Татар һәм башкорт театр сәнгатьләренең тарихында күренекле урын алып торган шәхесләрнең берсе – Мөхтәр Мутин. Аның язмыш юлы Казан һәм Уфа арасында үткән. Ул — беренче трагик, милли театрны Көнбатыш драматургиясе белән баетучы, Гамлетны уйнаган беренче татар кешесе һәм фаҗигале язмыш иясе…
Мөхтәр Исхак улы Мутин Тукай, Әмирхан, Кариевлар белән бер елда, 1886 елның 2 гыйнварында дөньяга килә. Ул тумышы белән Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Такталачык авылыннан була. Хәзер ул җирләр Актаныш районына карый. Мутиннар – борынгы дворян нәселе. Алар арасыннан төрле өлкәләрдә үз эзен калдырган шәхесләр чыккан. Мәсәлән, Илдархан Мутин (1888 – 1938). Ул башкорт милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, Башкортстан хөкүмәте әгъзасы булган.
Мөхтәр 1902 елда Бәләбәй училищесын тәмамлый. Шәһәр гимназиясендә укыганда ук ул театр сәнгате белән кызыксына башлаган. Ләкин бу өлкәгә кереп киткәнче, аңа бераз башка юнәлештә хезмәт куярга туры килә: 1906 – 1908 елларда ул Уфада урнашкан Ырынбур мөселман диния нәзаратендә бухгалтер булып эшли. 1908 елдан исә ул сәхнәгә чыга.
1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән «Нур» труппасы эшли башлагач, шул берләшмәдә эшли башлый. Ә өч елдан соң Ырынбурда «Ширкәт» исемле яңа труппа барлыкка килгәч, шунда күчә һәм труппаның төп артисты һәм режиссерына әйләнә.
Ватандашлар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 1, 2 һәм 5 нче гаскәрләрендә фронт театрларында уйный. 1918 елның декабрь азакларында М.Мутин Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле.
1919 елда Уфадагы Үрнәк татар-башкорт театры актеры. 1920 елда ТАССР оешкач, Мәгариф халык комиссариатының театр бүлеге белән җитәкчелек итә, Беренче татар театрында уйный һәм аның режиссеры була, Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли, 1922 – 1924 елларда Башкорт драма театрының баш режиссеры вазифасын үти. 1924 – 1937 елларда Татар академия театры һәм Башкорт драма театры актеры һәм режиссеры.
1937 елның 24 апрелендә аны кулга алалар. 19 сентябрьдә исә «троцкист оешмасында катнашучы» буларак гаепләнә һәм 10 елга иректән мәхрүм ителә. 4 елдан соң, 1941 елның 3 июлендә Магадан өлкәсендә һәлак була. Аны 1963 елда гына аклыйлар.
1926 елда Мөхтәр Мутин «Татар театры» дигән китап яза, монда ул татар театры тарихына кагылышлы материалларны туплый. Шул ук елны аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Мөхтәр Мутин беренче татар һәм башкорт трагик актеры буларак кадерле. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Мутин башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә. Татар театры тарихына кергән, М.Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында, Гамлет, Отелло – В.Шекспирның «Гамлет» һәм «Отелло»сында, Тартюф – Мольерның «Тартюф»ында, Батырхан – Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр»ендә, Минһаҗ – К.Тинчуринның «Кандыр буенда»сында, Бардин, Барон – М.Горькийның «Дошманнар»ында һәм «Тормыш төбендә»сендә һ.б.
текст: Айдар Шәйхин
чыганаклар: Башкорт энциклопедиясе, Татар Википедиясе
фото: bashdram.ru, tatar-ile.livejournal.com