипалатинск шәһәрләрендә) татар сәүдәгәрләре -эшләрен башлый. XIX гасыр башыннан Петропавловскның көньяк көнбатыш өлешендә, алыш-биреш үзәге белән Кривой (Пестрый) күле арасында, Иске татар бистәсе оеша башлый, анда, килгән сәүдәгәрләрне санамыйча, 500 чамасы татар яши [8, д.386, л.3].
Семипалатинскта XVIII гасырның 60-елларыннан 90-елларына кадәр татар сәүдәгәрләре Полковничий ярымутравындагы Меневая слободада урнашалар [5, с. 233]. Иртыш елгасының ташуы аркасында Себер сызыгының җитәкчесе генерал-майор Штрандман 1798 елда Сәүдә бистәсен яңа урынга күчерергә рөхсәт бирә (Иртыш агымыннан ярты чакрымга югарырак урынга). Бу урынны соңрак Татар бистәсе дип атый башлыйлар, сәүдәгәрләр анда мәчет һәм кунакханә төзетә [12, с. 59]. Татарлар Семипалатинск шәһәренә якын торган Усть – Каменский кирмәне тирәсендә, алыш-биреш үзәге тирәсендә урнаша башлыйлар.
Муллалар, сәүдәгәрләр һәм казакларга ияреп, татар крестьяннары да XVIII гасырның икенче яртысында Казакъстанга юнәләләр. Алар, җир җитмәү, авыр салымнар һәм рекрутлык хезмәтеннән арынырга теләп Үзәк Русиядән качалар.
Казакъ далаларының башта төньягында, аннары көнчыгышында татар авыллары барлыкка килә: Мәмлүт (1786), Ташкентка (1786), Акколтык (1812), Башкүл (1837), Күкпекте (1837).
Казакъ далаларын алга таба колонияләштерүгә сәүдә үсеше дә ярдәм итә. Русиядән Кытайга һәм Урта Азиягә бара торган иң зур кәрван юллары (Ерак Каркаралы юлы һәм Яңа юл) Семипалатинск һәм Петропавловск шәһәрләре аша уза, аннан Ташкәнт, Коканд, Бохара, Голҗа, Чөчәк шәһәрләренә баралар.
Эре кәрван юлларында хәрби ныгытмалар, казак станицалары төзелә, алар шул исәптә кәрваннарның да куркынычсызлыгын тәэмин итә. Шул рәвешле Казакъстанның үзәк өлеше дә колонияләштерелә башлый. Казакъстанның булачак башкаласы Астана (Акмола ныгытмасы), шулай ук Күкчетау һәм Каркаралы шәһәрләре дә шул рәвешле оеша. Яңа торак пунктларны сәүдә челтәренә кертү белән аларда татар бистәләре барлыкка килә башлый.
Русия империясенә соңгы, Өлкән казакъ җүзен кушканнан соң Казакъстанның көньяк өлешен үзләштерү башлана.
Казакъ далаларының көньяк-көнчыгыш өлешендә XIX гасырның уртасында станицалар һәм ныгытмалар барлыкка килә башлый, аларда казаклар һәм даими гаскәрләр урнаштырыла. Әлеге ныгытмаларның Кытай һәм Урта Азия илләренең чикләренә якын урнашуы сәүдә белән шөгыльләнүче татарларны җәлеп итә. Копальский (1847), Лепсинский (1846) станицаларында, Верный хәрби ныгытмасында (1854) (хәзерге Алматы шәһәре), алар барлыкка килү белән диярлек, татарлар да барлыкка килә. XIX гасыр ахырында Капал, Лепсинск һәм Верный шәһәрләрендә якынча 3000 татар исәпләнгән [7]. XX гасыр башында Капал шәһәрендә татарлар, русларны һәм казакъларны да узып, иң күп санлы этник төркемгә әйләнәләр [шунда ук, с. 85].
