Мария Кюри — радиологиянең «кендек әнисе» һәм бүгенге көнгәчә 2 тапкыр Нобель бүләгенә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. 1921 елда Америкага килгән чагында, ул Нью-Йоркның Вассар көллиятендә радийның фәнни тарихыннан аерып алып булмаслык, үзенең шәхси тормыш хатирәсен сөйләп чыгыш ясый. Озак эзләнүләр юлы, ачышлар һәм элементны тикшерүләр «алтыннан мең тапкыр кыйммәтрәк». Үзенең чыгышында Мари Кюри фәннең матурлыгы турында сөйли, шул матурлык хакына тикшеренүләр үткәрелергә тиешлеге һәм бу ачышларның һәрвакыт кешелеккә файда китерү ихтималлыгы барлыгын әйтеп уза. Галимәнең чыгышы вакытында аның тарафыннан ачылган радий күптөрле авырулардан һәм шул исәптән яман шеш авыруыннан да дәва булуы белән кешелек өчен зур файда китерә дигән фикер әйтелә. 13 елдан соң Кюри радий белән хроник агулану аркасында барлыкка килгән лейкемия авыруыннан үлгәч, бу фикерләр кире кагыла.
«Бу вакыйга фәнни эшне аның кулланылыш өчен файдалы булуы ягыннан гына бәяләргә ярамаганын исбатлый. Тикшеренүләр фәннең матурлыгы хакына үткәрелергә тиеш, әмма радийны ачу кебек фәнни ачышларның кешелек өчен файда китерү ихтималлыгы кала.
Радийның фәнни тарихы искиткеч. Нурларның үзлекләре җентекләп өйрәнелгән. Радийның кисәкчекләре аннан яктылык тизлегенә якын бик зур тизлек белән этелеп чыгарылуын без беләбез. Радий атомнарының, бу кисәкчекләр этелеп чыгу аркасында вакланып, һелий атомнарына әйләнүе дә билгеле. Шулай итеп, радиоактив матдәләрнең һәрвакыт структураларын үзгәртеп, ахырда гади элементлар, һелий һәм кургаш хасил итүе исбатланды. Күргәнегезчә, бу атомнарның трансмутацияләнү теориясе; атомнар, без алдан уйлаганча стабиль түгел, ә кискен үзгәрешләр кичерергә сәләтле.
…Экспериментлар һәрвакыт урынлы һәм мин киләсе елларда без тагын алга китербез дип өметләнәм. Чын күңелемнән кайсыгызның да булса бу өлкәдә тикшеренүне дәвам итеп, үз алдына фәнгә әһәмиятле өлеш кертүне максат итеп куюын телим».
Татарчага Сиренә Миндубаева тәрҗемә итте.