Мәктәптә укыганнан бирле математика белән дуслаша алмыйсызмы? Яки саннар, математика тигезләмәләре һ.б. сезгә авыр биреләме? Ә моның сәбәбе нәрсә, акылдамы? Ихтимал, бу вәзгыятьнең сәбәбе «дискалькулия», ягъни математиканы өйрәнү авырлыгыдыр.
«Дискалькулия» термины 1940-елларда барлыкка килә, ләкин чех тикшеренүчесе Вадислав Коскның 1974 елдагы тикшеренүләренә кадәр тулысынча билгеләнә алмый. Әлеге хасталык балаларның 5 процентында очрарга мөмкин. Мәктәп балаларында беренче сыйныфта үзен сиздермәсә дә, икенче яки өченче сыйныфларга таба үзен күрсәтә башлый ала.
Дискалькулияның ике тибы бар. Кешеләрнең күбесендә тумыштан килгән төре була. Ләкин, икенче төре, «адаптив дискалькулия» дип атала торган тибы, тормышның төрле этапларында инсульт яки башка берәр җәрәхәт аркасында барлыкка килергә мөмкин. Кайбер кешеләрдә дискалькулия куркынычы башкаларга караганда ныграк була. Тернер синдромы, эпилепсия һәм Мартин–Белл синдромына ия булган кешеләр дискалькулияга тагын да якын. Әгәр балада игътибарсызлык һәм гиперактивлык тайпылышы (attention deficit hyperactivity disorder-ADHD) булса, яисә ана кеше балага авырлы чакта спиртлы эчемлек кулланса, яки бала җитлекми туса, анда дискалькулия куркынычы аеруча зур була.
Ничек танырга?
Ярар, ә дискалькулияга ия булган кешеләрдә төгәл генә нинди симптомнар күренә соң?
· проблеманы хәл итү өчен стратегия барлыкка китерә алмау;
· начар хәтер аркасында ясалган хисап хаталары;
· фракцияләрне көчкә аңлау;
· тапкырлау, бүлү, кушу һәм алуда кыенлык;
· аналог сәгатьләрне укыганда кыенлык;
· саннарны бер-берсе белән чагыштыра алмау: тискәр е(негатив) һәм уңай (позитив) саннарны бер-берсеннән аера алмау;
· математик операцияләрен бармак санау ярдәмендә ясау;
· вакыт белән бәйле төшенчәләрне аңлауда авырлык: көн, ай, ел һ.б.;
· юнәлеш күрсәтүдә кыенлык
Әлеге симптомнар дискалькулияны билгеләү өчен мөһим, ләкин дискалькулияның бары тик шулардан гыйбарәт булганын әйтә алмыйбыз. Төрле кешеләрдә төрле симптомнар күрергә була.
Дискалькулия генетик авырумы?
Дискалькулия – дислексия белән бәйле булган үзенчәлекле тайпылыш. Дислексия алтынчы хромосомда өстенлек итүче ген белән бәйле. Шулай булгач, әни-әтинең берсендә дислексия/дисграфия/дискалькулия булса, ул балага да күчәргә мөмкин.
Дискалькулияне төгәл дәвалау ысулы булмаса да, кешегә махсус рәвештә белем биреп, аны көндәлек тормышта кыенлыклар тудыра торган кимчелекләрдән азат итеп була. Беренче чиратта, шул хасталыкка ия булган укучыларга кечкенәдән үк аерым игътибар биреп, алар өчен махсус белем бирү моделе оештырылырга тиеш. Математика төшенчәләрен һәм операцияләрен җентекләп аңлатыр өчен өстәмә вакыт таләп ителә, балаларны игътибарны тупларга да өйрәтергә кирәк була. Болар башкарылганда әлеге укучылар җитәрлек дәрәҗәдә төп математиканы өйрәнә алырлар.
Чыганаклар
1. http://mentalfloss.com/article/62436/11-facts-about-math-disorder-dyscalculia
2. https://www.matematiksel.org/diskalkuli-matematik-ogrenme-bozuklugu/
3. https://uk.answers.yahoo.com/question/index?qid=20120624155315AACQwW3
Таңсылу Алтай, Истанбул шәһәре