«Дефолт» дигән сүзнең төгәл бер мәгънәсе генә бар. Дефолт – ул бурычлы кешенең бурыч мәҗбүриятләрен үтәүдән баш тартуы. Бу сүзнең бүтән мәгънәсе юк. Әгәр дәүләт бурычлары һәм бурычлы дәүләтнең бурычларын түли алмавы яисә түләргә теләмәве турында сүз барса, без суверен дефолт дип сөйли алабыз. Бурычка акча алган компанияләр бурычларын түли алмаслык хәлдә калсалар, яисә кредиторларның … Тулысынча
русия
Тарихчы Александра Архангельская яңа гасыр башы бөтен дөнья икътисадында тигезлек булмавы, Көньяк Кореяның икътисади мөмкинлекләре һәм БРИКС төркеменең киләчәге турында Кирпечләр БРИКС (BRICS) — бик тиз үсеш алучы биш илдән торган төркем: Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Җөмһүрияте. 2010 елны Көньяк Африканы да үз арасына кертер алдыннан ул БРИК дип йөртелә иде. Беренче тапкыр … Тулысынча
30нчы елларда, җирле сәнәгатьнең зур булмаган оешмаларын исәпкә алмаганда, Татарстанның бөтен сәнәгате диярлек хәрбиләштерелгән, аны идарә итү үзәкләштергән була. Сугыш башлану белән республикадагы сәнәгать предприятиеләренең эше Союз хөкүмәте төзегән хәрби-хуҗалык планы нигезендә үзгәртеп корыла. Күпчелек предприятиеләр хәрби продукция җитештерүгә күчерелә. Болардан тыш Татарстанда көнбатыштагы фронт яны республикаларыннан һәм өлкәләреннән эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләре дә урнаштырыла. Андыйлар … Тулысынча
Русиянең табигате искиткеч матур. Туган илебезне төрле проблемалар өчен күпме сүксәк тә, аның табигатенең гаҗәеп гүзәллеген инкарь итеп булмый. Мәсәлән, үзенә күрә бер символга әйләнгән Байкал күлен генә алыйк. Биредә без Бай күлебез турында 10 мөһим фактны тупладык. 1. Байкал күле планетабызның иң чиста күле дип санала. Күлдәге суны алдан эшкәртмичә дә эчеп була. 2. … Тулысынча
Сугыш башлану белән хакимиятнең бердәм Мәскәү үзәгенә туплануы үзенең иң югары ноктасына җитә. Илдә хакимиятне Дәүләт Оборона Комитеты (ДОК – ГКО – Государственный Комитет Обороны) гамәлгә ашыра. Бу комитетта СССР хөкүмәте рәисе Сталин җитәкчелек итә. 19нчы июльдә Сталин оборона халык комиссары итеп билгеләнә. 8нче августта ул СССР Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие (Сәргаскәр) һәм Югары Башкомандование … Тулысынча
Сугыш башланган вакытка бердәм милләт тәшкил иткән татар җәмгыяте дәүләти яктан бүлгәләнгән хәлдә кала. Гомуми саннары 5,5 миллионнан артып киткән татарларның 1,5 миллион чамасы Татарстан Автономияле Республикасында яши. Калганнары республика территориясеннән читтә, башлыча Россиянең Татарстан белән күрше булган Идел-Урал төбәге республикаларында һәм өлкәләрендә, Себердә, Урта Азиядә яшиләр. Татар җәмгыятенең бу сугышка мөнәсәбәтен һәрьяклап күз алдына китерү һәм татарларның аңа керткән өлешен тулырак ачыклау өчен татарлар җитәрлек дәрәҗәдә тупланып яшәгән барлык төбәкләрдәге материалларны өйрәнергә һәм гомумиләштерергә кирәк булыр иде. … Тулысынча