Күпчелек кешеләр кан сүзен ишетү белән кызыл төсне күз алдына китерәләр. “Кызыл кан” сүзтезмәсе гадәти, ачык әйбер кебек. Шуңа да карамастан, кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Кан зәңгәр дә, яшел дә, шәмәхә дә, хәтта төссез дә була ала – һәм болар барысы да төрле организмнарның кан составына керүче специфик химик матдәләр аркасында.
Гемоглобин һәм кызыл төстәге кан
Барысына да билгеле булганча, кешенең каны, башка күпчелек умырткалыларныкы кебек үк, кызыл төстә. Канга әлеге кызыл төсне структурасында тимер атомнары булган гемоглобин бирә.
Гемоглобин сулыш пигменты буларак та билгеле. Ул организмда бик мөһим рольне башкара – бөтен тән буйлап күзәнәкләргә кислород китерә, шулай ук тукымалардан углекислоталы газны алуда һәм аны кире үпкәләргә җибәрүдә ярдәм итә.
Гемоглобин – дүрт зур булмаган блоклардан торучы аксым. Әлеге блоклар “гем” дип аталучы зур булмаган өлешләрдән тора. Һәрбер гемда тимер атомы бар.
Составында ике валентлы тимер атомы булган гем кислород молекуласын кушарга һәм бирергә сәләтле. Тик кислород кушылган очракта да әлеге тимернең валентлыгы үзгәрми.
Нәкъ менә шул ике валентлы тимер (Fe2+) канга кызыл төс бирә дә инде. Барлык умырткалы хайваннарның, бөҗәкләрнең һәм моллюскларның кайбер төрләренең кан аксымында түбән оксидлашу дәрәҗәсендәге тимер бар, шуңа күрә аларның каны кызыл төстә.
Башка төстәге кан
Кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Бу кайбер тере организмнарның эритроцитларында гемоглобин түгел, ә составына тимер кергән башка аксымнар булуы белән бәйле.
Шәмәхә кан
Әлеге күренеш умырткасызларның кайбер төрләренә, бигрәк тә моллюскларга хас.
Аларның канында гемэритрин исемле аксым бар. Гемэритрин — сулыш пигменты. Гемэритриндагы тимер саны, гемоглобинныкына караганда биш тапкыр күбрәк.
Кислород белән туенган гемэритрин канга шәмәхә төс бирә. Ә кислородын тукымалар белән “бүлешкән” кан алсу төскә керә.
Яшел кан
Составына тимер кергән тагын бер аксым – хлорокруорин – канга һәм тукыма сыекчасына яшел төс бирә. Әлеге аксым кан плазмасында эрегән һәм составы буенча гемоглобин белән охшаш. Тик әлеге аксымдагы тимернең оксидлашу дәрәҗәсе имезүчеләрдәге кебек түбән түгел, ә урта (Fe3+). Шуңа күрә канның төсе дә яшел була.
Зәңгәр кан
Канның төсләр гаммасы кызыл, шәмәхә һәм яшел төсләр белән генә чикләнми. Мәсәлән, сигезаяклар, үрмәкүчләр, кыслалар һәм чаяннарның каннары зәңгәр төстә. Аларның кан пигментының гемоглобин түгел, ә гемоцианин булуы моның сәбәпчесе булып тора. Гемоцианинда — тимер урынына бакыр (Cu2+).
Сәрбиназ Шәйхулова тәрҗемәсе
Инфографиканың оригиналы: Compound Interest