Онейроид – синдром буларак иң «күңелле» психопатологик халәтләрнең берсе. Гүзәл феялар, галәмәт алыплар һәм Яктылык көчләренең Караңгылык белән сугышы – бу синдром белән җәфа чиккән кешеләрнең күзенә шундый вакыйгалар күренә. Мондый кызыклы төшләрне кайберәүләр махсус «күрергә» тырыша.
Мәдәният һәм төшләр
Онейроид үзенең төп исемен «oneiros» дигән грек сүзеннән алган. Оneiros «төш күрү» дигәнне аңлата. Грек мифлары буенча, Онейралар – төш рухлары – Төн илаһының уллары һәм Гипнос белән Танатосның бертуганнары булган. Фантастик вакыйгалар һәм мифик затлар белән бәйле өндәге «төшләр» – онейроид халәтенең иң кыска тасвирламасы нәкъ шундый. Шунысын да әйтергә кирәк, бу хыяллануларның геройлары җирле мәдәни эчтәлеккә бәйле булучан. Мәсәлән, безнең замандашларыбызның онейроид хыяллануларында изгеләр, фәрештәләр һәм тәмуг сакчыларын күбрәк Толкиен китаплары, sci-fi сериаллар һәм анимелар персонажлары алыштыра.
Онейроид төшләрен псевдогаллюцинацияләр дип тә атыйлар. Чын галлюцинацияләрдән аермалы буларак, бу очракта пациент үзе күргән чын булмаган объектны реаль дөньяның аерылгысыз өлеше рәвешендә түгел, ә өстәмә чынбарлык кебек кабул итә. Мәсәлән, әгәр дә урам буйлап тезелеп барган марсианнар кырыйдан атлаучы кешеләр һәм тик басып торган баганалар кебек үк чын итеп күренсә – бу галлюцинация. Ә менә пациент үзенең «рухи» күзләре белән күрә башлаган, әмма барыбер реаль дөньяның табигый өлеше буларак кабул ителмәгән фея псевдогаллюцинациягә керәчәк. Мондый күренешләр күз күреме белән дә, ишетү, тою, сизү сәләтләре белән дә бәйле булырга мөмкин. Ялган галлюцинацияләр вакытында, гадәттә, авыручыда барлык вакыйгаларны да аңлатырга тиешле саташулар башлана: фея юкка-барга гына очмый, ул изге кешеләрне эзли, ә марсианнар Җир тормышын якыннан өйрәнергә тели.
Онейроидлы авыру, гадәттә, фәзада (пространство), вакыт агышында, үз шәхесендә һәм тирә-яктагы вакыйгаларда ориентлашуны туктата. Авыру кеше, күзен дә йоммыйча, әле календарь уйлап табылмаганга, хәзерге елны белмәвен, ә үзенең чынлыкта боддхисаттва булуын яисә берничә тапкыр клонлаштырылганын хәбәр итәргә мөмкин. Хәер, онейроид халәтендәге кеше белән җитди әңгәмә корып та булмый диярлек, чөнки ул чынбарлыктагы тормыштан, аның вакыйгаларыннан һәм кешеләрдән бик ерагая. Әмма авыруның шартлы рәвештә канәгатьләнердәй ягы да бар: еш кына, хыяллар дөньясыннан кайткач, пациентлар хис- кичерешләрен искә төшерә һәм башкаларга сөйли ала.
Ләкин авыруның мавыктыргыч фантазияләре белән бергә, күңелсез физик күренешләр дә килә. Кайбер кешеләрдә онейроид йокысызлык, аппетит югалу, косасы килү, температура һәм кан басымында тотрыксызлык, тир агу кебек хәлләренә китерә. Шулай да, онейроидлы чирнең мондый эффектларсыз да үтүе бик мөмкин.
Сценарий ничек языла
Классик типтагы онейроид шизофренияләрдә, баш миенә зыян китерә торган инфекцияләрдә һәм бала тапканнан соң хатын-кызларда күзәтелгән психозда (игътибар итегез, психозда, депрессиядә түгел) барлыкка килгәли. Бу процесс җиде этапка бүленеп сурәтләнә.