XIX гасырның икенче яртысында Русия империясе Урта Азиядә тәмам ныгый, Хива, Коканд ханлыкларын һәм Бохара әмирлеген үзенә куша. Көньяк Казакъстанның Русия яулап алган Әүлия-Ата (бүгенге Тараз), Төркистан, Шымкент, Перовскта (бүгенге Кызылорда) шәһәрләрендә татарлар рус экспансиясенә кадәр дә яшәгәннәр, сәүдә иткәннәр, ләкин бу җирләр Русия империясенә кушылгач, татарлар саны сизелерлек арта.
Шул ук вакытта, Русиянең Аурупа өлешендә аграр кризис һәм крестьяннарның күпләп күченүе башлану сәбәпле, бүгенге Казакъстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш территориясен эчке колонияләштерү башлана.
Мигрантларның якынча 25%ы Урал һәм күрше Тургай өлкәләрендә урнаша. [10, c. 129]. Тургай өлкәсендә мигрант-татарлар эре торак пунктларда – Костанай һәм Актүбәдә тупланалар.
Актүбә шәһәренә, Актобе кирмәне буларак, 1867 елда нигез салына. Шәһәр төзүнең 1874 елны әзерләнгән беренче планында Татар бистәсенә аерым урын бирелә, киләчәктә ул шәһәрнең өске өлешенә кадәр үсә. 1890 елда анда Уфа һәм Оренбург өлкәсеннән күченеп килгән 200 татар яшәгән [14, с.235].
Костанай шәһәре нигезләнү белән анда татар бистәсе дә барлыкка килә. Җирле хакимият каршы булса да, ул 1881 елда шәһәрдә үзеннән-үзе барлыкка килә. Костанайдан татарлар Тургайга, аннары Иргиз белән Каработакка үтеп керәләр.
Бүкәй урдасында казан татарлары Джангала (бүгенге Җанкала), Таловка һәм Яңа Казанка (хәзерге Җаңаказан) авылларында урнашалар. Соңгысы XIX гасырның азагына мөһим сәүдә пунктына әверелә.
Шул рәвешле, өч гасыр дәвамында татарлар Казакъ даласының бөтен территориясенә диярлек таралып урнашалар. Монда татарларның гомуми саны 50 000 кешегә җитә [5, с. 234], сан ягыннан алар бу төбәктә руслар, казакълар һәм украиннардан гына калышалар.
Әдәбият исемлеге
1. Госманов М. Г. Ябылмаган китап яки чәчелгэн орлыклар. Казан, 1996. 206 б.
2. История Казахстана в документах и материалах: альманах. Караганда, 2013. Вып. 3. 496 с.
3. Исхаков Д. М. Историческая демография татар. Казань, 2014. 440 с.
4. Костанайская область: прошлое и настоящее: в 2-х ч. / под ред. И. К. Тернового. Костанай, 2003. Ч. 1. 409 с.
5. Масанов Н. Э., Абылхожин Ж. Б., Ерофеева И. В. и др. История Казахстана: народы и культура. Алматы, 2000. 608 с.
6. Мухаметов Х. А. Дореволюционный город Гурьев и его регионы: дисс. … к.и.н. Алматы, 1972. 184 c.
7. Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г.: в 8 9-ти т. / под ред. Н. А. Тройницкого.СПб.: Слово, 1905. Т. 85. Семиречинская область. 135 с.
8. Российский государственный исторический архив. Ф. 1285. Оп. 8.
9. Сдыков М. Н. Уральск: древний и современный (очерки по истории Уральска и городской культуры Западного Казахстана) // Вопросы истории и археологии Западного Казахстана. 2009. № 1. С. 89-97.
10. Тарасова Е. В. Миграционный обмен с Россией как фактор формирования этнического состава населения Казахстана (XVIII – начало XXI века): дисс. … к.и.н. М., 2004. 135 с.
11. Татарская энциклопедия: в 6-ти т. Казань, 2006. Т. 3. 664 с.
12. Татары Семипалатинского Прииртышья. Семипалатинск, 1998. 67 с.
13. Халиков А. Х. Происхождение татар Поволжья и Приуралья. Казань, 1978. 160 с.
14. Храпченков Г. М. История Казахстана: народы и культуры. Алматы, 2001. 350 с.
Зөфәр Мәхмүтов, тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Илназ Баһаутдинов тәрҗемәсе