«Дефолт» дигән сүзнең төгәл бер мәгънәсе генә бар. Дефолт – ул бурычлы кешенең бурыч мәҗбүриятләрен үтәүдән баш тартуы. Бу сүзнең бүтән мәгънәсе юк.
Әгәр дәүләт бурычлары һәм бурычлы дәүләтнең бурычларын түли алмавы яисә түләргә теләмәве турында сүз барса, без суверен дефолт дип сөйли алабыз.
Бурычка акча алган компанияләр бурычларын түли алмаслык хәлдә калсалар, яисә кредиторларның бурычны сызып ташлавына яки инде бурычны түләү шартларын үзгәртүләренә (реструктуралаштыруга) өметләнеп, хәлләрен бик начар кыяфәттә күрсәткәндә, корпоратив дефолт куркынычы турында сөйләргә мөмкин.
Һәм, ниһаять, шәхси затларның банкротлыгы турында кануннар булган илләрдә без шәхси дефолт турында сүз алып бара алабыз. 2015 елның 1 октябреннән Русиянең икътисади тәҗрибәсенә тиешле кануни үзгәрешләр кертелде һәм безнең илдә физик затларның да дефолты була ала.
Дефолт сүзе белән бәйле терминологик капкан нәрсәдә соң? Эш шунда ки, 1998 елда Россия Федерациясенең эчке бурыч йөкләмәләре буенча дефолты (ДКО һәм ФЗО) милли акча девальвациясе, икътисадның кинәт түбән тәгәрәве һәм ТЭП төшү белән бергә туры килде. Моның белән бәйле рәвештә, җәмәгатьчелектә һәм Русия белгечләренең бер өлешендә — җитәрлек дәрәҗәдә һөнәрмәнд булмаган яисә ниндидер сәбәпләр белән аңлы рәвештә атамаларны алыштырган кешеләр арасында, – дефолт термины кризисның синонимы яки валюта девальвациясенең икенче атамасыбуларак кулланыла башлады.
2014 елның ноябрь – декабрь айларында Русиядә рубльнең хакы бик тиз төшкәч, кайбер журналистлар һәм белгечләр курка калдылар: «Ничек коточкыч, дефолт якынлаша!» Ләкин бу курку нигезендә дефолтның нәрсә икәнен аңламаганлык ята. Федераль хөкүмәтнең тышкы йөкләмәсе күп булмаганга, 2015 елда Русиядә суверен дефолт куркынычы тумады.
СҮЗЛЕКЧӘ
Текстта кулланылган кыскартулар:
ДКО – дәүләтнең кыска вакытлы облигацияләре
ФЗО – федераль заем облигацияләре
ТЭП – тулаем эчке продукт (внутренний валовой продукт)
Сергей Афонцев, икътисади фәннәр докторы, РФА Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр Институтының икътисади теория бүлеге җитәкчесе, РФ ТЭМ МГИМО (У) профессоры
Алмаз Биккол тәрҗемәсе
асылчыганак: Постнаука
иллюстрация: Dave Dugdale