Иң элек кәеф сикерә башлый – ул күтәренке халәттән депрессив хәлгә кадәр кинәт-кинәт үзгәрә. Күпмедер вакыттан соң бу ике фазаның берсе өстенлек итә башлый. Шушы мизгелдә үк без алдагы саташуның кәефне күтәрә торганмы яки паранойялар белән бәйлеме икәнен белә алабыз. Киләсе этап – киләчәкне тоемлау. Онейроид формалашканда, авыру кеше интуитив рәвештә алда ниндидер зур, куркыныч яки гүзәл вакыйга булачагын тоя башлый. Аннары бу алдан сизенгән вакыйга якынлаша һәм ачыграк күренә, чынбарлык тукымасы ертыла бара һәм тиздән аның артына яшерелгән «нәрсәнедер» күреп булачак кебек тоела. Аз-азлап саташуның структурасы формалаша һәм, башта бик якты буяулар белән сценарий языла. Нәкъ менә шушы стадиядә кеше аждаһалар нигә күзгә күренми, ә нигә Христофор Колумб безнең күрше абзый булып кылана дигән сорауларга җавап таба да инде.
Дүртенче этапта, ниһаять, ялган галлюцинацияләр барлыкка килә һәм алдан төзелгән сценарий буенча Голливуд стилендәге фантастик «кино» күрсәтә башлыйлар: тәмуг һәм оҗмах көчләренең соңгы сугышы, акыллы һәм мәрхәмәтлеләргә каршы көрәшүче миллиардлаган шәйтаннар – саташулардагы вакыйгаларның масштабы шулкадәр зур һәм киң була ала. Әкренләп, авыру фантастик дөньяга ныграк чума, ә аның чынбарлык белән элемтәсе зәгыйфьләнә. Күз күреме, ишетүе, сизү, тоемлау – барысы да эчке кичерешләргә юнәлә.
Ахыр чиктә пациентны чынбарлык белән бәйләп торган соңгы җеп тә өзелә. Бу халәткә кереп, вакыйгаларга искиткеч бай эчке тормышта яши башлаган авыручылар, кагыйдә буларак, хәрәкәтсез ята, ә күз карашлары беркая да төбәлмәгән була. Әмма иртәме-соңмы, «плёнка бетә»: псевдогаллюцинацияләр күрсәтүче баш мие ресурслары тәмамлана. Көчле фантастик сурәт аерым-аерым фикер һәм образ кисәкләренә аерыла, һәм пациент үзенең кем икәнен, кайда булуын һәм тирә-якта нинди вакыйгалар барганын аңламый башлый. Начарая төшкәндә, авыручы кома халәтенә дә күчергә мөмкин.
Бушлай сыр
Психиатрия дәреслекләрендә онейроидны китереп чыгара торган физик һәм химик механизмнар турында бик язмыйлар, чөнки медикларның бу өлкәдә булган гыйлемнәре әле һаман да аз. Хәер, авыруны тирәнрәк белгән очракта да, файда булмас иде: онейроидны ноктага-нокта туры китереп баса торган дарулар юк. Бүгенгесе көндә шушындый синдромлы чирләрдән төрле психик авырулар өчен кулланыла торган «гомуми» дарулар белән дәвалыйлар. Ә болар, гадәттә, нейролептиклар, ягъни, аерым бер нерв импульсларының күчешен әкренәйтүче матдәләр.
Билгеле, кайберәүләрнең мондый сурәтле төшләрне ясалма рәвештә күрәсе килә. Онейроид халәтен уятуның иң киң таралган юлы – «Момент» клеен иснәп эчкә сулау. Клей парлары үпкәләргә эләгә, аннары кан белән бөтен организмга, шул исәптән, баш миенә дә тарала, шуннан соң нерв күзәнәкләренең эшендә җитди тайпылышлар китереп чыгара.
Клейдән соң килеп чыккан «җиңеләйгән баш» халәте озакка бармый – иң күбе бер-ике сәгать. Тик онейроидта булганда вакыт хисе үзгәрә, шуңарга ул «исереккә» бик озак барган кебек тоела ала. Токсикоман яшүсмерләр бу халәтне сюжетны махсус көйләп була торган мультиклар карау дип тасвирлый. Әмма дә ләкин, мондый мультикларның хакы бик кыйммәт булып чыга: интеллектның түбәнәюе, токсик энцефалопатия (баш миенең җәрәхәтләнүе) һәм инвалидлык. Кыскасы, онейроид халәтенә исән-имин рәвештә генә «кереп алулар» булмый.
Elena Foer тексты
Сәлимҗан Сәүбәнов тәрҗемәсе
Табиб-невролог Марат Хәйдәр мөхәррирлегендә.
Чыганак: Theory&Practices
Фото: © Brosmind, wikimedia.org