Уфа табиблары Марат Хәйдәров белән Нәсимә Хәйдәрова 1997 елда «Атеросклероз» исемле китап нәшер иткәннәр. Бу китапта алар фәнни, әмма гади телдә атеросклероз авыруы турында язалар. Авторларның рөхсәте белән, китапны сканладык һәм интернетка урнаштырдык. Рәхәтләнеп кулланыгыз! PDF-файлга сылтама: https://drive.google.com/file/d/12rtqKNua6VBDgKyN97WohVZ_gBX-Idqg/view?usp=sharing Ләйлә Миңнуллина сканлады
кан тамырлары
Күпчелек кешеләр кан сүзен ишетү белән кызыл төсне күз алдына китерәләр. “Кызыл кан” сүзтезмәсе гадәти, ачык әйбер кебек. Шуңа да карамастан, кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Кан зәңгәр дә, яшел дә, шәмәхә дә, хәтта төссез дә була ала – һәм болар барысы да төрле организмнарның кан составына керүче специфик химик матдәләр аркасында. Гемоглобин һәм … Тулысынча
3D-бастыру технологиясен медицинага яраклы максатларда куллану очраклары арта. Бер ай элек Миннесота университеты галимнәренең 3D-принтерда бастырылган кан тамырын бәрәнгә күчереп утыртуы һәм тамырның организмга уңышлы гына яраклашуы билгеле булган иде. Хәзер исә макака-резусларда үткәрелгән тәҗрибәләрнең дә уңышлы барып чыгуын игълан иттеләр. Бу юлы сынауларны уздыручылар америкалылар түгел, ә кытай галимнәре булды, әмма ясалма кан тамырларын җитештерү … Тулысынча