Биолог һәм психолог Жанна Резникова сигналлы нәселдәнлек, шимпанзеларда үз-үзеңне тотуның 39 моделе һәм уйлап табучы хайваннар турында
Сигналлы нәселдәнлек
Табигый шартларда хайваннар өч төрле чыганактан килгән белемне куллана: нәсел калдыру белән бәйле үз-үзеңне тоту программасы, шәхси тәҗрибә һәм башкаларны кабатлауга нигезләнгән иҗтимагый тәртип. Үз-үзеңне тоту билгеләренең буыннан-буынга генетик булмаган юл белән тапшыруны галим Михаил Лобашев 1960 нчы еллар башында «сигналлы нәселдәнлек» дип атады. Бүгенгесе көндә, хайваннарның бер-берсен кабатлауга нигезләнгән тәртибе турында гаять күп мәгълүмат туплангач, хайваннар төркемендә үз-үзеңне тотуның нинди дә булса яңа моделе таралуын һәм аның гадәткә әйләнүен «үз-үзеңне тоту традициясе» дип атый башладылар.
Бу күренешкә классик мисаллар итеп түбәндәге очракларны китерәләр: Англиядә песнәкләр арасында сөт шешәсе капкачларын чукып, каймак эчү сәләтенә ия песнәкләр бар. Шулай ук япон макакалары арасында бататларны диңгез суында комнан чистарту йоласы да яши. 60 ел элек бу йоланы башлап җибәргән беренче маймылның исеме дә билгеле. Күзәтүче галимнәр бу маймыл-инноваторны Имо дип атыйлар, ул японча «бәрәңге» дигәнне аңлата.
Шимпанзе тәртибенең 39 моделе
Үз-үзләрен тоту традициясе катлаулы психик эшчәнлеккә сәләтле булган күп төр маймылларда, кошларда, китсыманнарда һәм башка хайваннарда тасвирланган. Безнең якын туганнарыбыз — антропоидларда —бер генә төр традицияләр түгел, ә чын «мәдәният учагы», ягъни гореф-гадәтләрнең тулы бер комплекслары ачыкланды. Шимпанзеда үз-үзләрен тотуның 39 моделе билгеләнде, алар географик яктан аерылган дүрт популяциядә төрлечә эшли. Төрле «культура» вәкилләре ризык һәм су табу өчен коралларны төрлечә кулланганнар, аларның үз-үзләрен карау һәм корылмалар төзү ысуллары аерылып торган. Тикшеренүчеләр орангутаннар тәртибенең 24 моделен тапканнар. Алар арасында — корал сыйфатында агач ботакларын, яфракларны кулчатырлар һәм авыз гармуннары, ирен һәм бармакларны агудан һәм энәләрдән саклаучы «салфеткалар» һәм «перчаткалар» сыйфатында куллану.
Шулай итеп, хайваннарда «мәдәният» – генетик булмаган юл белән тапшырыла торган үз-үзеңне тоту традицияләренең җыелмасы дип билгеләсәк, «хайваннарның мәдәнияте бармы?» дигән сорауга җавап уңай булыр.
Мәдәният булса, нигә ул дәвам итми?
Әмма хайваннар җәмәгатьчелегендә үз-үзеңне тотуның яңа формалары барлыкка килүгә нинди факторлар булышлык итә һәм ниндиләре моны тоткарлап тора – бүгенгесе көнгә кадәр ачыкланмаган. Әгәр шимпанзелар буыннан-буынга яңа файдалы гореф-гадәтләрен тапшыра алсалар, ни өчен алар һаман яңгыр астында шәрә килеш утыра? Эш шунда ки, хайваннар башка хайваннарның тотышларын күзәтәләр, ләкин ул сыйфатларны үзләрендә булдырмыйлар. Шулай итеп, 40 ел элек, танылган приматолог Джейн Гудолл, үз вакытында табигатьтә шимпанзеларның корал белән эш итүләрен күзәткән галимә, корал кулланмый торган маймыллар төркемендә корал белән эш итүче ике ата маймыл барлыкка килүенә игьтибар иткән. Тәҗрибәче берничә елдан мондый булдыклылар бу популяциядә артачак дип уйлаган. Ләкин бу болай булып чыкмады.
Минемчә, тумыштан бирелгән үз-үзеңне тоту формаларын үзләштерү шимпанзе популяциясендә төрлечә булган. Бу башка төр хайваннарның да үз-үзләрен тоту формаларына кагыла. Шуңа күрә бер төр үз-үзеңне тоту модельләре чагыштырмача җиңел тарала, ә башкалары аларны «барлыкка китерүчеләре» белән бергә үлә. Кырмыскалар һәм кимерүчеләр өстендә тәҗрибәләребез, шулай ук күпсанлы тикшеренүчеләрнең мәгълүматларын анализлау үз-үзеңне тотуның яңа формалары нәсел буенча бирелсен өчен, төрени әгъзалары бер төр нәселдәнлек билгеләренә ия булырга тиеш дигән нәтиҗәгә китерде. Генетик килешенү —җәнлекләр өчен иң яхшы «укытучы», һәрхәлдә, күбесе өчен.
Жанна Резникова, биология фәннәре докторы, профессор, РФА Себер бүлегенең Систематика һәм хайваннар экологиясе институты җәмәгатьчелекләрнең тәртип экологиясе лабораториясе мөдире, Новосибирск дәүләт университетының чагыштырма психология кафедрасы мөдире
Алия Әхкиямова тәрҗемәсе
Чыганак: Постнаука сәхифәсе
фото: Evgeni Zotov