Бүгенге чорнын иң популяр технологияләренең берсе булып саналган айфон яки айпадларның артында сурәтләнгән «apple» (алма) эмблемасының Алан Тьюринг истәлегенә белән бәйле була алганын белә идегезме?
Алан Мэтисон Тьюринг — инглиз математигы, программист һәм кодлаучы (шифрлаучы). Ул Икенче дөнья сугышы вакытында үзе иҗат иткән «Bombe» исемле җиһазда кодларны «җимерү» ысулларын эшкәртә. Нәтиҗәдә, ул «Энигма» шифраторын ватып ачу буенча әһәмиятле белгеч буларак таныла. Шуннан соң аны «Сугыш каһарманы» дип йөртә башлыйлар. («Энигма» шифраторы әлеге сугыш вакытында нацист Алманиясендә серле мәгълүматлар ирештерү өчен кулланылган.) Алан Тьюринг Манчестер университетында эшләгән елларда «Тьюринг машинасы» дип аталган теоретик машинага нигез сала.
1952 елда Тьюринг Британия кануны буенча hомосексуаль җенси мөнәсәбәт өчен гаепләнә. Суд карары нигезендә, ул мәҗбүри рәвештә гормон терапиясен узарга тиеш була. Галимнең гомере фаҗигале рәвештә өзелә: 1954 елда ул агу (цианид) эчеп үлә. Полиция тикшерү уздыргач, Тьюрингның ашаган алмасында агу табыла. Димәк, атаклы программист үз-үзенә кул салган булып чыга.
Шуннан соңгы хикәя безнең күбебезгә таныш: бервакыт ике Стэнфорд эшмәкәре яңа санак ширкәтенә эмблема эзләргә тотыналар. Ахыр чиктә, информатика үсешенә зур өлеш керткән Тьюрингнең тешләнгән алмасын тамга итеп сайлыйлар.
Җурналистлар озак вакыт дәвамында эмблема сайлау белән бәйле әлеге хикәянең төгәллеге белән кызыксынганнар. Тик Роб Янов (эмблеманың дизайнеры) аларның сорауларын кире кага килгән. Бу сораулар Стив Джобска да бирелгән. Ул да аларны җавапсыз калдырган. Моңа карамастан, күпчелек кеше әлеге хикәянең чынбарлыгына ышана.
Сүз уңаеннан, әгәр дә Алан Тьюринг һәм аның хезмәте игътибарыгызны җәлеп итсә, аның турында «The Imıtation Game» (русча исеме — «Игра в имитацию») фильмын карый аласыз.
Таңсылу Алтай мәкаләсе