Иван Петр улы Павлов – дөньякүләм танылган физиолог, үз укытучыларын уздыра алган галим, кыю экспериментатор, Русиядә беренче Нобель премиясе лауреаты, һәм, кем белә, бәлки, нәкъ менә ул Булгаков әсәрендәге профессор Пребраженскийның прототибыдыр.
Гаҗәеп хәл, ләкин үз туган илендә аның турында бик аз беләләр. Без бу күренекле шәхеснең тәрҗемәи хәлен өйрәндек һәм аның тормышы һәм мирасы турында сезгә искә төшерергә булдык.
1. Рухани улы
1Иван Павлов Рязаньда рухани гаиләсендә дөньяга килә. Рухани укуханәсен тәмамлаганнан соң, ул семинариядә белем алуын дәвам итә, әмма, әтисенең теләгенә каршы килеп, дин әһеле вазифасына керешми. 1870 елда Павлов Иван Сеченовның «Баш мие рефлекслары» дигән китабына тап була, шуннан соң физиология белән кызыксына башлый һәм Петербург университетына укырга керә. Белгечлеге буенча Павлов хайваннар физиологы була.
2. Укытучысы — Менделеев
Беренче курста Павловка химия дәресләреннән моннан бер ел элек кенә периодик җәдвәлен чыгарган Дмитрий Менделеев үзе була. Ә Павловның энесе Менделеевның ассистенты булып эшләгән.
3. Яраткан укытучысы Верещагин белән сугышкан
Павловның иң яраткан укытучысы — үз вакытының бик каршылыклы шәхесе Илья Цион. Павлов аның турында болай язган: «Без аның авыр физиологиягә кагылган сорауларны осталарча җиңел аңлатып бирә белүе һәм оста итеп тәҗрибәләр үткәрә алуы белән соклана идек. Мондый укытучыны гомергә онытасы түгел».
Цион, принципиаль булуы аркасында, күп кенә хезмәттәшләренең һәм студентларның ачуын чыаграгн, вивисекция белән шөгыльләнгән, Дарвинга каршы чыккан, Сеченов һәм Тургенев белән талашкан.
Бервакыт ул сәнгать күргәзмәсендә рәссамчы Василий Верещагин белән сугышкан (Верещагин аның борынына эшләпәсе белән суккан, ә Цион шәмдәл белән дип раслый). Цион «Сионист аксакаллары беркетмәсе»н төзүчеләрнең берсе булган дигән фикер бар.
4. Коммунизмның дошманы
Павлов коммунизм белән килешә алмаган, аның каты дошманы булган. «Сез дөнья инкыйлабына юкка гына ышанасыз. Сез мәдәният дөньясына инкыйлабны түгел, ә зур уңыш белән фашизмны таратасыз. Сезнең инкыйлабка кадәр фашизм дигән нәрсә юк иде», — дип язган ул Молотовка 1934нче елда. Интеллигенция арасында чистартулар башлангач, ул ачуланып Сталинга хат салган: «Мин бүген рус булуымнан оялам». Әмма хәтта мондый белдерүләре өчен дә галимгә тимәгәннәр.
Аны Николай Бухарин яклаган, ә Молотов, Павловтан хатлар килгән саен, «Бүген ХКШ академик Павловның тагын бер пүчтәк хатын алды», дигән резолюция сугып, Сталинга җибәрә торган булган.
Галим үзе җәзадан курыкмаган. «Инкыйлаб минем 70 яшьтә булган вакытка туры килде. Ә кеше тормышының эшлекле вакыты шул 70 елны ала дигән ышану бар миндә. Шуңа күрә дә мин кыю һәм ачык итеп инкыйлабны тәнкыйтьләдем. Мин үз-үземә әйтә килдем: «Шайтан булсын шулар белән! Атып бетерсеннәр. Барыбер минем яшәвем тәмам, мин үз намусым кушканча эшләячәкмен».
