Дмитрий Менделеев төзегән химик элементларның периодик җәдвәле (таблицасы) табигатьнең искиткеч төгәл кануннарга нигезләнеп яшәвен раслый. Фән үсеше өчен бу ачышның әһәмияте зур. Аны бүгенгесе көндә бихисап рәвешләрдә күрергә була. Интернетта инде берничә ел эшләп килгән «Химия — просто» җәмгыяте һәр мәктәптә өйрәнелә торган таблицаның уңайлы һәм нәкъ укучыларга кирәкле версиясен ясады. «Гыйлем»нең үтенечен кабул итеп, авторлар җәдвәлне татарчага да тәрҗемә итте. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
Таблицада QR-код урнаштырылган. Аның аша күчкән сылтамада таблица белән эшләү тәртибе аңлатылган.
Тәрҗемә турында
Химик элемент исемнәренең күпчелеге бер телдә дә тәрҗемә ителми. Моның сәбәбе бик гади: элементларга аларны ачучылар яки халыкара оешмалар исем бирә, алар интернациональ атамалар буларак кабул ителә. Аларны тәрҗемә итүдән мәгънә юк.
Татар теленә рус теле аша кергән «водород», «углерод», «кислород» кебек атамалар исә 1824 елда рус телендә барлыкка килә. Алар — гап-гади калька. Татар теленә аларны «сутуар», «күмертуар», «уттуар» рәвешендә тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә. Бу тәрҗемә вариантлары Татар Википедиясендә кабул ителгән.
Чын татарча булган химик элемент исемнәре исә тарихи элементларга кагыла. Һәр халык алтын белән көмешне үзенчә атый, монда гаҗәпләнергә яки «юкны уйлап чыгарасыз» дияргә һич урын юк.
Иң яхшы сыйфатта йөкләр өчен, монда басыгыз.