Сез тәм-том ашаганда, сезнең тәм рецепторлары, эчәклек һәм баш миегез барысын да сизә, барысын да аңлый. Баллы әйбердән соң уянып китә торган дәртләндерү системасын алкоголь яки никотин да шул ук тәртиптә активлаштыра ала. Әйе, шикәр дофамин күләмен арттыра һәм үзенә бәйлелек тудыра ала. Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп яраткан? Ашау белән нейромедиаторлар арасында мөнәсәбәт ни өчен кирәк безгә? Җавап — TedED җәмгыяте әзерләгән видеодәрестә.
химия
Циановодород, яки циансутуар (аның судагы эремәсен синиль әчесе дип атыйлар) H-C≡N сызыкча төзелешле гади, зур булмаган молекуладан гыйбарәт. Азот атомы белән күмертуар атомы арасында – көчле өчле бәйләнеш, ә H-C бәйләнеше исә көчсезрәк, һәм аның гетеролитик өзелүе цианид анионы – CN– — барлыкка килүенә китерә.
Мария Кюри — радиологиянең «кендек әнисе» һәм бүгенге көнгәчә 2 тапкыр Нобель бүләгенә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. 1921 елда Америкага килгән чагында, ул Нью-Йоркның Вассар көллиятендә радийның фәнни тарихыннан аерып алып булмаслык, үзенең шәхси тормыш хатирәсен сөйләп чыгыш ясый. Озак эзләнүләр юлы, ачышлар һәм элементны тикшерүләр «алтыннан мең тапкыр кыйммәтрәк». Үзенең чыгышында Мари Кюри … Тулысынча
Ел саен дөньяда 100 000 тоннадан күбрәк кофеин кулланыла. Бу 14 Эйфель манарасының авырлыгына тигез! Кофеин, хәтта тиешенчә йокламасак та, безгә уяу булырга, игътибарны тупларга һәм җитез калырга ярдәм итә; ләикн шул ук вакытта ул кан басымын күтәрә һәм безне гасабиланырга мәҗбүр итә ала. Хуш, ул безне ничек йоклатмыйча тота соң? Текст «Мин татарча сөйләшәм … Тулысынча
Күпчелек кешеләр кан сүзен ишетү белән кызыл төсне күз алдына китерәләр. “Кызыл кан” сүзтезмәсе гадәти, ачык әйбер кебек. Шуңа да карамастан, кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Кан зәңгәр дә, яшел дә, шәмәхә дә, хәтта төссез дә була ала – һәм болар барысы да төрле организмнарның кан составына керүче специфик химик матдәләр аркасында. Гемоглобин һәм … Тулысынча
Дмитрий Менделеев төзегән химик элементларның периодик җәдвәле (таблицасы) табигатьнең искиткеч төгәл кануннарга нигезләнеп яшәвен раслый. Фән үсеше өчен бу ачышның әһәмияте зур. Аны бүгенгесе көндә бихисап рәвешләрдә күрергә була. Интернетта инде берничә ел эшләп килгән «Химия — просто» җәмгыяте һәр мәктәптә өйрәнелә торган таблицаның уңайлы һәм нәкъ укучыларга кирәкле версиясен ясады. «Гыйлем»нең үтенечен кабул итеп, … Тулысынча
2010 елда Россиядәге фән өчен көтелмәгән вакыйга булды: бик озакка сузылган тукталыштан соң Гейм һәм Новоселов фамилияле россияле галимнәр Нобель премиясе алды. Алар инде күптәннән Англиядә эшли, әмма үзләре Россиядә туып, МФТИда белем алганнар. Гейм һәм Новоселов Нобель премиясенә углеродның графен дип аталган яңа формасын ачкан өчен лаек дип табылдылар. Бу ике үлчәмле гаҗәеп матдәне … Тулысынча
Мария Склодовская-Кюри — фән тарихында уникаль урын биләүче галимә. Ул физика һәм химия өлкәсендә ике Нобель бүләген алган бердәнбер шәхес. Ире Пьер Кюри белән берлектә фәнни эзләнүләр башкарып, алар радий һәм полоний исемле химик элементларны ачалар. Аларның эшчәнлеге радиоактивлык күренешенең сер булып тоелган күп кенә якларын аңларга мөмкинлек бирде. Мария һәм Пьер Кюри гомерләрен чын-чынлап фәнгә … Тулысынча