Тарихчы Александра Архангельская яңа гасыр башы бөтен дөнья икътисадында тигезлек булмавы, Көньяк Кореяның икътисади мөмкинлекләре һәм БРИКС төркеменең киләчәге турында
Кирпечләр
БРИКС (BRICS) — бик тиз үсеш алучы биш илдән торган төркем: Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Җөмһүрияте. 2010 елны Көньяк Африканы да үз арасына кертер алдыннан ул БРИК дип йөртелә иде. Беренче тапкыр БРИК аббревиатурасын 2001 елның ноябрь аенда Goldman Sachs банкы аналитигы Джим О’Нил тәкъдим иткән. Сүздә хәрефләр эзлеклелеге колакка яңгырашлылык белән генә түгел, шулай ук BRICS сүзенең инглизчә bricks (кирпечләр) сүзе белән охшаш булуы белән бәйле. Шул рәвешле, бу исем астында берләшкән дәүләтләр дөнья икътисадының киләчәк үсешен билгеләр дип көтелә.
Бүгенге көндә БРИКС 39,7 млн кв. чакрым (Җир йөзенең дүрттән бер өлеше) территориядә яшәүче 3 млрд якын кешене (Җир шары халкының 43%) берләштерә. Дөньякүләм ТЭПында (тулаем эчке продукт) БРИКС илләренең өлеше бүгенге көндә 30% кадәр үсте. Бу өч континентта урнашкан биш илнең һәрберсе үзләренең төбәкләрендә дә һәм бөтен дөньяда да билгеле бер йогынты көченә ия. БРИКСның барлык биш катнашучысы да G20 (зур 20лек) әгъзалары. Бразилия, Русия, Индия һәм Кытай үзләренең икътисади мөмкинлекләре ярдәмендә 2050нче елга өстенлек итүче дүрт икътисади система була алалар. Бразилия һәм Русия чимал белән тәэмин итүче төп илләр булсалар, Кытай белән Һиндстан сәнәгать өчен каралган тауарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән төп тәэмин итүче дәүләтләргә әверелергә мөмкин.
Тигез булмаган дөньяга җавап
БРИКСның барлыкка килүе күбрәк гасыр башының дөнья икътисады һәм сәясәтендә тигезлек югалуга җавап рәвешендә булды. Дөньякүләм мөнәсәбәтләр үсешендә шундый үзгәрешләр бар: Җир шарында иң зур цивилизацияләрне тәшкил иткән дәүләтләрнең дөньякүләм идарәдә тагын да киңрәк катнашуына нигезләнгән яңа, күп үзәкле халыкара мөнәсәбәтләр системасы формалашып килә. БРИКС шушы объектив тенденцияләрне чагылдыра. Оешмада катнашучы дәүләтләрнең икътисади куәте, табигать байлыклары һәм ресурс мөмкинлекләре, кеше байлыгы һәм дәүләтара бәхәсләрне тыныч юл белән чишү тәҗрибәсе БРИКСның глобаль дәрәҗәдә үсешенең нигезе булды.
Уфа – 2015
БРИКС төркеме 2009 нчы елдан башлап һәр елны саммитлар уздыра, алар әгъза-илләрнең берсендә чират буенча үтә. БРИК төркеменең беренче рәсми саммиты Екатеринбургта узды, ул 2009 елның 16 ноябрендә ачылды. Иң соңгы БРИКС саммиты 2015 елның 8–9 июлендә Уфада булды.
Уфада узган БРИКС саммитының мөһим нәтиҗәсе булып, $100 млрд капиталлы яңа Үсеш банкына нигез салынды. БРИКС кысалары эчендә милли валюталарда сату итүгә юнәлеш алынды,, шулай ук илләрнең 2020 елга кадәр хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, бу килешүдә дәүләтләрнең социаль-икътисади өлкәдә һәм тышкы сәясәт мәсьәләләрендә бәйләнешләрне киңәйтү турында әйтелә. БРИКС саммиты галәм икътисады проблемаларына басым ясады. Ил җитәкчеләре БМО һәм ХВФ (Халыкара валюта фонды) реформаларын тизәйтүне яклап чыктылар, бер яклы санкцияләрне хөкем иттеләр, дөньянең үсеш алган икътисадларын акча белән тутыру сәясәте турында борчылуларын белдерделәр, шулай ук, «Ислам дәүләте» террор берләшмәсенең җинаятьләрен сүктеләр һәм Украина конфликтында катнашучыларны Минск килешүләрен үтәргә чакырдылар.