5. Балалары
Павловның балаларының исемнәре Владимир, Вера, Виктор һәм Всеволод булган. Исеме В хәрефенә башланмаган бердәнбер бала – Мирчик Павлов. Ул бик кечкенә яшендә үлгән. Гаиләдәге иң кече бала Всеволод та дөньядан иртә яшендә китә: ул әтисеннән бер ел алда үлә.
6. Данлыклы кунаклар
Павлов яшәгән Колтуши авылына танылган кунаклар еш кергәләгәннәр. 1934 нче елда Павловта кунакта хатыны белән бергә килгән Нобель премиясе лауреаты Нильс Бор һәм улы, зоолог Джордж Филип Уэллсны, иярткән фантаст Һерберт Уэллс булган.
Бу хәлгә берничә ел кала The New York Times өчен Һерберт Уэллс Павловны көнбатышта таныткан мәкалә яза. Бу мәкаләне укыган яшь әдәбиятче Беррес Фредрик Скиннер үз эшчәнлеге юнәлешен үзгәртергә уйлый һәм психолог-бихевиорист булып китә. 1972 нче елда Скиннер Американың психология ассоциация юрамасы буенча 20нче гасырның иң танылган психологы дип атала.
7. Коллекционер күңеле
Павлов дәртле коллекционер булган. Башта ул күбәләкләр җыйган: үрчеткән, тоткан, сәяхәт иткән дусларыннан сораган (аның коллекциясенең асылташы — Мадагаскардан җете-зәңгәр металлга хас ялтыравыклы күбәләк булган). Аннан соң ул маркалар белән мавыккан: бервакыт Сиам шаһзадәсе аңа үз дәүләтенең маркаларын бүләк иткән. Һәр гаилә әгъзасенең туган көненә Павлов үзенең чираттагы әсәрләр тупламасын бирә торган булган.
Коллекция туплау дәртен Павлов максат рефлексы белән аңлаткан. «Шул кешенең тормышы гына матур һәм көчле, кем тормышы дәвамында һәрвакыт чынга ашырырлык, әмма ирешә алмаслык максатка ашкына яки бер үк дәрт белән бер максаттан икенчесенә күчә. Бөтен тормыш, аның яхшыртулары, аның мәдәнияте максат рефлексы тарафыннан, тормышларында куйган теге яки бу максатка омтылучы кешеләр тарафыннан ясала» .
8. Өч баһадир
Павловның иң яраткан картинасы Васнецовның «Три богатыря»сы була: Илья, Добрыня һәм Алешада физиолог өч темпераментның чагылышын күрә.
9. Павлов галәмдә
Айның икенче ягында, Жюль Верн кратеры янында, Павлов кратеры да бар. Ә Марс һәм Юпитер орбиталары арасында физиолог исемен йөрткән Павловия астероиды әйләнә.
10. Нобель бүләген 1 тапкырмы, 2 тапкырмы?
Павловка ашкайнату тракты физиологиясе буенча хезмәтләре өчен Нобель бүләге 1904 нче елда, премиянең гамәлгә ашыручысы Альфред Нобель үлгәннән сигез ел үткәч бирелә. Әмма лауреат Нобель чыгышында динамитны уйлап тапкан галим белән юллары элек кисешкәнлеген искә төшерә.
Нобель бүләген алганчы ун ел алдан ук Нобель Иван Павловка һәм аның хезмәттәше Марцеллий Ненцкийга лабораторияләрен тоту өчен шактый зур күләмдә акча җибәрә.
«Альфред Нобель физиологик тәҗрибәләр белән чын-чынлап кызыксынды һәм безгә физиологик мәсьәләләргә, организмнарның картаю һәм үлүенә кагылган берничә кызыклы проектлар тәкъдим итте», — дип сөйли академик үзенең чыгышында.
Шулай итеп, ул Нобель премиясен ике тапкыр алган дисәң дә була.
Егор Михайлов тексты
Newtonew сәхифәсеннән тәрҗемә
Гүзәл Шәвәлиева тәрҗемәсе