Халык ышанулары һәм хорафатларның нигә кирәк булуы, җәмгыятьтә үтәгән функцияләре, һөнәри хорафатлар һәм хорафатны урап узу алымнары турында фольклор белгече Варвара Добровольская сөйли
Хорафат, ягъни суеверие – кирәкмәгәнгә, бер файдасызга үз-үзеңне ышандыру. Хорафат гади ышану, иман белән чагыштырганда, «күңел эше»н таләп итми. Бу көнкүреш ситуацияләрдә үзеңне тоту, билгеле проблемалардан качу өчен бер җыелма. Мәсәлән, тоз түксәң, ызгыш килеп чыкмас өчен, аны җыеп, сул җилкә аша түгәргә; әгәр кашык төшеп китсә, аның белән идәнгә сугарга, өйгә кунак килмәсен өчен, “Өйдә утыр!” дип әйтергә кирәк.
Хорафатлар билгеле бер тамга ролен уйныйлар, алар кешегә уңышларын һәм уңышсызлыкларын , эшләргә теләү һәм теләмәүләрен аңлатырга мөмкинлек бирә.
Дүшәмбе авыр көн – бу көнне бернинди эш тә башламыйлар; юлдан кара мәче йөгереп үтсә, юл уңмаячак, өйгә кайтырга һәм эшкә бармаска мөмкин (әлбәттә, эшегездә җитәкчегез хорафатларга ышанса гына); чынаяктагы чәй бөртеге кешенең бертуктаусыз электрон почтасыннан яңа хатлар эзләвен дә китереп чыгарырга мөмкин; кеше бәхетле булырга теләп өендәге бөтен савыт-сабаны ватып чыгарга да сәләтле һ.б. Болардан башка, хорафат кисәтү холкын йөртә: әгәр син нәрсәне дә булса тиешенчә эшләмисең икән, бу негатив нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, йокыдан сул аягың белән торсаң – бу көнне уңыш көтмә.
Ләкин һәрбер иминлек техникасында булган кебек, хорафатта да “әйләнгеч маневрлар” бар.
Шампунь шешәсенә дә: ”Күзегезгә эләккән очракта, берничә тапкыр күзегезне су белән юыгыз” дип язылган бит. Юк-барга ышанучылар да, берәр кагыйдәне бозгач, нәрсә эшләргә кирәклеген беләләр. Әгәр ярты юлдан кире борылып кайтсаң, көзгегә карарга, җилкә аша төкерергә, киемне чишәргә һәм каптырырга, баш киемен әйләндерергә, һәм “Кире кайтсаң – ипи уңар” дияргә кирәк. Ягъни, иманнан аермалы буларак, кеше хата ясаган очракта, хатасын артык зур рухи чыгымнарсыз төзәтә ала. Шул ук вакытта үз уңышсызлыкларыңны, эшли белмәвеңә яисә эшләргә теләмәвеңә түгел, ә ниндидер бөек көчләргә сылтап калдырырга була.
Хорафат – халык ышанулары, дөнья корылышы турында күзаллауларга бәйле булган, дини карашлардан ерак торган, ләкин кайвакыт үз максатларына ирешер өчен дини идеяләрне дә куллана торган тәртип кагыйдәләре җыелмасы. Хорафат дөньяны гадиләштерер һәм аңлаешлырак итәр өчен барлыкка китерелгән. Әмма хорафатлар кешеләрне дә гадиләштерә: алдан билгеле булган нәрсәләр үзенең өстеңдә эшләү, үз-үзең белән көрәшүне таләп итми. Алар аңлауны түгел, үтәүне генә сорый. Хәзер хорафатның тагын бер функциясе барлыкка килде – ул аерым төркемнәрдә таралган шундый бер уен, күңел ачу. Белгечләр, болай караганда бик реалистик кешеләр булып күренгән һөнәр ияләрендә, мәсәлән, табиблар һәм санак осталары арасында таралган хорафатларның барлыгын билгеләп үтәләр. Әлбәттә, куркыныч һөнәрле кешеләр арасында – шахтерлар, парашютчылар, хәрбиләр, спелеологлар һ.б. хорафатлар күп; ләкин алар бик тыныч һөнәр ияләрендә дә, гади тегүче һәм ипи пешерүчеләрдә дә бар. Шул рәвешле, һөнәри хорафатларны белү үзеңне махсус сайланган кешеләр төркеменә кергән һәм ниндидер һөнәри яисә мәдәни гыйлемгә ия булган үзенчәлекле шәхес дип санарга мөмкинлек бирә.
Варвара Добровольская, филология фәннәре кандидаты, Рус фольклоры үзәгенең фольклор-этнографика бүлеге мөдире, А.М.Горький ис. Дөнья әдәбият институты докторанты, Дәүләт республика рус фольклоры үзәгенең гыйльми сәркатибе.
Алмаз Бикколлов тәрҗемәсе
асылчыганак: Постнаука проекты
фото: postnauka.ru