шәхес
Гомәр Хәйям — Көнчыгышта туып үскән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе. Ул 1048 нче елның 18 нче маенда Иранда дөньяга килә. Ул шагыйрь, математик һәм фәлсәфәче буларак билгеле. Гомәр, әтисенең һөнәре буенча, чатыр (палатка) җитештереп чыгаручы мәгънәсендәге «Хәйям» кушаматын ала. Хәзер Истанбул шәһәренең бер районына да шул исем бирелгән. Хәйям календаре 1079 нчы елның 21 нче … Тулысынча
Мария Склодовская-Кюри — фән тарихында уникаль урын биләүче галимә. Ул физика һәм химия өлкәсендә ике Нобель бүләген алган бердәнбер шәхес. Ире Пьер Кюри белән берлектә фәнни эзләнүләр башкарып, алар радий һәм полоний исемле химик элементларны ачалар. Аларның эшчәнлеге радиоактивлык күренешенең сер булып тоелган күп кенә якларын аңларга мөмкинлек бирде. Мария һәм Пьер Кюри гомерләрен чын-чынлап фәнгә … Тулысынча
Һипатия — антик чор азагында яшәгән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе, ирек даулап чыккан беренче хатын-кыз, тарихта билгеле булган беренче хатын-кыз математик. Аның фаҗигале төстә һәлак булуы Рим империясенең тәмам христианлашуын, «Мәҗүсиләр фәлсәфәсе» чорына нокта куелуын аңлаткан. Ул Искәндәрияле Теонның кызы булган. Һипатия Рим империясе акрынлап җимерелә башлаган катлаулы чорда яши. Әлеге чорда гомуми белем дәрәҗәсе … Тулысынча
Бөек итальян уйлап табучысы, рәссам, галим һәм шагыйрь Леонардо да Винчи үз заманының, ягъни Яңарыш чорының, бөек шәхесләре арасында күренекле урын били. Курыкмыйча, фән һәм белем хакына бөтен кешене гаҗәпләндерә торган адымнарга бара торган гуманист, кешелеккә Мона Лизаның серле елмаюын бүләк иткән рәссам һәм беркайчан да хыялланудан туктамаган иҗатчы ул. zenpencils.com комиксы Айдар Шәйхи тәрҗемәсе
Әдһәм ага Тенишев кем ул дигән сорауга җавап бирергә теләсәң, бихисап күп эпитет һәм сыйфатларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр буласың. Борынгы төрки сүзлек, дүрт томлык «Төрки телләрнең чагыштырма – тарихи грамматикасы», «Сары уйгур теле», «Уйгыр теленең диалектлары», «Салар теленең төзелеше» һ.б. хезмәтләре белән бөтен дөньядагы тюркология фәне үсешенә зур өлеш керткән, төрки телләр өлкәсендә дөньякүләм атаклы … Тулысынча
Иван Петр улы Павлов – дөньякүләм танылган физиолог, үз укытучыларын уздыра алган галим, кыю экспериментатор, Русиядә беренче Нобель премиясе лауреаты, һәм, кем белә, бәлки, нәкъ менә ул Булгаков әсәрендәге профессор Пребраженскийның прототибыдыр. Гаҗәеп хәл, ләкин үз туган илендә аның турында бик аз беләләр. Без бу күренекле шәхеснең тәрҗемәи хәлен өйрәндек һәм аның тормышы һәм мирасы … Тулысынча