Интеллект дигәндә беренче булып акыл турында уйлый башлыйбыз. Интеллекты югары булган кеше — акыллы кеше. Димәк, интеллект сынау тестлары — ул кешенең ни дәрәҗәдә интеллектуаль, ягъни акыллы булуын ачыклау өчен башкарыла торган тестлар.
Әгәр без фәнни билгеләмәгә мөрәҗәгать итсәк, мондый сүзләргә юлыгачакбыз: интеллект — тышкы объект модельләрен кору белән бәйле биремнәрне чишү мөмкинлеге, сәләте. Мәсәлән, «Ике кош бар иде, тагын икәү очып килде. Ничә кош булды?» дигән гади генә бер мәсьәләне чишәр өчен, без менә бу вакыйганың акылдагы моделен корырга һәм шушы модель эчендә нәтиҗә — җавап табарга тиешбез.
Интеллект — катлаулы, проблемлы вакыйга-хәлләрнең модельләре белән гамәлләр кылу мөмкинлеге.
Ага торган һәм кристаллашкан интеллект
Интеллект сынауларының төрләре бик күп. Мәсәлән, флюидлы һәм кристаллашкан интеллектлар бар. Флюидлы, яки «ага торган» интеллект — ул кеше беренче тапкыр юлыккан яңа ситуацияләрне анализлау белән бәйле интеллект. Аның капма-каршысы булган кристаллашкан интеллект кешенең белемнәрен шомарта һәм кристаллаштыра. Бу очракта без кешедә элегрәк барлыкка килгән тәҗрибә белән эш итәбез. Шул рәвешле, флюидлы интеллектка сынау — ул кайбер объектларда, мәсәлән, саннар рәтендә яисә геометрик фигураларда канунчалыклар табу тестлары. Еш кына бер канунчалык нигезендә башка канунчалыкны табарга, мәсәлән, рәтне дәвам итәргә кирәк була һ.б.
Кристаллашкан интеллект сынаулары кеше белгән нәрсәләр белән бәйле булалар. Мәсәлән, катлаулы сүзләрнең мәгънәсен дөрес аңлауга корылган тестлар.
Вербаль, ягъни телдән бирелгән материалга нигезләнгән, санлы яисә пространство, пространстводагы фигуралар белән эш итүгә корылган, интеллектларны аерып карарга мөмкин.
Интеллектларның барлык рәтләре дә үзара бәйләнештә тора. Бу бәйлелек психологларның һөнәри телендә интеллектның баш факторы яки гомуми интеллект дип атала.
Дж. Кэррол интеллектның зур таксономиясен төзи. Галимнәр 69 башлангыч интеллект мөмкинлеген аерганнар. Аларның һәрберсенә бердән артык сынау тесты туры килә. Шуңа күрә интеллект тестларының төрләре дә бик күп.
IQ тестлары
Ә инде IQ тестларына килгәндә, шуны истә тотарга кирәк: профессионаллар арасында мондый төшенчә бөтенләй юк. IQ — интеллектны сан белән бәяләүнең бер төре, монда уртача дип 100 саны, стандарт тайпылыш дип 15 саны кабул ителә. Шуңа күрә IQ — ул махсус бер интеллект сынавы түгел, ә интеллект тесты нәтиҗәләрен сан белән бәяләү ысулы гына.
Интеллект сынауларының иң киң таралган бер генә төрен аерып әйтеп булмый. Конкрет бер максатлар өчен интеллектны үлчәргә кулланыла торган табышлы продуктлар бар, ләкин алар төрле шкалаларның кушылмасыннан төзелгән. Аларның эчендә сынауларның һәм биремнәрнең бер төре генә дә була ала, ә менә кайбер тестларда төрле типтагы сораулардан асттестлар бар. Төрле биремнәр кергән кушма сынаулар киң колачлырак һәм ышанычлырак дип санала. Аларны үткәрү авыррак булса да, бу эш тулырак һәм дөресрәк нәтиҗә табарга ярдәм итә.
Хәйләкәр алымнар
Мондый сынаулар асттестларның аңлаешлы булган бер тупламасыннан җыела. Шул ук вакытта «хәйләкәр» алымнар да бар: теге яки бу биремнәр тикшерелүченең алдагы җавапларыннан чыгып бирелә. Димәк, яхшырак эшләүчеләр, ягъни югарырак интеллект бәяләмәсе алган кешеләр катлаулырак биремнәргә җавап эзли — интеллект дәрәҗәсен билгеләү дөресрәк башкарыла. Кыскасы, интеллект тестлары әзерләү — ул шактый катлаулы сәнгать.
Сынаулар ярдәмендә интеллект дәрәҗәсен дөрес билгеләү кулланылган тестның төреннән тора. Асылда, әгәр сез интеллекның баш факторларын тикшерүче ике тест алсагыз (болар — баш факторны билгели торган, халыкта тикшереп каралган төрле тулы тестлар), алар тапкан баш фактор арасында корреляция 0,9дан арта ала, ягъни җавап шактый төгәл булып чыга.
Дмитрий Ушаков, психология фәннәре докторы, РФА мөхбир әгъзасы, РФА Психология институтының иҗат психологиясе һәм психофизиологиясе лабораториясе мөдире
Асылчыганак — Постнаука сәхифәсе