Гомәр Хәйям — Көнчыгышта туып үскән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе. Ул 1048 нче елның 18 нче маенда Иранда дөньяга килә. Ул шагыйрь, математик һәм фәлсәфәче буларак билгеле.
Гомәр, әтисенең һөнәре буенча, чатыр (палатка) җитештереп чыгаручы мәгънәсендәге «Хәйям» кушаматын ала. Хәзер Истанбул шәһәренең бер районына да шул исем бирелгән.
Хәйям календаре
1079 нчы елның 21 нче мартында Җәләл-и Тәкъвиме, ягъни халык арасында Гомәр Хәйям Тәкъвиме дип аталган тәкъвим – календарьны әзерләп бетерә. Кояш елы буенча әзерләнгән әлеге тәкъвим 5000 елга бер артык көн чыгара, ә без куллана торган григориан календаре 3300 елга бер көн хата бирә. Башын һиҗрәт вакыйгасыннан алган бу календарьда яңа ел һәрвакыт язгы көн-төн тигезлегенә (Нәүрүз бәйрәме) туры килә. Хәзерге фарсы календаре Хәйям төзегән тәкъвимгә нигезләнә. Димәк, Хәйям чыннан да нәтиҗәле галим.
Әдәбият һәм фәлсәфә
Хәйям, яхшылыкка гашыйк, ә эгоизм, тәкәбберлек һәм гаделсезлеккә дошман булган. Моннан тыш, ул тарихта сугышка каршы чыккан беренче активист дип санала. Робагыйларында дөнья, барлыкка килү, Аллаһ, дәүләт кебек тормыш һәм кеше белән бәйле темаларда иркен һәм чикләрне белмичә фикер йөрткән. Гомум кабул ителгән кагыйдәләргә карамастан, дөньяны, кешене һәм барлыкка килүне үз акылы белән башыннан ук билгеләгән. Шуңа күрәдер, универсальлеккә җиткән.
Хәйямның робагыйларында искә алынган «шәраб» асылда пессимизм дигән агуга каршы торучы көч, гыйсъян, халыкны уяту һәм гаделсезлеккә җавап символы. Хәйямның билгеле булган шигырьләренең саны 158. Гасырлар үткәннән соң, Көнбатыш дөньясында атаклы булуы һәм иң яратып укыла торган Көнчыгыш авторы булуына мөмкинлек биргән әсәре Робагыят дип атала. Башта Англия, Америка вә Франциядә һәм күпчелек илләрдә, күп телләрдә Хәйямның шигырьләре тәрҗемә ителде. Хәтта, 1982 елда инглиз әдәбиятчы һәм журналистлары җитәкчелегендә Лондонда «Хәйям Җәмгыяте»нә нигез салынды.
Математика
Әдәбият өлкәсендә танылган һәм яратылган Хәйям, фән өлкәсендә дә танылган. Медицина, физика, астрономия, алгебра, геометрия вә югары математика фәннәрендә мөһим тикшеренүләре булган, китаплар язган. «Алгебра» исемле китабы Көнчыгыш математика дөньясында күп еллар дәвамында нәтиҗәле булды. Көнбатыш математиклары әлеге әсәр белән 1851 елда, F.Woepcke’нең тәрҗемәсе аркылы гына танышты. Гомәр Хәйям китапның беренче бүлегендә алгебраны «Санлы һәм геометрик билгесезлекләрне билгеләү максаты булган белем» дип атый.
Хәйям күп кенә кубик тигезләмәләрне тикшерә һәм аларны классларга бүлә. Математика тарихында әлеге сыйныфландыруны беренче булып эшләгән галимебез Пскаль өчпочмагы турында да бер китап язып калдыра. Моннан тыш, бином таркалуын кулланган беренче галим ул.
Математика белемендә бик талантлы булган Гомәр Хәйям, тигезмәләр буенча уңышлы эшләр эшләгән. Ләкин, тискәре, өлешчә һәм виртуаль тамырларны күрә алмаган. Бары уңай тамырларны гына билгеләгән.
Хәйям 1131 нче елның 4 декабрендә Иранда, Нишапур шәһәрендә вафат була.
Таңсылу Алтай мәкаләсе
фотоиллюстрацияләр: wikimedia