Мария Склодовская-Кюри — фән тарихында уникаль урын биләүче галимә. Ул физика һәм химия өлкәсендә ике Нобель бүләген алган бердәнбер шәхес. Ире Пьер Кюри белән берлектә фәнни эзләнүләр башкарып, алар радий һәм полоний исемле химик элементларны ачалар. Аларның эшчәнлеге радиоактивлык күренешенең сер булып тоелган күп кенә якларын аңларга мөмкинлек бирде. Мария һәм Пьер Кюри гомерләрен чын-чынлап фәнгә багышлыйлар, аларның «оҗмах почмагы», чыннан да, ташландык сарайда урнашкан лабораториядә була. Мария Кюри радиоактив матдәләр белән шулкадәр күп эшләгәнгә, хәзер аның көндәлекләре һәм шәхси әйберләре бик астында, аларга кагылу әле тагын 1500 ел дәвамында куркыныч булачак.
Zenpencils.comнан Гүзәл Шәвәлиева тәрҗемәсе