БРИКСның тәкъдим ителгән яңа әгъзалары арасында белгечләр Көньяк Корея һәм Мексика атыйлар, шулай ук Иран, Индонезия (ТЭП паритеты буенча дөньяның сигезенче-тугызынчы икътисадлары) һәм Төркияне БРИКС әгъзалары булырга мөмкин дип саныйлар. Көньяк Корея дөньяда иң югары үсеш алган илләрнең берсе, шуңа күрә аны БРИК илләре кебек үсеш ала торган илләр белән чагыштыру дөрес дип саналмый. Шулай булса да, белгечләр фикеренчә, Корея «глобаль мәгънәдә башка» төрле БРИК , ул G7 һәм БРИК артыннан килүче 11 ил арасында БРИК илләренеке кебек булган үсеш темплары белән аерылып тора, гәрчә аның кеше үсеше индексы дөньяның икътисади яктан үскән күпчелек илләреннән, шул исәптән Франция, Бөекбритания, Австрия, Дания, Финляндия һәм Бельгиянән югарырак булса да. Көньяк Корея башта БРИКка кертелмәгән вакытта, илдәге тотрыклы икътисади үсеш нәтиҗәсендә Goldman Sachs Мексика һәм Көньяк Кореяны БРИКка өстәргә һәм акронимны BRIMCK ка үзгәртергә тәкъдим итте. Джим О’Нил шулай ук Мексика, Индонезия, Нигерия, Төркия өчен MINT истилахын ясаган.
Мексикага килгәндә исә, Бразилия, Русия, Һиндстан, Мексика һәм Кытайның икътисади мөмкинаты шундый зур ки, алар 2050 елга, АКШ белән берлектә, дөньяның иң эре 6 икътисады була алалар.
Тиз үсә торган инфраструктура, урта сыйныфның артуы һәм ярлылык дәрәҗәсенең тиз-тиз кыскаруы аркасында Мексиканың җан башына ТЭП өч Аурупа иленнән кала барлык дәүләтләрнекеннән күбрәк булыр дип көтелә. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәрелүе, зур эчке кулланучы базары барлыкка килүе һәм яңа эш урыннары ачылу милли икътисадның үсешенә йогынты ясый. Мисыр, Аргентина, Нигерия, Сүрия, Бангладеш һәм Греция шулай ук БРИКСка керергә теләк белдерделәр.
Лаеклы урын өчен…
2014 ел ахырында Bloombeg БРИКС илләренең төрле юнәлешләрдә (Русия, Бразилия, КАҖ — аска, Кытай һәм Һиндстан — өскә) үсүе турында язган иде. Бүтән мәгълүмат агентлыгы, Reuters, Көнбатыш икътисади санкцияләре куркынычы булу сәбәпле, «инвесторларның Русия базарын ташлап китүен һәм акчаларын БРИКСның бүтән ил базарларына күчереп куюын» билгеләп үткән. Кытай валютасының күптән түгел булган девальвациясе бөтен эшлекле дөньяда дулкын булып җавап алган, һәм белгечләр арасында хәзер БРИКСка карата скептицизм күбрәк таралган: 2014 елны Кытайның ТЭПы 7,4% үскән (чирек гасырда иң түбән күрсәткеч); ызгыш-талашка баткан Бразилия рецессия чигендә, ә Русия ТЭПы, фаразлар буенча, бу елны 3,5% кими. Шулай ук узган 13 айда БРИКС илләреннән 1 трлн доллар капиталның агып китүе турында әйтәләр.
Ләкин, кризиска һәм күп кенә аналитикларның тәнькыйтләвенә карамастан, БРИКС төркеме инвестиция-икътисади төркем белән чагыштырганда, киңрәк мөмкинлекләр белән берләшү потенциалына ия. Бу берлек дөньяда көчләр урнашуын үзгәртергә сәләтле, илләрнең үзара ярдәм итешүдә билгеле бер прогрессны һәм аларның алга таба да бер-берсенә булышып яшәргә теләүләрен күз уңыннан җибәрергә ярамый. БРИКС илләренең урыны уникаль; көчләрне берләштерү һәм алга таба да хезмәттәшлек итү аларга үзгәреп барган халыкара системада лаек урын алырга форсат тудыра.
Александра Архангельская, тарих фәннәре кандидаты; РФА Африка институты һәм ИЮМ хезмәткәре; БРИКС тикшеренүләре буенча милли комитет әгъзасы; KREAB Moscow өлкән киңәшчесе.
Алмаз Биккол тәрҗемәсе
асылчыганак: Постнаука сәхифәсе
иллюстрация: Русия Президентының матбугат хезмәте